«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

«Аллаһ» сүзенең кешегә тәэсире

Пәйгамбәребез галәй-һиссәлам әйткән: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».

 

Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан артып китә, Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең бу хәдисе туксан тугызны санау турында, ләкин алар күп, диләр. Ни өчен дигәндә, аның бер хәдисендә «Мин Сине үз исемнәрең яки бездән яшереп калдырган исемнәрең белән мактап бетерә алмыйм» диелә. Димәк, Аның кайбер исемнәре безгә күрсәтелгән, кайберләре – юк. Безнең бурычыбыз исә туксан тугыз исемне табып санарга тырышу. Ул исемнәр язылган китаплар хәзер күп басылды, кемдер алар арасында аермалыклар да бар дияр. Әйе, бер китаптагы бер исем башкасында булмаска, аның урынына үзгә исемнәр куелырга мөмкин, чөнки Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән безгә ул исемнәрне аерым билгеләп куймады. Бары тик туксан тугыз исеме бар дип кенә әйтте. Аның, Аллаһның туксан тугыз исеме бар, дигән сүзләрен сәхабәләр ишетте һәм башкаларга ирештерде.

Аллаһның туксан тугыз исемен санаган кеше җәннәтле була, дидек. Санау ул һәрберсен ятлап чыгу дигән сүз генә түгел, без алар буенча гамәл кылырга, аларга салынган мәгънәгә туры килерлек тормыш рәвеше алып барырга тиешбез. Аллаһның бер исеме – әс-Сәмиг (мәгънәсе - ишетүче) икәнен белгәч, үзеңне гайбәт сүз сөйләүдән, әл-Басыйр (күрүче) булуын белгәч, гөнаһ эш эшләүдән тыерга кирәк, бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы да.

Кеше Коръәнне ятлап бетерергә мөмкин, Аллаһ кушканны үтәмәсә, ул коры ятлау гына булып кала. Шуңа да «исемнәрне санап чыккан кеше» дигәндә без гап-гади кабатлап утыруны гына күз алдында тотарга тиеш түгелбез. Аларны белергә һәм шулар буенча гамәл кылырга кирәк. Авырыйсың икән, Ходайга әй-Шәфий (шифа бирүче) дип мөрәҗәгать итеп дога кыл. Тәүбә иткәндә, йә-Гафур (гафу итүче) дип эндәш.

Нидерланд психологы, профессор Ван дер Ховен Коръәни Кәримне уку һәм «Аллаһ» сүзен кабатлау вакытында тап булган ачышын хәбәр итә.

Профессор үзенең ачышын өч ел буена күп кенә кешеләр белән алып барган тирән эзләнүләр тәҗрибәсе белән раслый. Аның пациентлары да мөселман булмый, күпләре исә гарәпчә бер сүз дә белми. Аларга «Аллаһ» сүзен дөрес итеп әйтергә өйрәтәләр. Нәтиҗә искиткеч була, бигрәк тә төшенкелеккә бирелү һәм психик киеренкелек белән җәфа чигүчеләр уңай нәтиҗә күрсәтә.

Психолог Ван дер Ховен болай ди: «Коръәнне гарәпчә даими укучылар һәртөрле психик авырулардан имин була, чөнки анда «Аллаһ» сүзе күп мәртәбә кабатлана».

Шуның белән бергә профессор «Аллаһ» сүзендәге һәрбер хәрефнең психик авыруларны дәвалаганда уйнаган ролен аңлата. Мәсәлән, «һәмзә» белән «әлиф», сулышны контрольдә тотып, тын юлларының эшчәнлеген яхшырта. «Ләм» сулышны җиңеләйтә. Ахыргы хәреф «һә» үпкә белән йөрәкне тоташтыра. Бу тоташу, үз чиратында, йөрәк тибешен тәртипкә сала.

Бу ачыштагы иң кызыклы факт шул: Ван дер Ховен мөселман түгел.

 

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Каср әл-Хукм: мәйданда намаз һәм җир астында бакча

2025 ел башында файдалануга тапшырылган Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд шәһәрендә метроның яңа системасында үзәк буыны булган Каср әл-Хукм тукталышы дөньяда иң матурлар исемлегенә керде.   Бу тукталыш шәһәрнең тарихи тукымасына бәйләнгән катлаулы архитектура шәкелен тәшкил итә һәм югары...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Кыйбла кайсы тарафта?

Намазны кыйбла тарафына карап уку – фарыз. Кыйбланың кайсы якта икәнен белә торып, намазны башка тарафка таба карап уку дөрес булмый. Мөселманнарның кыйбласы – Гарәбстан ярымутравының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә Кәгъбә исемле мөбарәк бинаның урыны.   Кыйбланы ничек табарга Казан...