Кадер кичендә теләкләр кабул була

Кадер кичендә теләкләр кабул була

Аллаһы Тәгалә кадер киче турында аерым бер сүрә иңдергән һәм ул ел саен Рамазан аеның соңгы ун көнендә “Ләйләтүл кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтелә.

Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, - дип әйтелә. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакьлеккә, яхшылыкка, ягъни бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүхүлмәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә. Шушы серле кичнең шәрәфәте вә хикмәтен аңлатып, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә мөэминнәргә: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, - дигән сөенечле хәбәр бирә, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата. “Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар белән Рух - Җәбраил фәрештә...

Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэминмөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр... “Кадер кичәсе” гыйбарәсен, гадәттә, “Кодрәт киче” дип тәрҗемә итәләр, шулай ук “кадер” сүзен “тәкъдир” төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә барлык Адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр дигән фикер белдерүчеләр дә бар: алар кешеләрнең Рамазан аендагы эш - гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә үз йогынтысын ясый, дип әйтәләр. Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен кайбер галәмәтләрдән, шул кичкә хас булган аерым билгеләрдән тәгаенләргә мөмкин : бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынгылык урнашыр... Хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, Кадер кичәсе Ураза аеның ахыргы ун көнендә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм:

“Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 7 так төнендә эзләгез”, - дигән. Гайшәнең (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять кылуы буенча, Мөхәммәд галәйһиссәләм Рамазан аеның ахыргы 10 төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән булган, гыйбадәтендә гадәттән тыш тырышлык күрсәтеп, шул дәвердә хатыннарын да уяткан. Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә (р.г.) пәйгамбәребездән (с.г.в.с.) сорады: “Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?”. Мөхәммәд (с.г.в.с.) җавап итеп аңа: “Аллаһүммә иннәкә гафууүн, түхиббүл гафуә фәгфү ганни” (“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”), - дигән доганы өйрәткән.

“...Йә Раббым Аллаһ! Син бит гафу итүче, гафу итәргә яратасың. Мине, гаҗиз колыңны, гафу ит, белеп вә белми кылган гөнаһларымны ярлыка, үземә дә, туганнарыма дә тәүфыйк-һидәят юлында булырга, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешергә насыйп кыл! Мине ярдәмеңнән ташлама... Ташлама...”. Ошбу догалар һәм башка шундый сорау-үтенечләребез белән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, изге Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә түгел – ел әйләнәсендә, тормышыбыз дәвамында – һәрдаим гыйбадәт әһеле булуыбызны белдереп, Раббыбызны зурлап, Аңа шөкер итеп һәм мәхәббәтебезне баглап яшәсәк – Яратучы вәгъдә иткән олуг дәрәҗәгә ирешүчеләрдән булырбыз. Ошбу олуг дәрәҗәне Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә насыйп кылсын, әәмиин.

2025-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Иң матур йөрәк

Бер матур кояшлы көнне яшь матур егет шәһәр мәйданы уртасына басып бу җирлектәге иң матур йөрәге турында горурланып мактанды. Кешеләр аны камап алдылар һәм аның йөрәгенең шулкадәр саф булуына ихластан сокландылар.   Аның йөрәге дөрестән дә идеаль – бер генә тырналган, яньчелгән урыны...


Кама Тамагы мөхтәсибәте очрашу үткәрде

Кама Тамагы бистәсенең Мәгърифәт үзәгендә районның күп балалы һәм үрнәк гаиләләре белән очрашу узды. Әлеге чарада балалар тәрбияләү, әдәп-әхлак мәсьәләләре хакында фикер алышу узды. Биредә ата-аналар да, балалар да катнашты, барлыгы 40тан артык кеше җыелды. Әти-әниләр гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту,...


Казанда Дагыстан ифтары узды

Корстон-Казан залында Дагыстан Республикасы мөфтияте оештырган Дагыстан халкы ифтары узды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге чараның хөрмәтле кунагы булды. Чарада шулай ук Дагыстан Республикасы мөфтияте рәисе Абдулла Сәлимов, ике республиканың рәсми затлары, Волгоград өлкәсе мөфтие...


Гыйбадәтнең матурлыгы дога кылуда

Бу дөнья сынау урыны. Дөньяда яшәгәндә кеше төрле хәлләргә дучар була, төрле сынаулар аша үтә. Күп кенә очракта ул канәгатьсез. Шул сәбәптән аның күңелендә тынычсызлык, кайгы урнаша.   Кайберәүләр бөтенләй төшенкелеккә биреләләр һәм Аллаһка дога белән мөрәҗәгать итми башлыйлар. Кайберәүләр...


Изге гамәлләр-гади адымнардан башлана!

Омск шәһәренең “Хаир Ихсан” мәчетендә татар оешмалары берләшеп, беренче тапкыр ифтар ашы уздырды. Ифтар Омскның “Татар дөньясы” гәҗите баш редакторы Диана ханым Единякова инициативасы белән, “Иртыш”, “Ибирь”, “Ышаныч”, “Алга”...