Кыямәт көне
Кыямәт көне

Галәмнәрне юктан бар кылып, тәрбияләп торучы Аллаһка мактаулар булсын. Без Аңа гына дога кылабыз. Аллаһ бәндәләрне бар итте, ризык бирде. Теләгән бәндәсенә ризыкны күбрәк, теләгән бәндәсенә ризыкны азрак бирде. Хәмед белән шөкер итәм, гөнаһымнан Аңа кайтам. Ул бер, Аның тиңдәше юк. Мөхәммәт – Аның илчесе. Салават шәрифләребез аңа булсын. Кемне Аллаһ туры юлга күндерә, аны беркем дә адаштыра алмый, ә кемне гаделлеге белән адаштыра, беркем дә туры юлга кертә алмый.
Бу дөньяда адәм баласы туганнары белән яши. Кеше күз алдына да китерә алмый: ничек итеп газиз әнкәйдән качып була, ничек үз балаңны ташларга була. Ләкин бар икән шундый бер көн. Ул көнне атада бала кайгысы булмас, кеше үзенең туганыннан качар, үзенең дусларын күрергә теләмәс. Ул көнне дус дошманга әйләнер, әмма иманлы бәндәләр арасында гына дуслык һәм мәхәббәт калыр. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Кыямәт көнендә адәм балалары Раббылары янына килеп баскач, бер якта җәннәт, икенче якта җәһәннәм, гадел үлчәүләр куелгач, кеше үзенең туганнынан качар”. Кеше үзенең әнисеннән, әтисеннән, абыйсыннан, энесеннән качар. “Кыямәт көнендә һәркемдә дә үз кайгысы гына булыр”.
Ягъни үзен генә уйлар: кая була аның юлы? Кая керә ул: җәннәткәме, җәһәннәмгәме? Авырлы хатын-кызның баласы төшәр, баласы өстеннән атлап чыгар. Чөнки бала кайгысы булмас. Кыямәт көнендә сабый баланың да дәһшәттән чәчләре агарыр. Кыямәт көнендә адәм балалары нәрсә эшләргә белмәсләр. Мөслим риваятендә килә: “Беркөнне Алланың Илчесе галәйһиссәләм белән сәфәргә чыктык. Ул ит ризыгын авыз итә дә аннары сөйли башлый: “Дөреслектә, мин адәм балаларының әфәндесе”. Кыямәт көнендә дә ул әфәнде, сәет булачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Барча әүвәлгеләр һәм ахыргылар күтәренке бер урынга җыелырлар, шулвакытта кояш аларга бик якын булыр. Хәтта ул кояш бер сөңге, бер миль ераклыгында дип әйтелә, кешеләр шул вакытта үзләренә килгән авырлыкларга түзә алмаслар. Кояш дәһшәтендә кешеләр бик зур сынау кичерәчәкләр. Кешеләрнең сабырлыклары бетәчәк”.
Хаҗга барганда пробкада калганда беренче сәгатьтә хаҗилар түзә. Икенче сәгатьтә борчыла башлый. 6-7 сәгать үткәч, борчылу тагын да арта. 10-15 сәгать үтсә, кайберләре яман сүзләр әйтеп, үзләренең әхлаксызлыкларын да күрсәтүчеләр була, чөнки сабырлыгы бетә. Кибеттә чиратта басып торганда да кешенең сабырлыгы бетә. Кыямәт көнендә бәндә 50 мең ел сынау үтәчәк. Моны күзаллап булмый. Шушы сынау адәм балаларына булачак. Кешеләрнең бернинди дә сабырлыклары калмаячак. Шул вакытта, кешеләр җыелышып, бер-берсеннән сораша башлыйлар: “Кем янына барып яклау сорыйк?” Тиргә дә баталар: кемдер тездән, кемдер билдән, кемдер муеннан, кемдер күмеләчәк. Кешеләр шул вакытта әнә шулай сораша башлагач, арадан кайсысыдыр әйтер: “Атабыз Адәм бар бит безнең. Шуның янына барыйк”.
Бөтен кеше Адәм янына китәр. “Әй, Адәм, син безнең атабыз. Аллаһ сине Үз кулы белән ясады. Сиңа рух өрде. Ул сине җәннәттә яшәтте. Безне якла”, - диячәкләр. Адәм әйтәчәк: “Бүген Аллаһның ачуы шулкадәр зур, моңа кадәр беркайчан да ачулы булмады, моннан соң да булмаячак. Ничек мин Аның янына барыйм. Ул бит миңа: “Җәннәттәге агачны ашама”, - диде, мин ашадым”. Әйе, атабыз Адәмдә дә үз кайгысы булачак, чөнки аның үз хатасы булды. “Миннән башкага барыгыз. Нух пәйгамбәргә барыгыз. Ул рәсүлләрнең беренчесе булды”, - диде Адәм. Аннары бөтен кеше дә Нух галәйһиссәләм янына китәчәкләр: “Әй, Нух, син беренче рәсүл. Аллаһ сине шөкер итүче бәндә дип әйтте. Күрмисеңмени, Нух, ни хәлдә без? Безне якла”, - диячәкләр. Нух пәйгамбәр әйтер: “Бүген Аллаһның ачуы шулкадәр зур, моңа кадәр беркайчан да ачулы булмады, моннан соң да булмаячак. Ничек мин сезне яклыйм?
Мин бит үз халкыма каршы дога кылдым”, - диячәк. Нухта да үз кайгысы булачак. Кыямәт көнендә хәтта илчеләр үзләре өчен кайгырачаклар. “Ибраһимга барыгыз”, - дияр. Шул вакытта кешеләр Ибраһим галәйһиссәләм янына юнәләчәкләр: “Син Аллаһның җир өстендәге яраткан дусты. Күрмисеңмени, без ни хәлдә. Безне якла”, - дигәндә, Ибраһим пәйгамбәр: “Ничек мин сезне яклыйм, минем үземнең гаепләрем булды”, - диячәк. Аннары болай ди: “Муса янына барыгыз”. Кешеләр өметләрен өзмиләр, Муса галәйһиссәләм янына агылалар. “Муса. Син Аллаһның илчесе. Аллаһ сине пәйгамбәрлек белән өстен кылды. Синең белән сөйләште. Безне якла”, - диярләр. Муса пәйгамбәрнең дә үз кайгысы булачак, чөнки аның да үз хатасы бар икән. Аннары болай дияр: “Гайсәгә барыгыз”. Барча кешеләр гайсә галәйһиссәләм янына килеп, болай диячәкләр: “Я Гайсә, син Аллаһның илчесе, син Аллаһның рухы. Күрмисеңмени безне.
Безне якла әле”, - дигәч, Гайсә: “Ничек мин сезне яклыйм, үземнең хатам булды”, - ләкин хатасын әйтми. “Мөхәммәд пәйгамбәр янына барыгыз”, - дияр Гайсә. Аннары алар минем яныма килерләр. “Мөхәммәд, син рәсүл, син барча пәйгамбәрләрнең мөһере. Аллаһ синең элеккеге һәм хәзерге гөнаһларыңны кичерде. Шәфәгать кыл безгә”, - диярләр. Шулвакытта пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтер: “Әйе, кешеләр, мин шуның өчен. Сезне яклар өчен”. Шулвакытта пәйгамбәр Аллаһның гарше астына килә һәм Раббыма сәҗдәдә төшәрмен ди. Аллаһ аңа шундый зикерләр өйрәтер, моңа кадәр аларны һичкем белмәс. Шундый хәмедсәнәләр белән пәйгамбәребез Аллаһка мөрәҗәгать итәр. Шунда әйтелер: “Я Мөхәммәд, күтәр башыңны, сора, бирелер сиңа, якла, булыр шәфәгать”.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтә: “Мин башымны күтәрермен”. Аллаһның илчесе дога кыла. “Әй, Раббым, өммәтем минем. Сакла, коткар аны”. Әйтелер: “Әй, Мөхәммәд, Үзеңнең өммәтеңне хисапсыз җәннәтнең уң ишегеннән алып кер”. Шул вакытта Пәйгамбәребезнең галәйһиссәләм өммәте җәннәткә агылыр. Аллаһка тиңдәш кылмаган затлар да җәннәткә керерләр. Мөхәммәд пәйгамбәр бу дөньяда безне юлбашчыбыз, остазыбыз, кыямәт көнендә шәфәгатьчебез. Бер ишекнең киңлеге Мәккә белән Басра шәһәрләре арасы кадәр киң булыр. Әбү Хөрәйрәдән (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять ителгән: Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Аллаһ һәрбер пәйгамбәргә дә кабул була торган дога бирде. Барча пәйгамбәрләр дә шушы доганы кылырга ашыктылар. Аллаһ кабул итте. Мин догамны кыямәт көнендә өммәтемә калдырдым. Минем догам Аллаһка тиңдәш кылмаган һәр кешегә ирешер”.
Бу аның өммәте өчен борчылуы. Без – аның өммәте. Ул калдырган юлда булырга тиешбез. Кыямәт көнендә иманлы бәндәләр су эчкәндә, кайбер кешеләрне ул судан мәхрүм итәрләр. Фәрештәләр аларны китермәсләр. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтер: “Алар да минем өммәтем. Ник алар да эчмиләр?” – дип. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә хәбәр итәрләр: “Синнән соң алар нәрсә эшләгәнне беләсеңме?” Аллаһ безне әнә шуннан сакласын. Пәйгамбәребезгә салават әйтергә насыйп булсын. Аның исемен ишетсәк, салләллаһу галәйһи вәсәлләм дияргә кирәк. Безгә аның шәфәгатенә ирешергә насыйп итсәң иде, йә Раббым. Аллаһның илчесен, сәхабәләрен яратсак, Кыямәт көнендә шулар белән бергә булырбыз.
ЙОСЫФ ДӘҮЛӘТШИН ВӘГАЗЕ