Иң яхшы әни

Иң яхшы әни

Залда йөзләгән әни конкурс нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтеп утыралар. Аларның һәркайсы бу елның иң яхшы әнисе булырга теләде. Менә алып баручы сәхнәгә чыкты. Залда тынлык урнашты. Тамашачылар сулыш алырга да куркып күзләрен сәхнәгә төбәгәннәр.

Алып баручы җиңүченең исемен атауга зал алкышларга күмелде, ә җиңүченең дүрт баласы иң каты кул чабучылардан булды, чөнки аларны әниләре белән горурлану хисе камап алган иде.

Алып баручы әйткән җиңүче сәхнәгә менде. Кул чабулар тынды. “Иң яхшы әни” бүләген тапшыргач, анага микрофонны бирде һәм ул калтыранган тавыш белән болай диде: “ Иң зур бүләк – әни булу икәнен мин һәрвакыт белә идем. Һәркөнне мин бөтен әниләр дә эшли торган эшләрне эшләдем, ләкин минем сөекле балаларым ничек итеп мин аларга күңелемне салганымны һәрвакыт белеп тордылар. Хәзер аларның оныкларыма карата нинди мөнәсәбәттә булуларын, алар өчен күпме җылылык, ярату бирүләрен күреп шатланам. Аллаһ Тәгалә ана күңеленә салган мәрхәмәт шул була инде...

Шунда бу ананың олы улы урыныннан торып аңа да сүз бирүләрен үтенде:

- Әниебез безнең өчен ниләр эшләгәнен мин беркайчан да онытмаячакмын. Әтиебез мин кечкенә чакта ук вафат булды, әни безне ялгызы үстерде, тәрбияләде. Әтидән соң бер кечкенә пенсиядән башка берни дә калмады, ул безгә ашарга гына җитә иде. Бервакыт туганнарыбыз миңа эшкә урнашырга тәкъдим иттеләр. Мин әнигә һәм кечкенә эне-сеңелләремә булышырга шат булдым. Әмма әни мине эшкә җибәрмәде. Мин аның күз яшьләрен һәм кырыс итеп кире какканын әле дә хәтерлим. Шул көннән соң әни тегү машинасыннан аерылмады. Ул безне фәкыйрьлектән саклап, матур тормыш бирү өчен күп эшләде. Шулай булса да өйдә гел елмаю, тынычлык хөкем сөрә иде, әни бәйрәм кәефен ясый белә, ул безгә үзенең елмаюын, җылы сүзләрен бирде. Без үзебезне беркайчан да ятим итеп хис итмәдек, кемнеңдер ярдәменә дә мохтаҗ булмадык.

Еллар үтте, хәзер без сезнең каршыгызда утырабыз. Без барыбыз да югары белем алдык, барыбызның да эше бар. Мин, мәсәлән, профессор булдым. Бер туганым табип, икенчесе зур Ислам банкында хисапчы, ә кечкенә сеңлебез мәшһүр архитектор булды.

Залда кул чабулар ишетелде. Сәхнәгә икенче улы да чыкты һәм болай дип сүз башлады:

- Гаҗәеп, мин үзем табип һәм әниемне дәвалаучы табип булырга тиеш идем. Әмма ул үзе мине дәвалады. Аллаһның сынавы белән мин авырдым һәм минем бөеремне алмаштырырга кирәк булды. Минем туганнарым барысы да анализ бирергә йөгерделәр. Әмма анализларның берсе дә миңа яраклы булып чыкмады. Шул вакытта әнием минем өчен үзенең бөерен корбан итте. Операция уңышлы үтте. Әнием миңа тагын бер тормыш бирде. Нәрсә генә эшләсәм дә, мин аңа бурычлы, хәтта үз тормышымны корбан итсәм дә, ахирәттә мин аңа бурычлы булып калырмын.

Зал янә алкышларга күмелде. Ана балаларын яратып кочаклады, аның күзләрендә яшьләр күренде, әмма бу шатлык яшьләре иде.

Дина Макарова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...