Яхшылык кылырга ашыгыгыз

Яхшылык кылырга ашыгыгыз

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Аллаһ Тәгалә вакытны безгә рухи яктан үсешкә сарыф итәргә бирә. Димәк, мөэмин буларак, без һәр сәгатьне кадерләргә һәм вакытны изгелек кылу, тәкъвалык өчен кулланырга тиеш булабыз.

Дөреслектә, Кыямәт көнендә безнең котылуыбыз бу дөньяда тырышып гамәл кылуга бәйле. Әгәр без вакытның кадерен белсәк, Аллаһ Тәгалә турында, ахирәт, җаннарыбызны коткару турында фикерләсәк, Аның юлында хезмәт итсәк, Аллаһ теләсә, без, һичшиксез, ахирәттә хезмәтләребезнең зур җимешләрен күрербез. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: «Ә иман китерүчеләр һәм изге гамәл кылучылар – мәңгелек җәннәт әһелләре” (Бакара, 2/82). Аллаһ Тәгаләнең бу сүзләреннән соң, без әлбәттә, үз-үзебездән: “Мәңгелек җәннәткә лаек булырлык нәрсә эшләдек соң без? Күркәм иманыбызны, тәкъвалыгыбызны, итәгатьлекне, буйсынуны һәм Аллаһ Тәгаләгә шөкер итүне күрсәтеп, ике дөньяда да Аның даими нигъмәтенә өмет итә алабызмы?” – дип сорарга тиешбез.

Нинди дәрәҗәдә динебездә нык тордык, никадәр дәрәҗәдә гыйбадәт кылабыз, Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сөннәтенә иярүебез нинди дәрәҗәдә һәм лаеклы мөселман тормышы белән яшибезме? Дөреслектә, бу тормыш безгә Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен, яхшылыкка өндәү, начарлыктан һәм гөнаһлардан тыелу өчен бирелгән. Ягъни без үз өстебездә даими эш итәргә, әхлагыбызны яхшыртырга, дөресен генә сөйләргә һәм кылган гамәлләребезне тикшереп торырга тиеш. Аллаһ ризалыгы өчен гомеребезне бирергә әзер булырга руханиятебезне яңартып торырга тиеш. Бу тормыш – ул яхшылык белән начарлыкның, хакыйкать белән ялганның даими көрәше, даими сынаулар, авырлыклар һәм ярышу урыны. Шуны истә тотыйк, яманлыкка каршы көрәшүчеләр, җир йөзендә хакыйкатьне гаделлекне һәм иминлекне урнаштырырга тырышучылар өчен Аллаһ Тәгалә олуг савап вәгъдә итте. Пәйгамбәрбезе галәйһиссәләм әйтте: “Сезнең һәркайсыгыз үкенүдә булыр, булган мөмкинчелекләрне кулдан ычкындыруына үкенер”.

Шулай ук Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дип кисәтте: “Әгәр кеше туган көненнән алып үлгәнчегә кадәр Аллаһ ризалыгын алу өчен мөмкин булган һәм мөмкин булмаган изге гамәлләрнең берсен дә калдырмыйча кылса да, Кыямәт көнендә бу гамәлләре аның өчен бик кечкенә булып күренер һәм ул сагынып, тагын да күбрәк яхшы гамәлләр кылмавына үкенер”. (Әхмәд, Байхаки). Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Берәү яхшы эшләр эшләсә, файдасы үзенә. Ә берәү яманлык эшләсә, зарары үзенә. Аннан сез Раббыгызга кайтырсыз” (45:15) Бу безгә Аллаһ куйган чикләрдән чыкмаска куша. Җир йөзендә иминлек һәм бәхет урнаштыру өчен һәр гамәлдә тәкъвалык һәм игелек күрсәтеп һәрвакыт тәүбәгә кайтырга, яхшылыкка, гаделлеккә өнди. Дөреслектә, якыннарыбыз өчен яшәү, ватан һәм халык өчен хезмәт кылу – ул хакыйкый бәхет һәм хакыйкый тормыш.

Бәхеткә илтүче юлның иң дөресе ул бәхетле булырга теләүдә түгел, ә башкаларны бәхетле итәргә теләүдә. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне һәм аның сәхәбәләрен исегезгә төшерегез, алар кеше ихтыяҗларына колак салганнар, аларны кайгыртканнар, хезмәт итүдән курыкмаганнар, ярдәм итеп яхшы киңәшләре белән булышканнар, якыннарына һәрвакыт хөрмәт итүләрен һәм мәхәббәтләрен күрсәткәннәр. Ягъни һәрвакыт яхшылык кылырга һәм кешеләрне бәхетле итәргә ашыкканнар. Алар шулай гамәл кылганнар, чөнки изге гамәл кылуда игелекне күргәннәр. Чөнки алар ихластан Аллаһ Тәгаләне һәм Аның колларын сөйгәннәр. Әгәр бүгенге көндә безнең яхшылык кылырга хәлебездән килми икән, бу инде үз чиратында, безнең Аллаһ Тәгаләгә карата булган мәхәббәтебезнең, Аның кануннарын үтәүдә ихлас түгеллегебезнең билгесе. Аллаһ кануннарын үтәү, яхшылык кылырга ашыгу – ул Ислам диненең, Коръәннең һәм Сөннәтнең асылы. Яхшылыкка ашыгу – ул камиллеккә ирешергә һәм мәрхәмәтлеккә ашыгу, чөнки моны казанмаган бәндә камил мөселман була алмый. Әгәр без бу дөньяга карасак, бу дөньяда яманлыкның яхшылыкка караганда ешрак булуын күрәбез.

Яманлык ул кешеләрне уйдырма яхшылыклар белән үзенә тарта, яман исле сазлык кебек үзенә суыра. Шуңа күрә яманлык дөньяда күбәя, ә яхшылык азаеп бара. Әүвәлге заманнарда яхшылык һәм яхшылык кылучылар күбрәк иде, шулкадәр күп яхшылык эчендә яманлык баткаклыкта кебек батып кала иде. Ә бүгенге көндә нәрсә күрәбез? Яманлыкның мисаллары күп, азаеп калган изгелек бернигә дә саналмый. Ягъни хәзерге вакытта барысы да капма-каршы: аз изгелек күп яманлыкка баткан. Шуңа күрә Аллаһның Илчеләре һәм пәйгамбәрләре, аларның сәхәбәләре яманлык таралмасын өчен изгелек кылырга ашыкканнар. Бер матур хикмәтле сүз бар: “Тиз бирүче икеләтә бирә”. Ягъни яхшылык кылырга һәм изгелеккә без никадәр ашыксак, ахирәттә шулкадәр бәхетле булырбыз. Тормыш тиз үтә. Һәм без бу кыйммәтле вакыттан дөрес итеп файдаланып калырга тиеш. Изге гамәл кылып без вакытны сатып алабыз һәм аны үзебезнеке итәбез. Һәм киресенчә, изге гамәлне кылмаучылар изгелекләрен яманлыкка саталар. Без яманлыкны яхшылыкка әйләндереп вакытны сатып алабыз һәм ул көннәрне киләчәк буынның көннәре итәбез. Кызганычка каршы, күп кенә кешеләр күңел ачып, хәрамны кулланып вакытларын бушка үткәрәләр һәм шулай итеп вакытны юк итәләр. Алар бу вакытның тиз үтәчәген һәм үлемнең кайчан киләчәген оныталар, чөнки үлем сәгате кайчан киләсен берәү дә белми.

Яхшы гамәлне кичектереп, аны кылырга элгерә алмавыбыз да бар. Бүгенге көндә кешеләр яхшылыкка карата ваемсыз, үзләренең кыйммәтле вакытларының бәясен төшереп, яхшылыкны аяк астына салдылар һәм үзләренең нәфес теләкләрен өстен куйдылар. Яхшылыкка ваемсыз булу ул Ахрызаманның галәмәте. Шуңа күрә дә безгә армый-талмый изгелек кылырга кирәк. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Бер яхшы нәрсәне садака итеп бирсәгез, файдасы үзегезгәдер”. (2:272) “Ахирәт өчен үз файдагызга кылган изге гамәлләрегезнең әҗерен Аллаһ хозурында табарсыз”. (2:110). Димәк, булган мөмкинчелекне кулдан ычкындырырга безнең хакыбыз юк, һәркем вакытны дөрес итеп бәяләргә, изгелек кылу юлларын эзләргә һәм яхшылыкка ашыгырга тиеш. Бары тик шулай итеп кенә без бу дөньяда да, ахирәттә дә уңышка ирешә алачакбыз. Без барыбыз да киләчәк дөньяның юлчылары һәм бу дөньяда кылган гамәлләребез өчен җаваплы. Хакыйкый бәйрәм – ул Аллаһ Тәгалә каршында тәүбә кылуыбызга һәм Аллаһка итәгать итүебезгә шатлану, җаннарыбызның саранлыгын читкә куеп, йөрәкнең катылыгын калдырып, үзебездәге барча булган яхшылыкны Аллаһ ризалыгы өчен кылу.

Сүземнең соңында, үземне һәм сезне тәкъвалыкка, игелеккә чакырам. Үземә һәм сезгә: “Аллаһны һәм Аның Илчесен (галәйһиссәләм) яратыгыз, бер-берегезне Аллаһ ризалыгы өчен яратыгыз”, - дип әйтәм. Аллаһ Тәгалә яңа елда иминлек, хакыйкый бәхет, барчабызга да ныклы иман, сәламәтлек, муллык, уңышлар бирсен. Аллаһ Тәгаләдән изге гамәлләребезнең артуын һәм туры юлдан тайпылмыйча баруны сорыйм. Аллаһ Тәгалә гөнаһларыбызны, атааналарыбызның гөнаһларын һәм барча мөэминнәрнең гөнаһларын ярлыкасын. Ике дөньяда да Үзенең иң күркәм бүләкләрен бирсен. Әмиин.

ФӘРХӘТ ХӘЗРӘТ МӘҮЛЕТДИН

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...