Иң матур йөрәк

Иң матур йөрәк

Иң матур йөрәк

Бер матур кояшлы көнне яшь матур егет шәһәр мәйданы уртасына басып бу җирлектәге иң матур йөрәге турында горурланып мактанды. Кешеләр аны камап алдылар һәм аның йөрәгенең шулкадәр саф булуына ихластан сокландылар.

 

Аның йөрәге дөрестән дә идеаль – бер генә тырналган, яньчелгән урыны да юк иде. Халык бу егетнең иң камил йөрәк булуы белән килеште. Бу егет үзенең халәте белән бик горур иде һәм шатлыктан йөзе нур булып балкый иде.

Кинәт халык арасынннан бер карт килеп чыкты һәм егеткә мөрәҗәгать итеп:

— Синең йөрәгең матурлыгы белән минем йөрәгем янында якын да тормый, - диде. Шунда халык барысы да картның йөрәгенә карадылар. Бу картның йөрәге яньчелгән, җәрәхәтләре күп, кайбер урыннарда йөрәгенең кисәкләре алынган һәм аның урынына башкалары куелган, йөрәгенең читләре ертылган иде. Шуңа өстәп, кайбер урыннарында картның йөрәгенең кисәкләре дә җитеп бетми иде. Халык картка гаҗәпләнеп карады, ничек инде ул йөрәген матуррак дип әйтә ала икән, дип аптырашта калды.

Яшь егет картның йөрәгенә карады да көлеп җибәрде:

— Син бабай шаяртасың бугай! Үзеңнең йөрәгеңне минеке белән чагыштырып кара. Минеке – камил! Ә синеке җәрәхәтләр һәм күз яшьләр капчыгы! – диде.

— Әйе, — диде бу карт, — синең йөрәк камил булып күренә, әмма мин йөрәгемне синеке белән бернинди бәягә дә алмаштырмас идем. Кара! Минем йөрәктәге һәрбер җәрәхәт – ул минем кемнедер яратуым билгесе, мин йөрәгемне өзеп ул яраткан кешемә бирдем. Ул еш кына миңа үзенең яратуын аңлатып, үзенең йөрәгенең бер кисәген бирә иде һәм ул минем йөрәктәге буш урынны тутырып куя иде. Төрле йөрәкләрнең кисәкләре бер-берсенә охшмаганга күрә, минем йөрәгемдә дә ертылган урыннары бар, әмм мин аларны саклыйм, чөнки алар миңа безнең бер-беребез белән бүлешкән мәхәббәтебезне хәтерләтә. Кайвакытта мин йөрәгемнең бер өлешен бирә идем, ләкин кешеләр үзләренекен кире кайтармадылар, шуңа күрә сез минем йөрәгемдә буш тишекләр күрәсез, син яратуың белән уртаклашканда, һәрвакытта да кара-каршы хисләр булачак дигән ышаныч юк бит. Бу тишекләр минем авыртсалар да, алар миңа бүлешкән мәхәббәтемне искә төшерәләр һәм бер матур көнне ул кисәкләр кайтыр дип өметләнәм. Әгәр кайтмасалар да, алар барыбер хәтирә булып калалар. Бу истәлекләр мине авырсындырмый, чөнки аларда яхшылык бар, алардан башка тормышым тулы булмас иде минем. Ә син хәзер хакыйкый матурлыкның нидә икәнен аңладыңмы инде?

Халык тынсыз калды. Яшь егет дәшми генә гаҗәпкә калып басып торды һәм аның күзләреннән яшьләр ага иде. Ул бу карт янына килеп йөрәгенең кисәген алып, калтыравык куллары белән аңа сузды. Карт аның бүләген кабул итеп алды. Аннан ул үзенең яралы йөрәгеннән бер кисәк алып, яшь егетнең буш калган өлешенә куйды. Бу кисәк бик үк туры килеп бетмәде, читләре чыгып калды, ә кайбер урыннары ертык иде. Яшь егет йөрәгенә карады һәм йөрәгенең камил түгеллеген күрде, әмма ул хәзер инде элеккегә караганда күпкә матуррак иде.

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары, 2004 елда шушы мәдрәсәне тәмамлаган Илфар хәзрәт Хәсәнов кулыннан 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 15 шәкерт...