Динилек һәм миллилек – ике канатыбыз

Динилек һәм миллилек – ике канатыбыз

Динилек һәм миллилек – ике канатыбыз

Ислам дине – озын, озак тарихыбызның асылы, юлдашы. Ул безгә үзенең туган чорыннан ук керә башлый. Идел-йортта мөселман дине без күнеккән 922 елда гына түгел, ә 737 елда, ягъни моннан 1300 еллар элек рәсми рәвештә кабул ителә. Шушы вакыт эчендә ул безнең бөтен яшәешебезне сугарган, һәр күзәнәгәбезгә сеңгән, милли барлыбызның асыл сыйфатына, заманча әйтсәк, менталитетына әверелгән.

 

 Мәгълүм ки, Урта гасырларда гарәп-фарсы дөньясы гыйльми-мәдәни яктан җиһан цивилизациясенең үзәгенә, мәркәзенә әйләнә. Соңгы дәверләрдә алга киткән Гареб (Аурупа) тәрәкъкыяте үзенең үсеше белән шактый дәрәҗәдә Мөселман Көнчыгышына бурычлы.

 Ислам диненең безнең борынгы әби-бабаларыбыз тарафыннан ирекле рәвештә кабул ителүе халкыбызга Шәрык кыйммәтләрен, аеруча андагы рухи казанышларны үзләштерүгә юл ача. Гарәп, бераздан фарсы, төрек-госманлы, үзбәк телләрен белү, ул телләрдәге китаплар белән оригиналда, төрле тәрҗемә-шәрехләрдә танышу Идел-йортта зыялылыкның бер билгесенә әверелә. Мөселман Көнчыгышындагы Ибне Сина, Имам Газзали, Фәрәби, Әл-Гарәби, Ф.Гаттар, Сәгъди, Җ. Руми һәм башка бик күп бөек затларның язмалары бездә киң таралыш таба, үзебезнеке кебек укыла, аларның фикер-карашлары, эшчәнлекләре безнең рухи тормышыбызга гаять зур йогынты ясый.

 Ислам дине безгә авыр елларда, аеруча колониаль изелү чорларында рухи терәк булды. Безнең әби-бабаларыбыз, бик зур югалтулар бәрабәренә булса да, телебезне, гореф-гадәтләребезне, моңыбызны, милли барлыгыбызны саклап, алдагы буыннарга җиткерә алдылар. Бу игелекле хәрәкәтнең, эш-гамәлләрнең башында шул чорның дин әһелләре торды. Моның өчен без аларга мең рәхмәтле.

 Татар тарихы, күп гасырлык тереклек тәҗрибәбез шуны күрсәтә: дин һәм миллилек – яшәешебезнең ике канаты кебек. Шуларның табигый берлеге безне саклаган, инкыйраз афәтләрен исән-имин кичерергә ярдәм иткән. Колшәриф, Габдессәлам, Габдерәхим Утыз-Имәни, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин, Габдерәшид Ибраһимов, Муса Биги кебек бөек, гыйлемле затларыбыз нәкъ әнә шул хакыйкатьне тирәнтен тоеп эш иткәннәр. Алар бүгенге көнебез өчен дә үрнәк булып торырлык. Ризаэддин хәзрәт, мәсәлән, энциклопедик табигатьле инсан: дин әһеле, тарихчы, философ, әдип, тиңсез остаз. Гарәп, фарсы, төрки телләрен белү өстенә, ул татар телендә роман-бәяннәрен, дини-гыйльми хезмәтләрен яза. Шунысы мөһим: аның татар телен белүе, язма тел-стиленең камиллеге хәтта Тукай тарафыннан да югары бәяләнә. Ризаэддин хәзрәтнең совет шартларында мөфтилек вазыйфасын башкаруы, динебез, кавемебез өчен фидакарьләрчә көрәше роман-бәяннәрдә, кинофильмнарда чагылдыруны көтеп ята. Муса Ярулла Биги – мөселман гыйлеменең мәшһүр белгече – Шәрыкның күп кенә әсәрләрен, шул исәптән гарәп-шагыйре Әл –Мәгарринең атаклы “Әл-лозумият” китабын татарчага күчерә, милли әдәбиятыбызны ярата, Тукайны хөрмәт итеп, аны Питер каласына да чакыра.

 Совет чорындагы атеизм сәясәте, меңъеллык графиканы алыштыру, меңәрләгән имамнарыбызны юк итү, сөрү аяныч нәтиҗәләргә китерде. Диннән читләштерелү безнең бер канатыбызны сындырды. Шуның аркасында миллилек тә юкка чыга башлады.

 Шөкер Ходайга, соңгы елларда без үзебезнең нинди хәлдә икәнлегебезне өлешчә булса да аңлый башладык. Димәк, киләчәккә өмет-ышаныч бар. Безгә элеккеге традицияләргә, тарихи тәҗрибәгә нигезләнеп, алга бару өчен ике канатыбызны да торгызу шарт. Милләт язмышы, аны яшәтү, халкыбызны әхлаклы, иманлы, бәхетле итү – безнең уртак бурычыбыз. Бу изге эштә безгә бердәмлек, активлык кирәк.

Җәмгыятьнең үзе кебек, бүгенге дин әһелләре дә төрле. Аларны тәнкыйтьләүчеләр, хәзерлекләре түбән диючеләр дә табылып тора. Әмма моның объектив сәбәпләрен дә онытырга ярамый. Чөнки алар озак еллар буе әзерләнмәде диярлек. Күңелендә иман нуры булган шактый гына кешеләребез, гәрчә махсус хәзерлекләре булмаса да, динне, милләтне торгызу эшенә керештеләр һәм шактый гына игелекле гамәлләр дә кылдылар. Моның өчен без аларга рәхмәтле булырга тиеш.

Бүгенге вәзгыять дин әһелләрен ныклап, махсус хәзерләүне таләп итә. Хәзерге шартлар татар имамының татарча укый, яза белүен, вәгазьләрен шул газиз телебездә сөйләвен таләп итә. Алардан гарәп телен, Коръәнне, дини тәгълиматны гына түгел, ә халкыбызның телен, тарихын, мәдәниятен дә белү сорала. Ә бит татарның бөек тә, гыйбрәтле дә тарихы, искиткеч бай рухи мирасы бар. Миллилекнең төп күрсәткече – телебез – искиткеч бай. Без галим-голяма бу хәзинәләрне өйрәнү, бүгенге укучыга җиткерү юнәлешендә көчебез җиткән кадәр тырышабыз. Мин – әдәбият тарихчысы, татар-шәрекъ мәдәни багланышларын өйрәнүче. Элекке язма мирасны тикшергәндә, минем исем-акылым китә: анда никадәр дини, әхлакый, инсани байлык, хәзинә! Рабгузыйның “Кыйссасел-әнбия” әсәре, Мәхмүт Болгариның “Нәһҗел-фәрадис”ы, Таҗеддин Ялчыголның “Рисаләи Газизә”се госманлыдан кергән. “Мөхәммәдия” китабы – боларда бит бүгенге көнгә аваздаш, кирәкле нәрсәләр дөнья кадәр.

 Без бер йөкне – милләт йөген тартабыз. Шуңа күрә безгә – имамнарга, галим-голямага, әдипләргә – ешрак очрашырга, үзара киңәшергә, бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк.

Татарны чукындыру, урыслаштыру юнәлешендә бик нык активлык күрсәткән миссионер-профессор Ильминскийның “татарлык ислам белән көчле” дигән гыйбрәтле сүзләре бар. Бу чыннан да шулай. Шуңа күрә, милли барлыгыбызны, аеруча газиз телебезне саклауда, үстерүдә зур һәм изге бурычлар йөкләнә. Абстракт, милләтсез мөселман юк. Гарәп, таҗик, үзбәк һәм башка кавемнәр арасында безнең татар милләте дә мөһим урынны алып тора. Аның да якты кояш астында, җир йөзендә үз урыны, яшәргә хакы бар. Бу аңа Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән. Халкыбызны, милли менталитетыбызны саклау, үз-үзебезне хөрмәт итү – бу, беренче чиратта, без татарның үз эше, үз бурычы. Шуңа күрә безгә, кайда гына, кем генә булып эшләсәк тә, милләтпәрвәр, татарпәрвәр булу да зарури. Татарыбыз башка кавемнәр арасында үзенең иманы, әхлагы, инсанилыгы белән балкып, үзгәләргә куаныч биреп торырлык булсын!

 

Хатыйп Миңнегулов

 

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...