Казанда Дагыстан ифтары узды

Казанда Дагыстан ифтары узды

Казанда Дагыстан ифтары узды

Корстон-Казан залында Дагыстан Республикасы мөфтияте оештырган Дагыстан халкы ифтары узды. Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге чараның хөрмәтле кунагы булды. Чарада шулай ук Дагыстан Республикасы мөфтияте рәисе Абдулла Сәлимов, ике республиканың рәсми затлары, Волгоград өлкәсе мөфтие Кифах хәзрәт Мөхәммәд катнашты. Шулай итеп, бер өстәл артында Татарстан һәм Дагыстаннан 700 мөселман җыелды.

Мөфти Камил хәзрәт, ифтарда катнашучыларны җылы сәламләп, Дагыстан Мөфтие шәех Әхмәд-Әфәнде Абдулаевка сәлам тапшырды.

Абдулла хаҗи Сәлимов үзенең мөрәҗәгатендә Дагыстан Мөфтие, шәех Әхмәд-Әфәнде исеменнән Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Дагыстан һәм Татарстан халыклары арасында яхшы мөнәсәбәтләрне саклаганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул барлык мөселманнарның, ураза тотып, яхшырак һәм әхлакыйрак булуларын, тирә-юньдә Рамазан ае мохитен саклауларын теләде.

Рәсми затларның Рамазан ае һәм уразаның фазыйләтләре, дустанә мөнәсәбәтләр, дини мирас турындагы чыгышлары Йосыф Әсхәбәлиев һәм Рөстәм Хөсәеновның нәшидләре белән аралашып барды.

Чара барышында шулай ук ифтарда катнашучылар арасында гомрәгә юллама уйнатылды.

Ифтар мәҗлесе белән тәмамлангач, анда катнашучы мөселманнар Ватан иминлеге һәм МХОдагы солдатлар өчен дога кылды, Аллаһтан алар өчен яклау сорады.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...