Коръән Кәрим могҗизалары

Коръән Кәрим могҗизалары

Коръән Кәрим могҗизалары

 

Коръән Кәрим – ул Аллаһ Тәгаләнең кешелек өчен иңдерелгән сүзләре һәм кешеләрне әйдәп баручы Нур. Ул безне дөрес тормыш итәргә өйрәтә. Коръән Кәримне уку, тыңлау, аңлау, аңа өйрәтү һәм иң мөһиме аның буенча гамәл кылу – болар барысы да Аллаһка гыйбәдәт кылуның бер төре.

 

Магнит тимерне тартып китергән кебек Коръән Кәрим дә Аллаһның нигъмәтен һәм бәрәкәтен тартып китерә. Коръән Кәрим укыла торган мәҗлесләрне Аллаһның бәрәкәте камап ала. Бу гаҗәеп Китап, кызганычка каршы без аңардан ерагайдык.

Әгәр төрле романнар, әдәби әсәрләр укырга яратучының кулына Коръән Кәрим эләксә, ул бөтен кызыклы китапларын онытыр. Дөреслектә, Коръән Кәримне укып ләззәтләнүче бәндәләр иң бәхетле кешеләр!

Әгәр салкын тиеп борыны ис тоймаган кешегә хушбуй иснәтеп карасаң, ул аның хуш исен тоймас. Бу очракта хушбуйда гаеп юк, ә инде гаеп ул борынның ис тоймавында. Бүгенге көндә Коръән Кәрим безнең өйләребездә, әмма гөнаһларга батып яшәвебез сәбәпле, Коръән Кәрим укудан ләззәт таба алмыйбыз.

Безнең борынгы элгәрләребез төннәрен Коръән Кәрим укып үткәргәннәр. Фатыйма (Аллаһ Тәгалә аңардан разый булсын) намазларында сүрәләр уку белән шулкадәр тәэсирләнгән ки, хәтта вакыт үтүен дә сизмәгән. Бервакыт ул Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп: “Мин ике рәкәгать намаз укырга гына ниятләгән идем. Синең төннәрең шундый кыска, мин бары ике рәкәгать намаз гына укырга өлгердем”, - дигән. Мондый халәт бары тик Коръән Кәримнең хакыйкый бөеклеген таныган бәндәләрдә генә була ала.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында Мәдинә шәһәрендә, тәһәҗҗүд намазы вакытында, кешеләрнең Коръән укыган тавышларыннан шәһәр умарта корты оясы кебек шаулап торган. Алар өчен һәр төн Рамазан ае төне кебек булган. Алар бүгенге көндәге мөселманнар кебек булмаганнар. Әгәр без төнлә йокламасак, иртәнге намазларыбызга тора алмыйбыз. Ул заманнарда алар көннәрен кәсеп итеп үткәрсәләр, төннәрен гыйбәдәт кылганнар. Коръән Кәрим укудан алар көч-куәт алганнар. Аларда булган күңел тынычлыгы ул дөрестән дә гаҗәеп, искиткеч. Бу халәтне чагыштырып, әни кешене мисал итеп алырга була, мәсәлән арып-талып ял итәргә яткан ананың баласы уйламаганда чит җирдән кайтып килсә, аның бөтен ару-талуы юкка чыга. Шулай ук Аллаһ Тәгаләгә якын булучылар да Коръән Кәрим укып үзләренең ару-талуларын бетерәләр.

Хәзрәти Әбү Хәнифә (Аллаһның рәхмәтендә булсын) көндезен бер мәртәбә Коръәнне хәтем кылса, төнлә икенче мәртәбә хәтем кыла торган булган. Рамазан аенда 63 тапкыр Коръән хәтем кылган.

Бүгенге көндә кешеләр бер парә Коръән укудан да ялыгалар. Әлбәттә хәзерге вакытта да безнең күп кенә олугларыбыз Рамазан аенда Коръәнне 7 мәртәбә хәтем кылалар.

Бүгенге көндә сәгатьләр буена фильмнар карап утырып, вакытның үткәнен сизмиләр. Шулай ук Коръән Кәримне укучылар да вакыт үткәнен сизмиләр. Фильмдагы картиналар кебек, җәннәт һәм җәһәннәм сурәтләре күзалланып бара. Җәннәт турындагы аятьләрне укыганда шатланалар, җәһәннәм турындагы аятьләрне укып елыйлар. Аларның төннәре шушы шатлану һәм курку мизгелләре белән үтә.

Коръән Кәрим – ул бүгенге көндә безнең кулыбыздагы бөек нигъмәт. Галимнәр фикеренчә, кешенең йөрәге дүрт нәрсәдән беркайчан ялыкмый.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...