Рәсәйнең дүрт мөслимә хатын-кызы Стамбулда хатын-кызлар конференциясен башлап җибәрүчеләр
Рәсәйнең дүрт мөслимә хатын-кызы Стамбулда хатын-кызлар конференциясен башлап җибәрүчеләр

1913 елның февраль аенда хатын-кызлар өчен үткән конференция хатын-кыз хокукларының тарихында кискен үзгәреш кертүче буларак билгеле. Бу конференцияне башлап җибәрүчеләр Петербург унивеситетыннан килгән 4 кыз: Казаннан Өмме Гөлсем Камалова, Ташкенттан Рокыя Юнысова, Мәрьям Якубова һәм Ростовтан Паташова Мәрьям, дип яза профессор Шәфика Курназ.
1912 елның көзендә Болгария, Сербия, Греция һәм Черногория Госманлы дәүләтенә каршы сугыш игълан итә, шулай итеп беренче Балкан сугышы башланып китә. 1913 нче елның җәендә Икенче Балкан сугышы килеп чыга, Македонияне бүлешүдә килешә алмыйлар һәм кичтән булган союздаш дуслар бер-берсенә каршы дошманга әверелә. Бу очрактан файдаланып, төрек армиясе Болгария чиген үтеп сугыш чикләренә бары җитә һәм Андрианопольне үзенә кайтара. 1912–1913 елларда Балкан сугышында, Рәсәй урталыкны тота, “ярымай символы белән тәре сугышы” итеп кабул итә һәм “славян кардәшләре” өчен күбрәк кайгыралар. Әмма Рәсәй мөселманнары әлбәттә, Төркияне кайгыртканнар, алар идеалогик яктан гына түгел, ә дин кардәшләренә матди яктан да ярдәм иткәннәр. Садака җыю оештырылган, ә кайбер яшь егетләр Госманлы дәүләте өчен сугышырга үзләре теләп чыгып киткәннәр.
Мәсәлән, татарның мәшһүр сәяси эшлеклесе Йосыф Акчура шуларның берсе. Монда егетләр генә түгел, кызлар да активлык күрсәткәннәр. Кызыл ярымайга ярдәм итү максатыннан Төркиягә Петербург университетыннан 4 стдуент татар кызы килә: Казаннан Өмме Гөлсем Камалова, Петербургтан Рокыя Юнысова, Ташкенттан Мәрьям Якубова һәм Ростовтан Мәрьям Паташова. 5 ай буе алар госпитальдә яралыларны карыйлар. Рәсәй дәүләтеннән килгән мөслимәләр Стамбулда кызыксыну уяталар. Алар турында гәҗитләрдә язалар, алар төрле оешмаларны, Төрек үзәген, татар студентлары клубы кебек оешмаларны зиярат итәләр, иҗтимагый һәм мәдәни эшлеклеләре белән очрашалар. Кирәкле рөхсәт кәгазьләрен алгач, Казаннан Балкан сугышы хәбәрләрен яктырту өчен Стамбулга килгән журналист Фатих Кәрими белән бергә җомга көнне мәчеттә солтанны сәламләү мәрасимендә катнашалар. Алар йөзләрен капламыйлар һәм купшы күлмәкләр дә кимиләр, гади күлмәк һәм ак яулыктан булалар. Солтан аларга сәламен җиткерә, ә вәзире Мәхмүд Шәүкәт паша кызлар янына килеп: “Сезнең монда килүегез безне шатландыра, яралалырга ярдәм итәсез, шулай ук бу 4 ай эчендә эшләгән эшләрегез белән горурланабыз. Рәхмәтләребезне сезгә ничек итеп җиткерергә белмибез. Сез мөслимәләрнең рухи бөек дәрәҗәсен күрсәтәсез.
Аллаһ сездән разый булсын”, - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итә. Рәсәй мөслимәләрен Долмабахчы сараена чакыралар, анда аларны солтанның икенче ярдәмчесе Тәуфик бәй кабул итә. Фатих Кәрими белән бергә кызлар Милли саклау лигасындагы комитетка петициягә бирәләр һәм мондый тәкъдимнәр белән чыгалар: 1. Садака җыю өчен хатын-кызлардан торган комитет булдырырга. 2. Хатын-кызлар конференциясен оештырырга. 3. Фронтка чыгып яралалырны дәвалаучы һәм ашарга пешерүче хатыннар отрядын булдырырга. 4. Солтанга мөрәҗәгать итүче хатыннар аңардан Туган илне саклауда катнашуны сорарга тиеш булалар. Кызларның мөрәҗәгате игътибарсыз калмый. Башта хатын-кызлар комитеты булдырыла, аннан соң тора-бара петициянең башка пунктлары да тормышка ашырыла, шул исәптән хатын-кызлар конференциясе дә. Моның өчен Стамбулдагы Шаһзадебаши районындагы бер йортның ишегалдында мең кеше сыярлык бина төзелә. Конференциянең беренче утырышы 1913 елның 8 февралендә югары уку йорты Дәрүл-фунун утырышлар залында үтә, соңрак бу уку йорты Стамбул университеты дип исемләнә.
Икенче утырыш 15 февральдә уза. Беренче утырышның химаячесе төрек гаскәр башлыгы һәм дипломат Гази Мәхмүд Мөхтәр пашаның хатыны һәм Мисыр әмире Исмәгыйль пашаның кызы Нигмәт Мөхтәр ханым булса, икенче утырышның химаячесе Габделгазиз солтанның кызы Нәзимә солтан була. Бу җыелышлар белән кызыксыну бик зур була. Беренче утырышта 4-5 мең хатын-кыз катнаша. Бөтенесе дә залга сыймый, бер өлеше коридорда һәм бакчага урнашалар. Фатих Кәрими язуынча, Госманлы дәүләтенә нигез салынганнан алып мондый утырыш беренче шундый зур хәрәкәт булган. Конференциядә төрле өлкәләрдән җибәрелгән садаканы җыю оештырылган. Петербургтан бер мөслимә браслетын, Орск шәһәреннән бер кыз ефәк камзулын җибәрә. Утырышларда катнашкан хатынкызлар үзләренең кыйммәтле зәркәннәрен салып садака итеп тапшыралар. Берсе хәтта күзлеген дә салып бирә, икенче бер мөслимә үзе белән бары 20 тәңкәсе генә булса да: Миңа паром өчен 10 тәңкә җитә, Кадыкиядәге йортымны һәм калган акчамны алыгыз”, - дип игълан итә. Рәсәй мөслимәләре Төрек армиясе өчен төрле кыйммәтле нәрсәләрен корбан итәләр. Беренче утырышның ахырында 12 әрҗә тулган була. Ә икенче утырыштан соң кыйммәтле ташлар һәм акчалар белән тартмалар трибуна каршында төзелеп куелалар.
Конференциядә шулай ук Төркиянең иҗтимагый һәм сәяси эшлеклесе Халидә Әдиб алга чыгарган берничә тәкъдим дә кабул ителә. Шуай ук Милли саклау лигасына ярдәм йөзеннән Һиндстан, Төркестан һәм Рәсәй мөслимәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән тәкъдим дә кабул ителә. Госманлы дәүләтендә хатынкызлар хәрәкәте күзлегеннән караганда конференция кискен үзгәреш мизгеле була һәм киләчәктә актив үсешкә китерә. Балкан сугышына кадәр Төркиядә бары тик 8 хатын-кыз берләшмәсе булса, сугыштан соң алар 32гә кадәр артканнар.
РӘЗИДӘ ӨММЕ ӘСМА