Гыйбадәтнең матурлыгы дога кылуда

Гыйбадәтнең матурлыгы дога кылуда

Гыйбадәтнең матурлыгы дога кылуда

Бу дөнья сынау урыны. Дөньяда яшәгәндә кеше төрле хәлләргә дучар була, төрле сынаулар аша үтә. Күп кенә очракта ул канәгатьсез. Шул сәбәптән аның күңелендә тынычсызлык, кайгы урнаша.

 

Кайберәүләр бөтенләй төшенкелеккә биреләләр һәм Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итми башлыйлар. Кайберәүләр күп дога кылдым, догаларым кабул булмады, дип Аллаһка шикаять кыла башлыйлар. Бу очракта үзебезнең бабаларыбызның халәтенә карасак, аларның хәле күпкә яхшырак булуын аңлыйбыз. Әлбәттә безнең бүгенге көндәге тәкъвалы остазларыбызның да догалары кабул була. Без исә ни өчен догаларыбыз җавапсыз кала дип аптырыйбыз. Шуң күрә иң беренче чиратта догаларыбызның җавапсыз калуына нинди халәтләр һәм киртәләр комачаулавын билгеләргә кирәк.

Дога – ул гыйбадәтнең асылы. Дога – ул кешенең ихтыяҗы. Дога сәбәпле безнең теләкләребез тормышка аша. Шулай ук дога аша без Аллаһка якынаябыз. Мәгънәле дога Гарешне селкетә. Дога кылучы һичшиксез догасының әһәмиятен һәм догасының кабул булу шартларын белергә тиеш.

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: “Раббыгыз әйтте: «Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен». Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр”. (Гафир сүрәсе, 60 аять)

 Бу аятьтә иманлы бәндәләргә дога кылу ләзем булуы турында әйтелә. Шулай ук монда галәмнәр Раббысының догаларны кабул итүе турындагы шатлыклы хәбәр дә бар. Һәм моның белән бергә дога кылмаучы бәндәләрдән Аллаһ Тәгаләнең канәгатьсезлеге турында да әйтелә.

Шунысы гаҗәп, бу дөньяда кеше кемнең дә булса үтенечен үтәргә яратмый. Әгәр берәү икенче берәүдән үтенеп сораса, ул башта үтенчен үти, әмма икенче тапкыр кабатланган очракта төрле сәбәпләр табып кире кага, өченче тапкыр сораганда, бөтенләй тыңлап та тормаска мөмкин.

Аллаһ Тәгалә исә Үзеннән үтенүләрен, дога кылуны ярата, Аңардан сорамаучыларны сөйми. Аллаһ Тәгалә белән булган мөгамәлә бөтенләй киресенчә. Әгәр кеше Аллаһтан беренче тапкыр сораса, аның үтенече үтәлә. Икенче, өченче тапкыр сораса да, Аллаһ Тәгалә аның теләген үти. Кеше күпме генә Аллаһ Тәгаләдән сораса да, Аллаһ аның үтенечләрен җавапсыз калдырмый. Чынлыкта исә, Аллаһ Тәгаләгә еш мөрәҗәгать итүче Аллаһның дустына әйләнә. Әгәр Аллаһ Тәгаләдән беркем дә сорамаса, шулай ук тәүбә итеп Аңардан гафу үтенмәсә, ничек итеп без Аның рәхмәтен тояр идек соң?

Хәдистә әйтелә: “Аллаһ Тәгаләнең бернәрсәгә дә ихтыяҗы юк. Әгәр кеше нәрсә дә булса сорап кулларын догага күтәрсә, Ул аны буш кул белән җибәрергә ояла”.

Доганың асылда нигезләре бар. Ягъни җан тәндә торган кебек, дога да асылдагы шушы нигезләре белән тора.

  1. Доганы ихлас күңелдән кылу. Күңелдән чыккан ихласлылык белән кылынган дога гына кабул була. Әгәр дога сүзләре мәҗлесләрдә кешеләр каршысында гадәт буларак кына, алар мактасын өчен әйтелә икән, бу доганың кабул булуы икеле.
  2. Доганың һичшиксез кабул булачагына ышану. Дога кылганда: “Әй Аллаһым, әгәр Син теләсәң, мине гафу ит” дип әйтү дөрес түгел, кирсенчә: “Әй Аллаһым, мине гафу ит!”, дип әйтергә кирәк.
  3. Бары тик яхшылыкка гына өметләнү. Аллаһ Тәгаләнең доганы җавапсыз калдырмаячагына өметләнү. Ибраһим пәйгамбәр (галәйһис-сәләм) бу хакта болай дигән: “Раббымның минем догамны җавапсыз калдырмавына өметләнәм”.

Коръән Кәримдә әйтелә: “Дөреслектә Раббым догаларны Ишетүче”. Һичшиксез Аллаһ Тәгалә догаларны ишетә, кызганычка каршы кешеләрнең йөрәкләре сизми. Алар хәтта сорамыйлар да.

Әгәр бәндә Аллаһның кануннары буенча яшәсә, аның догасы һичшиксез кабул була. Кызганычка каршы без үзебез догаларыбызның җавапсыз калуына сәбәпче. Чөнки күп гөнаһ кылабыз. Күп йозаклар белән бикләнгән ишекне күз алдына китерегез. Бер йозакны ачу белән генә ишек ачылмый. Безнең гөнаһларыбыз ишектәге йозаклар кебек, догабызның кабул булмавына киртә булып торалар.

Аллаһ Тәгалә күңелләребездәге кайгыларны юк итеп, йөрәкләребезне итәгатьлек һәм канәгатьлек белән тулыландырсын һәм безне Үзенең якын дуслары белән берләштерсен.

 

 

Әсма Ильясова

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы...


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...