Шәгъбан ае фазыйләтләре

Шәгъбан ае фазыйләтләре

Бу айның фазыйләтләре бик күп, шуларның кайберләрен искә төшереп үтик. Шәгъбан аеның 15 көнендә Мәдинәи Мөнәүвәрәнең «Бәни Сәләмә» мәчетендә Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм өйлә намазы фарызының ике рәкәгатен укып торган вакытында вәхи иңде, намазда торган хәлләрендә кирегә Кәгъбә тарафына борылганнар. Бу халәтне күргән сәхабәләр дә аңа ияреп намазны дәвам иттергәннәр.

 

Коръәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Без синең йөзең күккә юнәлгәнне күреп тордык. Һәм син риза булган хәлдә кыйблага юнәлдерербез. Һәм йөзеңне изге мәчет тарафына юнәлдер. Кайда гына булсагыз да йөзләрегезне аның ягына юнәлдерегез. Һәм китапка ия булучылар, әлбәттә, аның Раббыларыннан булган хаклык икәнен белеп торалар. Аларның кылганнарына Аллаһ гафил булмас» (“әл-Бакара” сүрәсе, 144 аять).

Шәгъбан аеның 15-нче көне вә кичәсе елның иң олуг көннәреннән санала. Шул көнне Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт вә мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Әгәр аның өстенә янә истигъфар дә әйтелсә, әлбәттә, Аллаһ Тәгалә зур һәм кечкенә гөнаһларны гафу итеп җибәрүе турында риваятьләр күп.

Шул 15-нче кичәдә Аллаһ Тәгалә иртәнге вакытта сорар: «Истигъфар итүчеләр бармы, гөнаһларын кичерәм, берәр бәла яки авырлыкка таручылар бармы, котылу сорасалар, аны бирәм, ризык сораучылар бармы, ризыкларын күбәйтәм».

Бу кичәне «Бәраәт кичәсе» дип атыйлар. Аның олуглыгы турында хәбәр-риваятьләр күп. Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә булачак эшләр хакында хөкем кылына, әҗәл вә гомерләр билгеләнә вә кылынган гамәлләрнең сәхифәләре Аллаһ тәгаләнең хозурына күтәрелеп күрсәтелеп үтүләре китапларда язылгандыр, менә шундый олы айда торабыз икән, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгы өчен никадәр мөмкин изге гамәлләр кылып, гөнаһ эшләрдән тыелуыбыз зарур була. Аллаһ Тәгаләнең бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр белән булган мөгамәләләрдә даими күркәм мөнәсәбәт тотуыбыз мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Аллаһ Тәгалә өч нәрсәне өч нәрсә эченә яшергән: үз ризалыгын яхшы гамәлләрнең берсенә яшергән». Димәк, даими яхшы гамәлләр кылучы кеше, әлбәттә, Аллаһының ризалыгын таба. Изге гамәлләр исә күп төрле. Һәрнинди яхшы, файдалы гамәлне «Бу кечкенә гамәл» димичә кылырга кирәк була. Бу турыда Рәсүлүллаһ галәйһиссәләмнең «Саваплы эшләрнең һичберен кечкенә дип санамагыз, кылып торыгыз! Хәтта агым судан алып башка бер кешенең комганына салып бирү кебек кечкенә бер гамәлне дә, зур гамәл кебек хөрмәт белән кылыгыз», дигән сүзләре дә бар. Яшергән нәрсәнең икенчесе — Үзенең газабын гөнаһ, начар эшләрнең берсенә яшергән. Димәк, гөнаһ гамәлләрдән сакланып йөргән кеше Аллаһының газабыннан, әлбәттә, имин булыр. Ләкин «Моның гөнаһы зур түгел», дип, кечкенә гөнаһлардан сакланмаган кеше, шиксез, бер Аллаһының газабына очрап калуы табигыйдыр. Яшергән нәрсәләрнең өченчесе вәли кешеләрне халык эченә яшергән. Бөтенесен хөрмәт кылган кеше, әлбәттә, Аллаһының вәлиен дә ихтирам иткән булачак. Әмма игътибарсызлыкка гадәтләнгән кеше бер ара Аллаһның иң яраткан бәндәсен дә рәнҗетеп куюы бик мөмкин.

Коръән Кәримдә әйтелгән: «Һәм тәкъваларга: «Раббыгыз нәрсә иңдерде?» — дип әйтелер. Алар: «Хәерлек!» — дип әйтерләр. Бу дөньяда яхшылык эшләгәннәргә — яхшылыктыр, ахирәт йорты исә, әлбәттә, хәерлерәк. Никадәр яхшы тәкъваларның йорты! Мәңгелек бакчалары, алар анда керерләр, аларның астында елгалар агып торалар, аларга анда — теләгән нәрсәләре. Тәкъваларга Аллаһ менә шулай җәза бирә, фәрештәләр тарафыннан пакь килеш вафат ителгәннәргә! Алар: «Сәлам сезгә! Кылганнарыгызга карата җәннәткә керегез!» — дип әйтерләр» (Нәхел, 30–32).

Имам Шәгъби «Кифая» китабында яза: «Рәҗәб аеның беренче өлеше, шәгъбан аеның икенче өлеше, рамазан аеның исә, ахыргы өлеше олы вә фазыйләтле көннәрдер. Шәгъбан аеның «Бәраәт кичәсе»ндә бер ел эчендә булачак вакыйгалар, гомер вә ризык үлчәве кылынуы сәбәпле, бу кичәдә һәрбер мөэмин Аллаһ Тәгаләдән яхшы теләкләрне сорап, дога тәкбирләрдә мәшгуль булуы ләзем, чөнки белмимени, төннең ахырында сәхифәләр ябылып Гареш әгъләдә чыгарылганда аның исеме кайсы бәндәләр исемлегендә урын алган? Шуның өчен догага шик юк: «Дога белән хәтта тәкъдирне дә үзгәртү мөмкин» дигәнгә, һәрвакыт дога-истигъфарда булу, Аллаһ Тәгаләдән изге ниятләрнең тормышка ашырылуын сорап, тырышлык кирәк, шуның белән «Бәраәт кичәсе» әһәмиятледер», — диде имам Шәгъби.

Имам Газали «Мокашәфәтүл кулүб» дигән китабында китерә ки: «Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә — кадер һәм бәраәт кичәләре». Имам Сабуки үзенең тәфсирендә әйтә: «Ләйләтүл бәраәт» андагы сыйфатларга карап төрлечә исемләнә. Мәсәлән, бу кичәне «ләйләтүл тәкфир», ягъни бәндәләрнең гөнаһлары кәффәрат кылына торган кичә диелә. Әгәр Аллаһ Тәгалә җомга көне бер атна эчендә кылынган гөнаһларны кичерсә, «Бәраәт кичә»сендә бер еллык гөнаһларны гафу кыла. «Ләйләтүл кадер» кичәсендә исә, Хак Тәгалә мөэмин бәндәләренең бөтен гомердәге кылган гөнаһларын кәффәрат кылып җибәрә. Янә бер исеме «Ләйләтүл хәят», ягъни хәят кичәсе, чөнки хәдис шәрифтә: «Һәркем Бәраәт кичәсен торгызып, уяу үткәрсә, аның йөрәге шиксез теректер.

Аллаһ Тәгалә шушы мөбарәк ай фазыйләтләреннән бөтенебезне өлешләгән хәлдә өммәтебезгә сөенеч белән бирелгән бөтен вәгъдәләргә мөшәррәф булуыбызны насыйп кылсын!

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...