Чын ярату ничек була?

Чын ярату ничек була?

Чын ярату ничек була?

Бер ир бик матур кызга өйләнә. Алар бер-берсен хөрмәт итеп, яратышып яшиләр. Бервакыт хатынында яман чир табалар һәм шул авыру сәбәпле аның гүзәллеге акрын гына югала, сүнә. Бу көннәрдә ире эш буенча сәфәргә чыга һәм кире кайтканда билгеле булмаган сәбәпләр аркасында сукырая. Әмма бернигә дә карамастан, алар бергә яшәүләрен дәвам итәләр. Тора-бара хатынының матурлыгы тәмам бетә, әмма сукыр ире аның ямьсезләнүен күрми һәм хатынын элеккегечә сөюен дәвам итә. Бердән-бер көнне хатыны вафат була. Ире бу хәлне бик авыр кичерә. Хатынын күмгәннән соң ул шәһәрдән китәргә карар кыла.

Бер узып баручы аңардан: “Син кая барырсың, ничек итеп ярдәмчесез йөри алырсың? Бу көнгә кадәр сиңа гел хатының ярдәм итә иде бит”, – дип сорый.

Бу ир: “Мин сукыр түгел, мин күрмәмешкә салындым гына. Әгәр хатыным үзенең ямьсезләнүен күрүемне белсә, бу аның өчен тагын да авыррак булыр иде. Ул минем өчен яхшы хатын булды. Мин бары тик аның бәхетен сакларга гына теләдем”, - дип җавап бирә.

Нәсихәт: Кайвакытта безгә башкаларның кимчелекләрен күрмәскә тырышырга кирәк. Тешләр телне ничек кенә тешләмәсеннәр, алар барыбер бергә авыз эчендә калалар. Бу бер-береңне кичерә белү, гафу итү хисе дип атала. Күзләр бер-берсен күрмәсәләр дә, алар икесе бергә берүк вакытта бу дөньяга карыйлар, бергә елыйлар, бергә керфек кагалар. Бу бердәмлекне аңлата. Аллаһ Тәгалә безгә кичерә белү, гафу итү хисләрен, бердәмлекне насыйп итсен.

Ялгыз булганда без уйланабыз, бергә булганда сөйләшәбез; ялгыз булганда без рәхәтлек тоябыз, бергә булганда бәйрәм итәбез; ялгыз булганда без елмаябыз, бергә булганда көләбез. Бу кешеләр арасындагы мөгамәләнең гүзәллеге. Без бер-беребездән башка беркем түгел. Бу дөньяда һәрбер кешенең үз вазыйфасы бар, шул вазыйфа сәбәпле ул үзенә хас булган эшен башкара. Беркемгә дә тәкәбберләнеп карамагыз.

Исмәгыйл Хаккый Бурсавиның «Рухул-бәйән» китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...