Җан тынычлыгы – Аллаһны зикер итүдә

Җан тынычлыгы – Аллаһны зикер итүдә

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Әгәр берәү Раббысы белән күркәм хәлдә очрашырга теләсә, яхшы гамәлләр кылсын, Аллаһка ширек кылмасын” (18:110)

Адәм баласы бу дөньяда вакытлыча, бары тик кунак кына. Ул дөньяга үз ихтыяры белән килмәгән кебек, киткәндә дә үз ихтыяры белән китә алмый. Шулай булгач, ул тормышын нәфес теләкләренә һәм шәһвәтләренә таянып үткәрергә тиеш түгел, аның моңа хокукы юк. Кеше бу дөньяга Аллаһның әмере белән килде һәм киткәндә дә Аның әмере белән китәчәк. Әгәр ул Аллаһның әмерләре буенча яшәсә, уңышка ирешә. Безнең яшәешебез – Аллаһка гыйбадәт кылу һәм Аңа итәгать итү. Тормышыбзның максаты – Аллаһны зекер итү. Әгәр берәүне түрә янына чакырсалар, ул бу түрә каршында үзен әдәпле тота, аңа ошарга тырыша. Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә каршында без дә шулай ук басып торачакбыз. Бу дөньядагы гомер – ул Аллаһ Тәгалә белән очрашуга әзерләнү өчен бирелгән.

Аллаһ Тәгалә адәм баласын бар кылганда, аның күңеленә яхшылыкны да, яманлыкны да салды. Шулай ук, уңышка ирешү юлы бары тик яхшылык юлы гына булуын да белдерде. Кеше изгелек, тәкъвалык юлын сайласа, ул уңышка ирешкән булыр. Яманлык юлын сайлаучы һәлак булыр. Мөэмин кешенең күңелендә яхшылык белән яманлык арасында, ягъни тәкъвалыкның куәте белән шайтан һәм аның юлдан яздырырга тырышуы арасында даими көрәш бара. Без шайтанны күрмибез, ул гәйбәт, ялган сөйләүче бәндәләр, залим кешеләр аша да тәэсир итә ала. Андый кешеләр шайтанның ярдәмчеләренә әвереләләр. Белепме, белмичәме, алар башкаларны туры юлдан яздыралар. Золымга каршы торучы көчләр – ул изге гамәл кылучыларның, изгелеккә, тәкъвалыкка өндәүчеләрнең бәрәкәтенең көче һәм куәте. Мондый юлны сайлау уңышка илтә, ә инде гөнаһлы юл югалтуларга китерә. Бу ике юл һәркемгә дә билгеле. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Без кешене бер тамчы катнашмадан яраттык һәм аны ишетүче һәм күрүче иттек. Без аңа юлларны күрсәттек, ул шөкер итүчеләрдән булырмы яисә имансызлардан булырмы”. (76: 2-3) Аллаһ Тәгалә шушы ике юлны аермачык итеп күрсәтте, Кыямәт көнендә берәү дә белмәдем дип әйтә алмый. Шулай ук Аллаһ Тәгалә хакыйкатьне безнең күңелебезгә салды. Күзләребезне ачып күңелебез түренә карасак, кальбебез безнең кем булуыбызга шаһитлык бирә. Кальбне берничек тә алдап булмый. Без башкалар каршында күрмәмешкә салына алабыз, әмма кальб – ул безнең хакыйкый асылыбызны күрсәтүче көзге.

Аллаһ Тәгаләне алдап булмый, чөнки Ул безнең кальбебездә ни булганын Белүче. Тәкъвалык, тугърылык юлын сайлаган кеше уңышка ирешә, гөнаһлы кеше һәлакәткә дучар була. Кешенең нәфесе бөтен теләкләрен тиз арада канәгатьләндерергә тели. Әмма Аллаһ Тәгалә безнең сабыр һәм итәгатьле булуыбызны тели. Сабырлыкның һәм итәгатьнең нәтиҗәсе җәннәттә теләкләребезнең үтәлүенә китерәчәк. Мәсәлән, бер эссе көнне әтисе улы белән базарга азык-төлек алырга киләләр. Эсселектән әлсерәгән улының бик нык эчәсе килә. Әтисе улын өйгә кайтканчы түзәргә, сабыр итәргә өнди. Чөнки базар шау-шулы, ыгы-зыгылы урын, утырып су эчү өчен бик чиста җир түгел, ди. Улының эчәсе килә, ә әтисе базарның ашау-эчү урыны түгеллеген искәртә. Шуның кебек без дә үзебезнең теләкләребезнең тиз арада тормышка ашуын телибез. Әмма Аллаһ Тәгалә безгә бу чикләүле тормышның теләкләр үтәлә торган урын түгеллеген, Ул безгә җәннәттә барысы да әзерләнгән булуын хәбәр итә. Аллаһ Тәгалә җәннәттә күз күрмәгән, колак ишетмәгән, акыл җитмәгән хәзинәләр барлыгын белдереп, безгә сабыр итәргә куша. Бу тормыш безнең өчен бик озын булып тоелса да, Аллаһ Тәгалә каршында ул бер мизгел кебек кенә. Бу дөньяда яшәгәндә сабыр булганыбыз һәм Аллаһка итәгать иткәнебез өчен Кыямәт көнендә Ул безнең теләкләребезне үти.

Аллаһ Тәгалә безне бу дөньяда да күп нигъмәтләр белән бүләкли һәм күбрәк өлешен ахирәт өчен саклый. Бу дөньяның чикләре бар, шуңа күрә Аллаһ Тәгалә вәгъдә иткән әҗер-саваплар бу дөньяга сыймый. Шул сәбәптән без үзебезгә тиешле савапларны монда ала алмыйбыз. Белгәнебезчә, җәннәткә керүче иң соңгы кешенең әҗер-савабы гына да бу дөньядан ун тапкыр күбрәк. Безнең намус – ул Аллаһ Тәгаләнең бүләге. Кеше гөнаһ кылса яисә хаталанса, намусы аңа тиз арада исенә төшерә. Әгәр инде кеше намусын тыңламый башласа, нәфесенең теләкләрен канәгатьләндерү белән мәшгуль булса, ул вакытта намус тавышы юкка чыга, чөнки кешенең хакыйкый асылы йоклаган яисә үлгән була. Хакыйкый асылыбыз йоклаганчы яисә үлгәнче безгә тәкъвалык, тугърылык юлында булырга кирәк. Бик кызганыч, без бу дөньяга караучы йөзебезне, ягъни битебезне һәркөнне юабыз, әмма Аллаһ Тәгалә даими күзәтеп торган кальбебезне пакьләргә онытабыз. Тәкъва кешеләр – алар Аллаһ Тәгаләгә якын булучылар. Гөнаһка баткан бәндәләр Аллаһ Тәгаләдән ерагайганнан ерагая баралар. Аллаһ Тәгалә безне Үзенә таба йөгереп барырга өнди. Аллаһ Тәгаләнең нигъмәтләре безне гел үзенә тартып тора, тик без гөнаһларыбыз сәбәпле бу нигъмәтне кире кагып, каядыр башка юнәлештә хәрәкәт итәбез. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Әй Адәм балалары, Мин сездән гаһед алмадыммы, сезгә белдермәдемме шайтанга иярмәгез, дип? Дөреслектә ул сезнең өчен ачык дошмандыр. Миңа гыйбадәт кылыгыз – бу туры юл!” (36: 60,61) Әмма бик кызганыч, кеше тискәре, бу сүзләрне тыңларга һәм ишетергә теләми.

У ң ы ш с ы з л ы к л а р н ы ң һәм авырлыкларның нигезе ниятләребезнең ихлас булмавында. Без кешеләр турында гел начар уйлыйбыз, бер-беребзгә ышанмыйбыз, чөнки без бары тик үз теләкләребезне генә күрәбез, шул сәбәпле фикерләребез дә бозыла. Икенче яктан караганда, Аллаһ Тәгаләнең дусларының, әүлияларның ниятләре һәм фикерләре һәрвакыт пакь: алар бары тик яхшы ниятләр белән генә гамәл кылалар, кешеләр турында бары тик яхшы яктан гына уйлыйлар. Шуңа күрә алар Аллаһ Тәгаләнең мәүлуклары өчен олы бер нигъмәт, чөнки алар үзләренең нәфесләрен Аллаһка итәгать итәргә өйрәттеләр. Хәзер инде адәм балаларын Аллаһка якынайту юлында хезмәт итәләр. Аларның төп максатлары – авырлыклардан бимазаланучы халыкны Раббыларына кайтару, шул сәбәпле аларның дәрәҗәләре Аллаһ Тәгалә каршында хосусый. Хәзрәт Зөннун Мисри (Аллаһның рәхмәтендә булсын) юлда яткан исерек бәндә яныннан үтеп бара иде. Бу исерекнең битендә чебеннәр йөри, авызы ачык. Хәзрәт Зөннун аны күтәреп торгызып, янәшәсендәге су белән битен юды. Бу бәндә шунда ук уянып тәүбә кылды, яманлыклары өчен Аллаһтан гафу сорады һәм киләчәктә бары тик тәкъвалык юлында гына йөрергә вәгъдә итте. Хәзрәт Зөннун гаҗәпләнеп, ничек кеше шулкадәр тиз арада тәүбә кылып үзгәрә алуына бик аптырады. Аллаһ Тәгалә аңа илһам кылып, Зөннун бу бәндәнең битен юган өчен, Аллаһ аның кальбен пакьләде, дип хәбәр бирде.

Әүлияларның ниятләренең һәм фикерләренең ихласлыгы турындагы мисаллар меңнәрчә. Пәйгамбәребез с.а.с. кешеләргә карата яхшы мөгамәләдә булуның тиешлеген безгә васыять итеп калдырды. Без Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам юлыннан баручылар. Без үзебезнең фикерләребезне, кешеләргә карата мөгамәләбезне үзгәртергә, кешеләргә бары тик яхшылык кына теләргә тиешбез. Шул чакта күп кенә мәшәкатьләребезнең юкка чыкканын күрербез. Көнләшүдән тыелсак, бәхәсләшүләр килеп чыкмас. Тәкәбберлектән һәм үз-үзебез белән горурланудан тыелсак, тормышыбызга иминлек килер. Тормыштагы авырлыклар безнең начар гамәлләребез һәм гөнаһларыбыз сәбәпле килеп чыга. Аллаһ Тәгалә безгә моны аңларлык хикмәт бирсен һәм тәүбә кылып, Аңа итәгать итү юлына юнәлтсен. Амин.

РЕЗИДӘ ЗАМАЛЕТДИНОВА

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...