Рухи авыру төрләре

Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.

 

Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле:

  1. шикләнү һәм адашу;
  2. шәһвәт һәм дәрт.

Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның йөрәкләрендә мөэминнәргә карата көнчелек һәм нәфрәт. Аллаһ хаклыкның җиңүе белән аларның адашуларын һәм көнчелекләрен арттырды. Ялганнары һәм хаклыкны инкарь иткәннәре өчен дөньяда һәм ахирәттә аларны җәфалы газап көтә» (әл-Бакара сүрәсе, 10 аять). «…йөрәкләрендә икейөзлелек булганнар шикләнмәсен өчен, һәм кяферләр әйттеләр: «Аллаһы Тәгалә бу мисал кебек гадәти булмаган санны атап нәрсә теләде?» Аллаһы Тәгалә шулай итеп кәфеләрне адаштыра һәм мөэминнәрне тугры юлдан алып бара. Синең Раббыңның гаскәре күпме булуын беркем белми, бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә, чөнки алар бик күп. Җәһәннәм уты (сәкар) – ул фәкать искә төшерү һәм кешеләрне куркыту» (әл-Мүддәссир сүрәсе, 31 аять)

Үзенең карашларын Коръәнгә һәм Пәйгамбәребезнең Сөннәтенә нигезләргә теләмәгәннәр хакында Аллаһ Тәгалә болай дигән: «Аларны илчегә Аллаһ иңдергән кануннар һәм хөкемнәр буенча алар арасында хөкем итәр өчен чакыргач, аларның бер өлеше икейөзлелек күрсәтә һәм, каршы як хаклы булганны белсә, хөкем итүдән баш тарта. Ләкин әгәр үзләренең хаклы булганнарын белсәләр, алар һәм дошманнары арасында хөкем итәр өчен, илче янына ашыгалар. Ни өчен алар илче каршында хөкемгә карата үзләрен шулай тоталар? Бу аларның йөрәкләре сукыр булганга һәм алар илченең хак, гадел карарына буйсынмаганга яки алар Мөхәммәд галәйһиссәләм хөкемнәренең гаделлегендә шикләнгәнгәме? Юк! Алар көферлек, икейөзлелек һәм хаклыктан баш тарту аркасында үзләренә һәм башкаларга карата гаделсез» (ән-Нур сүрәсе, 48-50 аятьләр). Бу шикләнү һәм адашу авыруы.

Шул җәһәттән шәһвәт, дәрт һәм зина хакында болай дигән: «Әй пәйгамбәр хатыннары! Сез намус һәм дәрәҗә мәсьәләсендә башка хатыннар кебек түгел. Әгәр тәкъва булсагыз, башкалар белән сөйләшкәндә, йөрәгендә гөнаһ булган кеше сезгә карата шәһвәтләнмәсен өчен, тавышыгызны йомшак һәм ягымлы итеп сөйләшмәгез. Башкалар белән гадәти җитди сүзләр сөйләшегез» (әл-Әхзәб сүрәсе, 32 аять).

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...