Кадер кичендә теләкләр кабул була

Кадер кичендә теләкләр кабул була

Аллаһы Тәгалә кадер киче турында аерым бер сүрә иңдергән һәм ул ел саен Рамазан аеның соңгы ун көнендә “Ләйләтүл кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтелә.

 

Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, - дип әйтелә. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакьлеккә, яхшылыкка, ягъни бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүхүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә.

Шушы серле кичнең шәрәфәте вә хикмәтен аңлатып, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә мөэминнәргә: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, - дигән сөенечле хәбәр бирә, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата.

“Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар белән Рух - Җәбраил фәрештә... Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэмин-мөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр...

“Кадер кичәсе” гыйбарәсен, гадәттә, “Кодрәт киче” дип тәрҗемә итәләр, шулай ук “кадер” сүзен “тәкъдир” төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә барлык Адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр дигән фикер белдерүчеләр дә бар: алар кешеләрнең Рамазан аендагы эш - гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә үз йогынтысын ясый, дип әйтәләр.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен кайбер галәмәтләрдән, шул кичкә хас булган аерым билгеләрдән тәгаенләргә мөмкин: бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынгылык урнашыр...

Хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, Кадер кичәсе Ураза аеның ахыргы ун көнендә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 7 так төнендә эзләгез”, - дигән. Гайшәнең (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять кылуы буенча, Мөхәммәд галәйһиссәләм Рамазан аеның ахыргы 10 төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән булган, гыйбадәтендә гадәттән тыш тырышлык күрсәтеп, шул дәвердә хатыннарын да уяткан. Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә (р.г.) пәйгамбәребездән (с.г.в.с.) сорады: “Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?”. Мөхәммәд (с.г.в.с.) җавап итеп аңа: “Аллаһүммә иннәкә гафууүн, түхиббүл гафуә фәгфү ганни” (“Ий Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”), - дигән доганы өйрәткән.

“...Йә Раббым Аллаһ! Син бит гафу итүче, гафу итәргә яратасың. Мине, гаҗиз колыңны, гафу ит, белеп вә белми кылган гөнаһларымны ярлыка, үземә дә, туганнарыма дә тәүфыйк-һидәят юлында булырга, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешергә насыйп кыл! Мине ярдәмеңнән ташлама... Ташлама...”. Ошбу догалар һәм башка шундый сорау-үтенечләребез белән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, изге Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә түгел – ел әйләнәсендә, тормышыбыз дәвамында – һәрдаим гыйбадәт әһеле булуыбызны белдереп, Раббыбызны зурлап, Аңа шөкер итеп һәм мәхәббәтебезне баглап яшәсәк – Яратучы вәгъдә иткән олуг дәрәҗәгә ирешүчеләрдән булырбыз. Ошбу олуг дәрәҗәне Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә насыйп кылсын, әәмиин.

 

Рамил Рәхмәтуллин

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Васил Шәйхразыев Омскийда Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашты

Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җирле мәчеттә булды һәм Себер мөселманнары мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов белән эшлекле очрашу уздырды. Әңгәмә барышында төбәктә милли-дини...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...