Рәҗәб ае фазыйләтләре

Рәҗәб ае фазыйләтләре

Рәҗәб ае фазыйләтләре

Рәҗәб ае – ул хәрам, ягъни тыелган айларның берсе. Бу хакта Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте:

«Дөреслектә, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге язуында – унике. Шуларның дүртесе хәрам айлар. Бу – хак дин. Боларда үз-үзегезгә золым итмәгез». (9-36).

 

Рәҗәб аеннан башка хәрам саналган айлар – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм айлары. Рәҗәб ае мөселман календаре буенча җиденче ай һәм ул Рамазан һәм Шәгъбан айларына илтүче күпер кебек. Рамазан аена әзерләнү өчен Рәҗәб аен орлык чәчү ае итеп карарга кирәк (ягъни изге гамәлләр, нәфел уразалар, садака, зикер итү, дога, нәфел намазлар, күбрәк Коръән уку, нәфес белән көрәшү, үз-үзеңне тәрбияләү өстендә эшләү кебек).

Шәгъбан ае – ул бу орлыкка су сибеп тору, ягъни күз яшьләре түгеп тәүбә кылу, Аллаһ Тәгалә каршында истигъфар кылу, гафу үтенү. Ә Рамазан – уңышны җыеп алу ае.

Әйткәнебезчә, Рәҗәб ае хәрам айлардан санала һәм моның асыл мәгънәсе шул ки, бу ай тугач мөэмин-мөселманнар гамәлләренә карата аеруча да игътибарлы булырга тиеш.

Ибен Габбас (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Аллаһ Тәгалә унике айдан дүрт айны аерды һәм аларны олылап хәрам кылды. Һәм Ул бу айларда кылынган гөнаһларны иң начары, ә изге гамәлләр һәм әҗер-савап иң бөеге дип белдерде” (Ибне Әбү Хәтим). Монда Аллаһ Тәгаләдән кисәтү бар: «Һәм шуңа күрә бу айларда үзегезгә карата гаделсезлек кылмагыз» (9:36).

Аллаһ Тәгалә безгә хәрам айларны бирде һәм бу айда без хәлебездән килгән кадәр гөнаһлардан пакьләнергә Аллаһ ризалыгына омтылырга тиеш булабыз. Һәм иң беренче чиратта Аллаһ Тәгалә безнең тәүбәләребезне, яманлыкны калдырып яхшылыкка омтылуыбызны һәм гыйбадәтләребезне арттыруыбызны көтә.

Имам Җәгъфар Садыйк (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Рәҗәб ае – ул өммәтнең тәүбә кылу ае. Күп итеп тәүбә кылыгыз, чөнки Аллаһ гафү итүче һәм мәрхәмәтле” Аллаһның гафу итүенә якынайтучы нәрсә – ул бу айда тыелган гамәлләрдән тыелу. Моңа ярдәмче буларак, изге гамәлләр кылу һәм нәфел ураза тоту.

Пәйгамбәребез галәйһссәләм әйтте: “Рәҗәб – ул Аллаһның ае, бу айда (һичьюгы) бер көн ураза тотучы Аллаһның олуг ризалыгына ирешә һәм Аллаһның ачуы аңардан ерагая. Җәһәннәм ишекләренең берсе аның өчен ябык була”.

“Рәҗәб” сүзе гарәп теленнән берничә мәгънәгә ия. Тамыры “тәрҗиб”, ягъни хөрмәт итү һәм ихтирам кылу. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бу айны “Рәҗәб мудар” дип атады. Мудар – рәҗәб аена аеруча игътибарлы булган һәм бу айны ихтирам кылган гарәп кабиләсе һәм бу айның изгелеген саклаучы кабилә. Бу кабилә хөрмәтенә һәм аларның махсус бу Рәҗәб аена карата булган мөнәсәбәте хөрмәтенә бу ай Рәҗәб мудар дип аталган.

Әлеге ай хәрам булуының мәгънәсе шунда ки, ягъни гаделсезлекнең, фетнәләрнең тыелган булуы. Бу айда булган теләсә нинди җәберләүләр һәм җинаятьләр гөнаһ ягыннан тагын да авыррак. Шуңа күрә үземне һәм сезне кисәтеп, ялганнардан, икейөзлелектән ерак булырга, әгъзаларны хәрамнан сакларга өндим.

Шулай ук Рәҗәб ае белән мөселманнар өчен аеруча мөһим булган берничә вакыйга да бәйле.

Беренчедән, риваятьләрдә әйтелгәнчә, Рәҗәб аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең әти-әнисе өйләнешкән. Пәйгамбәребезнең әтисе – Габдулла, әнисе – Әминә исемле. Аларның никахы рәҗәб аеның беренче җомга көнендә булган. Бу кичне күбесе “Рәгаиб”, ягъни “мәрхәмәт кичәсе” дип атыйлар.

Икенчедән, нәкъ бу айда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм күкләргә күтәрелде (Мигъраҗ) һәм Мәккәдән Иерусалимга күчерелде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Аллаһ Тәгалә белән, пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр белән очрашты. Моңа кадәр бер генә пәйгамбәр дә бу олуг нигъмәткә ирешмәгән иде. Бу вакыйга хөрмәтенә Коръәндә бер сүрә “Исра” (Төнлә күчү) исемен йөртә. Нәкъ мигъраҗ вакытында иң озын сүрә булган “Бакара” сүрәсенең соңгы аятьләре иңдерелде.

Өченчедән, Аллаһ Тәгалә мөселманнарга биш вакыт намазны мигъраҗ вакытында фарыз кылды.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Рәҗәб Аллаһның ае, Шәгъбан – минем аем, Рамазан – өммәтемнең ае...” Рәҗәб Аллаһның ае икән, димәк, без Коръәнгә һәм Сөннәткә таянып, гөнаһлардан һәм талашудан тыелырга, сабыр булырга, шайтанның капкыннарына эләкмәскә тырышырга, гыйбадәтләребезгә һәм изге гамәлләр кылуга игътибарлы булырга, тәкъвалык һәм тәүфыйк юлында булырга тиеш. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әй иман китерүчеләр! Аллаһның йолаларын, изге айның изгелеген бозмагыз...” (5-2).

“Иң зур байлык – ул күңел байлыгы”, - диде Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. Шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп үзебезнең яхшы якларыбызны күрсәтик, кешеләргә карата игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк, күңел җылылыгыбыз белән бүлешик һәм бер-беребезнең хакларын үтик. Хәдисләрдә әйтелгән, Рәҗәб ае килүгә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм күп дога кылган, нәфел намазларын, нәфел уразаларын тагын да арттырган, сәдака биргән.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, мин үземне һәм сезне Пәйгамбәребезнең сөннәтенә итәгать итәргә, шушы Рәҗәб аенда Аллаһ Тәгалә биргән бәрәкәтле мөмкинчелекләрдән файдаланырга өндим. Аллаһ Тәгалә безгә Рәҗәб һәм Шәгъбан айларын бәрәкәтле кылсын һәм Рамазан аена ирешергә насыйп итсен!

 

Фәрхат Мәүлетдинов

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...