Адәм галәйһиссәлам

Адәм галәйһиссәлам

Адәм галәйһиссәлам Аллаһ бар иткән иң беренче кеше була. Һәм ул иң беренче пәйгамбәр дә була. Моннан тыш, ул Әбү-л-Бәшәр дигән горур исем дә йөртә. Тәрҗемәдә бу Кешелек атасы дип тәрҗемә ителә.

 

Аллаһ Тәгалә беренче хатын-кыз – Һәваны да бар итә. Ул Адәм галәйһиссәламнең яраткан хатыны һәм юлдашы була.

Адәмне балчыктан бар итеп һәм кеше сурәте биреп, Аллаһ Тәгалә аңа җан да бирә. Адәмгә гөнаһсыз, нурлы фәрештәләргә бирелмәгән нәрсәләр – мәхәббәт һәм талпыну кебек сыйфатлар бирелә. Тагын Аллаһ Тәгалә Адәм галәйһиссәламгә гыйлем һәм яхшыны начардан аерып сайлау мөмкинлеген бирә. Бу бөтен сыйфатлар кешене фәрештәләрдән өстен итә. Тик бу сыйфатлар кешене начарлыклар эшләргә дә этәрә, ләкин Адәм галәйһиссәлам үзенең ихтыярын тәрбияләп, яманлыкка каршы торырга тиеш була.

Шул рәвешчә, Аллаһ Адәм галәйһиссәламгә биргән мөмкинлекләр бөек нигъмәтләр алып килүдән тыш, начарлыкка да төшерергә мөмкин булганннар.

Аллаһ Тәгалә бөтен фәрештәләргә Адәм галәйһиссәлам каршында сәҗдә ясарга боера. Җеннәрдән булган тәкәббер Иблистән кала, бөтенесе дә Аллаһның боерыгын үтәргә ашыгалар.

Иблис исә үзен Адәм галәйһиссәламнән яхшырак дип санаганга, күрә Аллаһ Тәгаләнең боерыгын үтәми. Ул уттан бар ителгәненә күрә үзен Адәм галәйһиссәламнән яхшырак дип уйлый.

Аллаһ Тәгалә аңа ләгънәт кыла һәм Җәннәттән куып чыгара һәм Үзенең мәрхәмәтеннән аны мәхрүм итә.

Соңрак, Иблиснең үтенгәч, Аллаһ Тәгалә аңарга җәзаны кичектереп, Кыямәт Көненә кадәр гомер бирә.

Бервакыт Иблис Җәннәт бакчаларында бер гөнаһсыз һәм тулы бәхет белән, тынычлыкта яшәгән Адәм галәйһиссәламгә һәм аның хатыны Һәвагә явызлык пышылдый, вәсвәсә кыла.

Ул аларны үзенең аларга бары тик яхшылык теләвенә һәм аларның дусты булуына ышандыра.

Аның өйрәтүе буенча, Адәм белән Һәва Аллаһ Тәгалә якын килергә дә кушмаган агачның җимешен ашыйлар.

Иблис аларга шул агачның җимешен ашарга өнди һәм алар аның сүзен тыңлыйлар. Иблис аларны шул агачның җимешен ашаганнан соң, фәрештәләргә әвереләчәкләренә һәм мәңге яшәячәкләренә ышандыра.

Моңарчы явызлыкның ни икәнлеген белмәгән Адәм белән Һәва аны тыңлыйлар һәм яхшы булмаган, үзләре дә белмәстән, гөнаһ булган гамәлне кылалар һәм шуның белән үзләрен һәлакәткә дучар итәләр.

Шулны аңлаганнан соң, алар бик нык үкенү белән үкенәләр һәм Аллаһ Тәгаләдән үзләрен гафу итеп, ярлыкавын сорый башлыйлар. Аллаһ – Рәхимле, догаларны кабул итүче, Мәрхәмәтле, Шәфкатьле. Ул аларның догаларын кабул итә, ләкин аларга җиргә төшәргә, Җәннәттән чыгарга боера. Вакытлыча шунда яшәүләре турында аларга хәбәр итә.

Аллаһ Тәгалә Иблиснең аларга Кыямәт Көненә хәтле дошман булып, аларны һәм аларның балаларын начарлыкка, явызлыкка, гаделсезлеккә өндәячәген, яхшылыкны яман итеп күрергә мәҗбүр итәчәген әйтә, аннан сакланырга боера.

Аллаһ Тәгалә вакыт-вакыт Үзенең пәйгамбәрләрен кешеләргә туры юлны күрсәтер өчен җибәрәчәге хакында да хәбәр итә.

Иблиснең зыяныннан Аллаһны тыңлаган кешеләр коткарылып, башкалары аның белән берлектә Җәһәннәмгә китәчәк.

 

 

Дарья Абдуллаева

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...