Дога – гыйбадәтнең асылы

Дога – гыйбадәтнең асылы

Бу дөнья сынау урыны. Дөньяда яшәгәндә кеше төрле хәлләргә дучар була, төрле сынаулар аша үтә. Күп кенә очракта ул канәгатьсез.

 

Шул сәбәптән аның күңелендә тынычсызлык, кайгы урнаша. Кайберәүләр бөтенләй төшенкелеккә биреләләр һәм Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итми башлыйлар. Кайберәүләр күп дога кылдым, догаларым кабул булмады, дип Аллаһка шикаять кыла башлыйлар. Бу очракта үзебезнең бабаларыбызның халәтенә карасак, аларның хәле күпкә яхшырак булуын аңлыйбыз. Әлбәттә безнең бүгенге көндәге тәкъвалы остазларыбызның да догалары кабул була. Без исә ни өчен догаларыбыз җавапсыз кала дип аптырыйбыз. Шуң күрә иң беренче чиратта догаларыбызның җавапсыз калуына нинди халәтләр һәм киртәләр комачаулавын билгеләргә кирәк.

Дога – ул кешенең ихтыяҗы. Дога сәбәпле безнең теләкләребез тормышка аша. Шулай ук дога аша без Аллаһка якынаябыз. Мәгънәле дога Гарешне селкетә. Дога кылучы һичшиксез догасының әһәмиятен һәм догасының кабул булу шартларын белергә тиеш.

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: “Раббыгыз әйтте: «Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен». Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр”. (Гафир сүрәсе, 60 аять)

 Бу аятьтә иманлы бәндәләргә дога кылу ләзем булуы турында әйтелә. Шулай ук монда галәмнәр Раббысының догаларны кабул итүе турындагы шатлыклы хәбәр дә бар. Һәм моның белән бергә дога кылмаучы бәндәләрдән Аллаһ Тәгаләнең канәгатьсезлеге турында да әйтелә.

Шунысы гаҗәп, бу дөньяда кеше кемнең дә булса үтенечен үтәргә яратмый. Әгәр берәү икенче берәүдән үтенеп сораса, ул башта үтенчен үти, әмма икенче тапкыр кабатланган очракта төрле сәбәпләр табып кире кага, өченче тапкыр сораганда, бөтенләй тыңлап та тормаска мөмкин.

Аллаһ Тәгалә исә Үзеннән үтенүләрен, дога кылуны ярата, Аңардан сорамаучыларны сөйми. Аллаһ Тәгалә белән булган мөгамәлә бөтенләй киресенчә. Әгәр кеше Аллаһтан беренче тапкыр сораса, аның үтенече үтәлә. Икенче, өченче тапкыр сораса да, Аллаһ Тәгалә аның теләген үти. Кеше күпме генә Аллаһ Тәгаләдән сораса да, Аллаһ аның үтенечләрен җавапсыз калдырмый. Чынлыкта исә, Аллаһ Тәгаләгә еш мөрәҗәгать итүче Аллаһның дустына әйләнә. Әгәр Аллаһ Тәгаләдән беркем дә сорамаса, шулай ук тәүбә итеп Аңардан гафу үтенмәсә, ничек итеп без Аның рәхмәтен тояр идек соң?

Хәдистә әйтелә: “Аллаһ Тәгаләнең бернәрсәгә дә ихтыяҗы юк. Әгәр кеше нәрсә дә булса сорап кулларын догага күтәрсә, Ул аны буш кул белән җибәрергә ояла”.

Доганың асылда нигезләре бар. Ягъни җан тәндә торган кебек, дога да асылдагы шушы нигезләре белән тора.

  1. Доганы ихлас күңелдән кылу. Күңелдән чыккан ихласлылык белән кылынган дога гына кабул була. Әгәр дога сүзләре мәҗлесләрдә кешеләр каршысында гадәт буларак кына, алар мактасын өчен әйтелә икән, бу доганың кабул булуы икеле.
  2. Доганың һичшиксез кабул булачагына ышану. Дога кылганда: “Әй Аллаһым, әгәр Син теләсәң, мине гафу ит” дип әйтү дөрес түгел, кирсенчә: “Әй Аллаһым, мине гафу ит!”, дип әйтергә кирәк.
  3. Бары тик яхшылыкка гына өметләнү. Аллаһ Тәгаләнең доганы җавапсыз калдырмаячагына өметләнү. Ибраһим пәйгамбәр (галәйһис-сәләм) бу хакта болай дигән: “Раббымның минем догамны җавапсыз калдырмавына өметләнәм”.

Коръән Кәримдә әйтелә: “Дөреслектә Раббым догаларны Ишетүче”. Һичшиксез Аллаһ Тәгалә догаларны ишетә, кызганычка каршы кешеләрнең йөрәкләре сизми. Алар хәтта сорамыйлар да.

Әгәр бәндә Аллаһның кануннары буенча яшәсә, аның догасы һичшиксез кабул була. Кызганычка каршы без үзебез догаларыбызның җавапсыз калуына сәбәпче. Чөнки күп гөнаһ кылабыз. Күп йозаклар белән бикләнгән ишекне күз алдына китерегез. Бер йозакны ачу белән генә ишек ачылмый. Безнең гөнаһларыбыз ишектәге йозаклар кебек, догабызның кабул булмавына киртә булып торалар.

Аллаһ Тәгалә күңелләребездәге кайгыларны юк итеп, йөрәкләребезне итәгатьлек һәм канәгатьлек белән тулыландырсын һәм безне Үзенең якын дуслары белән берләштерсен.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...