Бимаристан – хәзерге заман шифаханәләренең нигезе

Бимаристан – хәзерге заман шифаханәләренең нигезе

Бимаристан – хәзерге заман шифаханәләренең нигезе

Урта гасырларда Аурупада авыруларны шәһәр читендәге махсус биналарга урнаштырып, җәмгыятьтән аерган чакта һәм алар бай иганәчеләрнең садакаларын өмет итәргә мәҗбүр булып яшәгән заманда, ислам дөньясында авыруларга бөтенләй башкачага караганнар, дип яза Дания Рамазан.

Әгәр гарәп һәм фарсы сәяхәтчеләрнең, табипларның һәм галимнәрнең тасвирламаларын укып карасак, ислам дөньясында шифаханәләр күбрәк бик матур тернәкләнү үзәкләрен яисә иминлекнең рухи гөлбакчасын хәтерләтә. Гарәп шагыйре һәм сәяхәтче Ибен Җөбәер (1145-1217) Тигр елгасы ярына урнашкан әл-Муктәдири шифаханәсен бөтен уңайлыклары да булган патша сарае белән чагыштырган. Ул чорларда шифаханәләр һәм бимаристаннар Дәмәшыкъ, Каһирә, Кордова, Багдад кебек зур мөселман шәһәрләрендә чәчәк ату чорын кичергәннәр. “Бимаристан” атамасы фарсы теленнән алынган һәм “авырулар йорты” дип тәрҗемә ителгән. Габбасилар дәүләте вакытында, Һарун Рәшид хәлиф булып торганда (763-809), Багдадта берничә йөз шифаханә булган. Анда кулланылган бөек әхлакый стандартлар бу шифаханәләрне хәзерге заман дәвалану үзәкләренә тиңләргә була. Монда авыруларны бушлай дәвалау һәм дарулар белән генә тәэмин итеп калмаганнар, шулай ук чиста, пакь биналарда тотканнар һәм ашатканнар. Шифаханәләрнең дөньяви идарәчеләре булган, табиплар милләтенә дә, диненә дә карамастан, бөтен кешене дә дәвалаганнар,.

Закон буенча, аларга сәяхәтчеләрне һәм йортсыз калган кешеләрне кире кагу тыелган. Шифаханәләрдә мөселманнардан тыш яһүди һәм насара динендәге табиплар да булган. XIII гасырда Каһирәдәге мәмлүк солтаны Калаун тарафыннан төзелгән бимаристанның уставында язылган: “Шифаханәдә бөтен авырулар да, ирләр дә, хатын-кызлар да терелеп беткәнчегә кадәр торырга тиеш. Кешеләр ерактан киләләрме, юкмы, бу җирлекнекеме, яисә чит илнекеме, көчлеме, зәгыйфьме, эше бармы, юкмы, озынмы, кыскамы, баймы, ярлымы, сукырмы яисә авырумы, физик яктан яисә рухи яктан авырумы, гыйлемлеме, юкмы, һәрбер авыруның бөтен чыгымнарын да шифаханә үз өстенә ала”. Испан профессоры Виктор Паллеха де Бустинца “Милли географик тарих” журналында яза: Багдадта ярлыларга да байлар белән бер үк дәрәҗәдә фарсы табибы Әбү Бәкер Мөхәммәд бин Зәкәрия әрРази кебек бөек табиплар тарафыннан операция ясалган. Бимаристаннар аерым палаталарга һәм бүлекләргә бүленгән булган.

Мәсәлән инфекция бүлеге, күз авырулары, хирургия һәм башкалар өчен бүлекләр булган. Ул заманда насара динендә булучылар психик авыру кешеләрне шайтан вәсвәсәсе тота дигән фикергә ышанган булсалар да, Әр-Рази Багдадта беренче психиатр бүлеген ача. Ирләр һәм хатыннар аерым палаталарга урнаштырылганнар, һәм әлбәттә ирләрне ир шәхесләре караса, хатын-кызларны шәфкать туташлары караган. Күп кенә шифаханәләр университет янәшәсендә урнашкан була, шуңа күрә табиплыкка укучы шәкертләр табиплар белән бергә авыруларны карап йөргәннәр һәм тыйби документлар алып барганнар. Табиплар ул заманнарда авыруларның психик яктан сәламәт булуына аеруча игътибар иткәннәр. Бу шулай ук бимаристаннарның торышына һәм рәсмиләштерүдә дә чагылган. Хәзерге вакытта моны Дәмәшыкъ һәм Каһирә шифаханәләрендә сакланган халәттә күрергә була. Яшел ишегалдындагы фонтан, су чупылдавы һәм җылы кояш нурлары авыруларга һичшиксез тынычландыру йогынтысын ясарга тиеш. Шифаханәдә музыка белән дәвалау һәм аларның шәхси җырчылары да булган. Кайбер бимаристан тасвирламаларында ясмин чәчәге хуш исе дә искә алына. Мөселман табиплары чисталык турында хәбәрдар, әлбәттә.

Багдадта яңа шифаханә төзү алдыннан габбаси дәүләте хәлифе әлМуктәфи (875-908) Әр-Разидән иң яхшы урын табып бирүен сораган. Әр-Рази шәһәрнең төрле районнарында яңа суелган ит кисәге элеп чыга, ә берничә көннән аларның никадәр дәрәҗәдә бозылган булуын тикшерә. Ит иң яхшы сакланган урынны ул яңа шифаханә төзү өчен иң кулай урын дип билгели. Шифаханәләрнең мондый система буенча эшләве хәйрия фонды, вакыф аркасында яшәгән. Зәкәт түләү яисә фарыз садака мөселманнар өчен дини вазифа һәм ислам диненең биш баганасының берсе. Шулай итеп дәүләт шифаханәләре асылда бай иганәчеләрнең садакалары хисабына торган.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...