Укырга кая барырга?

Укырга кая барырга?

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар. Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре дүшәмбедән җомгага кадәр эш сәгатьләрендә телефон аша татар һәм рус телләрендә консультацияләр бирергә әзер. Документлар тапшыру һәм кабул итү сынауларының башлану вакытын теге яки бу уку йортындагы кабул итү комиссияләренең җаваплы секретарьлары аша белешергә тәкъдим итәбез.

 

Мөселман уку йортларында белем бирү көндезге, читтән торып һәм көндезге-читтән торып уку бүлекләрендә алып барыла. Гомумән алганда, быел республика мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400 дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, ә калган уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.

Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта һөнәри белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура), академик дәрәҗәсендәге белемне Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә.

Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле дәрәҗәдәге белем бирә. Мәдрәсәләр “Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү” юнәлеше буенча эш алып бара. Белем алып чыгучыларга “Имам-хатыйб”, “Ислам нигезләре укытучысы”, “Ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы” квалификацияләре, ә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаучыларга “Гарәп теле тәрҗемәчесе” квалификациясе дә тапшырыла. Дини уку йортларында бик әзерлекле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

Казан ислам университеты югары дини белемле белгечләр дә (Ислам фәннәре бакалавры; Коръән фәннәре бакалавры), урта һөнәри дини белемле белгечләр дә (Имам-хатыйб; Ислам нигезләре укытучысы) әзерли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгыларын читтән торып укытканда, дистанцион белем бирү технологияләре кулланыла.

Россия ислам институты студентлары “Теология”; “Лингвистика”; “Журналистика” юнәлешләре буенча белем алачак. «Теология» юнәлеше буенча дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып укырга була. 2024 елдан “Тарихи теология” буенча аспирантурада белем алу мөмкинлеге бар.

Болгар ислам академиясе магистратура/докторантура дәрәҗәсендә “Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү” һәм «Теология» юнәлешләрендә югары әзерлекле һәм көндәшлеккә сәләтле дин әһелләрен һәм галимнәрне әзерли. Уку йортын уңышлы тәмамлаучыларга магистр яки ислам фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә. Аларга Диния нәзарәтләрендә, фәнни-тикшеренү һәм мәгърифәтчелек үзәкләрендә, шулай ук ислам мәгариф оешмаларында ихтыяҗ зур.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...