Кадер кичендә теләкләр кабул була

Кадер кичендә теләкләр кабул була

Аллаһы Тәгалә кадер киче турында аерым бер сүрә иңдергән һәм ул ел саен Рамазан аеның соңгы ун көнендә “Ләйләтүл кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтелә.

Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, - дип әйтелә. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакьлеккә, яхшылыкка, ягъни бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүхүлмәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә. Шушы серле кичнең шәрәфәте вә хикмәтен аңлатып, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә мөэминнәргә: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, - дигән сөенечле хәбәр бирә, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата. “Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар белән Рух - Җәбраил фәрештә...

Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэминмөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр... “Кадер кичәсе” гыйбарәсен, гадәттә, “Кодрәт киче” дип тәрҗемә итәләр, шулай ук “кадер” сүзен “тәкъдир” төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә барлык Адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр дигән фикер белдерүчеләр дә бар: алар кешеләрнең Рамазан аендагы эш - гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә үз йогынтысын ясый, дип әйтәләр. Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен кайбер галәмәтләрдән, шул кичкә хас булган аерым билгеләрдән тәгаенләргә мөмкин : бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынгылык урнашыр... Хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, Кадер кичәсе Ураза аеның ахыргы ун көнендә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм:

“Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 7 так төнендә эзләгез”, - дигән. Гайшәнең (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять кылуы буенча, Мөхәммәд галәйһиссәләм Рамазан аеның ахыргы 10 төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән булган, гыйбадәтендә гадәттән тыш тырышлык күрсәтеп, шул дәвердә хатыннарын да уяткан. Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә (р.г.) пәйгамбәребездән (с.г.в.с.) сорады: “Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?”. Мөхәммәд (с.г.в.с.) җавап итеп аңа: “Аллаһүммә иннәкә гафууүн, түхиббүл гафуә фәгфү ганни” (“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”), - дигән доганы өйрәткән.

“...Йә Раббым Аллаһ! Син бит гафу итүче, гафу итәргә яратасың. Мине, гаҗиз колыңны, гафу ит, белеп вә белми кылган гөнаһларымны ярлыка, үземә дә, туганнарыма дә тәүфыйк-һидәят юлында булырга, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешергә насыйп кыл! Мине ярдәмеңнән ташлама... Ташлама...”. Ошбу догалар һәм башка шундый сорау-үтенечләребез белән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, изге Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә түгел – ел әйләнәсендә, тормышыбыз дәвамында – һәрдаим гыйбадәт әһеле булуыбызны белдереп, Раббыбызны зурлап, Аңа шөкер итеп һәм мәхәббәтебезне баглап яшәсәк – Яратучы вәгъдә иткән олуг дәрәҗәгә ирешүчеләрдән булырбыз. Ошбу олуг дәрәҗәне Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә насыйп кылсын, әәмиин.

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Олы Кибәче авылында балалар арасында мөәззиннәр бәйгесе үтте

Саба районы Олы Кибәче авылында дүртенче тапкыр мөәззиннәр бәйгесе үтте. Анда 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге малайлар катнашты. Бәйге шушы авылда 30 елга якын имам ярдәмчесе булган, авылның дини тормышында актив катнашкан Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә багышлап үткәрелә. Быел анда Саба районының Олы...


Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһка ышанганнар аз түгелләр; Бик күп алар, җитәрлек бүген. Озакламый бар да кабул итәр Җир йөзендә Ислам динен.   Галимнәрнең ачышларын алсак, Алар Коръән белән бәйләнгән. Аллаһының хаклык канунына Пәйгамбәребез безне әйдәгән.   Бер – береңә чиксез яхшылык кылу, Йөрәктән үтәү Аллаһ...


Кешеләрнең байлар һәм фәкыйрьләр булып яратылуында хикмәт нәрсәдә?

Аллаһы Раббыбыз – һәрнәрсәне белүче, чиксез мәрхәмәтле һәм кодрәтле зат. Ул безне тышкы сурәт, физик мөмкинлекләр, матди дәрәҗә буенча төрлечә яраткан. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне болай гына, буш максат белән генә дөньяга китермәгән. Безнең төрле булуыбызда зур хикмәт бар.   Аллаһы Раббыбыз –...


Иң бай сәхабәләрнең берсе - Габдерахман ибн Ауф тәрҗемәи хәле

Габдерахман ибн Ауфның тарихы (Аллаһы аңардан разый булсын) аның бизнес-стратегиясен ача, ул үзенең тырышлыгы белән гаять зур байлыкка ирешә.    Габдеррахман ибн Ауф ислам динен кабул иткән иң беренче мөселманнарның берсе була. Ул үзе исән вакытта ук җәннәт белән шатландырылган ун...


Исламда байлык һәм хәерчелек турында

Бервакыт Гайсә пәйгамбәр янына бер бай килеп мондый сорау биргән: “Син Аллаһының илчесе бит, зур гыйлем иясе, миңа тормыш мәгънәсен аңлат әле. Менә ничә ел яшим, бар нәрсәм дә бар, әмма яшәвемнең тәме юк”.   Гайсә галәйһиссәлам аңа: “Булганына шөкер итеп яшә”,- дип...