Мәчет әдәпләре

Мәчет әдәпләре

Мәчет әдәпләре
  1. Мәчеткә керер алдыннан аяк киемен нәҗестән чистартырга.
  2. Мәчеткә кергәндә башта уң аякны атлап керү һәм түбәндәге доганы уку тиешле:

«Әллааһүммә-фтәх лии әбүәәбә рахмәтикә». Мәгънәсе: Ий Аллаһым, миңа Рәхмәт ишекләреңне ач.

  1. Мәчеттә беркем булмаса да сәлам бирергә, әгәр кем дә булса, сәлам бирергә кирәк.
  2. Кыйблага таба карап утырырга.
  3. Мәчеткә кергәч, ике рәкәгать (тәхиятүль мәсҗид) намазы укыла.
  4. Мәчет эчендә әдәп һәм тыйнаклык белән утыру, зикер һәм тәсбих, тәүбә һәм истигъфар, дога кылу белән шөгыльләнү; Коръән яисә китап укып утыру яки вәгазь сөйләп я тыңлап тору; гыйлем өйрәнеп, я өйрәтеп утыру тиешле.
  5. Суган, сарымсак һәм торма ашаган килеш мәчеткә керү һәм анда дөнья эшләрен башкарып, кирәкмәгән сүзләр сөйләп, көлешеп утырырга ярамый.
  6. Үзеңнең хәлең һәм кылган гамәлләрең хакында уйланырга.
  7. Беркемне дә ләгънәт кылмаска.
  8. Тавыш күтәрмәскә.
  9. Кешеләрне үпкәләтерлек гамәлләр кылырга ярамый.
  10. Сату-алу белән шөгыльләнергә ярамый.
  11. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап дога кылырга.
  12. Мәчеттән чыкканда сул аяктан атлап чыгу һәм түбәндәге доганы уку тиешле:

«Әллааһүммә иннии әс’әлүкә мин фәдъликәл-гәзыйм”. Мәгънәсе: Ий Аллаһым, дөреслектә, Синнән олуг фазыйләтеңне һәм Рәхмәтеңне сорыйм”.

 

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...