Кешеләрнең бай һәм фәкыйрь итеп яратылу хикмәте

Кешеләрнең бай һәм фәкыйрь итеп яратылу хикмәте

Аллаһы Раббыбыз – һәрнәрсәне белүче, чиксез мәрхәмәтле һәм кодрәтле зат. Ул безне тышкы сурәт, физик мөмкинлекләр, матди дәрәҗә буенча төрлечә яраткан. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне болай гына, буш максат белән генә дөньяга китермәгән. Безнең төрле булуыбызда зур хикмәт бар.

 

Аллаһы Раббыбыз – һәрнәрсәне белүче, чиксез мәрхәмәтле һәм кодрәтле зат. Ул безне тышкы сурәт, физик мөмкинлекләр, матди дәрәҗә буенча төрлечә яраткан. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне болай гына, буш максат белән генә дөньяга китермәгән. Безнең төрле булуыбызда зур хикмәт бар.

Аллаһы Тәгалә берәүләргә байлык, муллык, ә икенчеләргә фәкыйрьлек бирә. Шунысын да истә тотарга кирәк: белем, хезмәт һәм тәҗрибә байлыкка ирешүнең төп сәбәпләре булып тора. Әлбәттә, байлыкка ирешү өчен, бу сыйфатлар гына җитми, чөнки Аллаһы Тәгалә белем алып, көн-төн хезмәт иткән, тырыш кешегә байлыкны бирмәскә дә мөмкин. Бөтен байлыкларның чын хуҗасы Аллаһ икәнлеген белергә һәм онытмаска кирәк. Аллаһ – кемгә күпме нигъмәт бирергә кирәклеген иң яхшы белүче.

Мул тормышта яшәргә теләгән һәр кеше бөтен кирәкле эш-гамәлләрне кылып, Аллаһ аңа биргән нигъмәтләргә канәгәть булырга һәм Раббысына ихластан шөкер кылырга тиешле.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтләремне арттырырмын»,-ди («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять). Аллаһы Тәгалә кушканча яшәгән, хезмәт иткән һәм барына канәгать булган кешенең малы әз күләмдә булса да, бәрәкәтле була. Андый кеше мәңге булган бәхеткә ирешә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Канәгатьлек – ул бетми торган хәзинә» (Дәйләми, Мүснәд).

Кайберәүләр бәхетне матди байлыкта гына күрәләр. Әгәр Аллаһ кемнедер яратса, аңа – байлык, ә яратмаса фәкыйрьлек бирә, дип уйлыйлар. Мондый фикер дөреслеккә туры килми. Әгәр кешеләр уйлаганча булса, бик бай булган Фиргавен – Аллаһның сөеклесе, ә фәкыйрь булган Муса пәйгамбәр (галәйһиссәләм) Аллаһның сөексез пәйгамбәре булыр иде.

Дөньяда бай булып та, бәхетсез яшәүчеләр, үз-үзләренә кул салучылар да аз түгел. Шунысын да аңларга кирәк: хәерчелек, фәкыйрьлек – бәхеткә илтә торган юл түгел. Тормышта хәерчелек аркасында өметләрен өзгән кешеләр күп очрый. Моннан аңлашылганча, үзенә күрә байлык та, хәерчелек тә бәхетнең төп сәбәпләре булып тормый икән. Эчке (рухи) дөньяны тынычландырмыйча, сафландырмыйча, кешенең бәхете барыбер үзгәреп торачак, ул бөтен дөньяга хуҗа булса да, чын бәхеткә ирешә алмаячак.

Байлык һәм фәкыйрьлек – икесе дә Аллаһның сынавы булып тора. Бу хакта Изге Коръәндә болай дип әйтелгән: «Дөреслектә, байлыкларыгыз һәм балаларыгыз сезнең өчен фетнә (сынау) булып тора» («Тәгабүн» сүрәсе, 15 аять).

Бер генә мизгелгә дә бу фани (кыска вакытлы) дөньяның безнең өчен зур сынау урыны икәнлеген онытмаска тиешбез. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм байлык белән дә, ярлылык белән дә сыналган. Акчасы, малы булганда масаймаган, кешеләрне мыскыл итмәгән, киресенчә, байлыгын изге юлда сарыф иткән, халыкка файда китергән. Ә инде акчасы беткән вакытларында сабыр иткән һәм Аллаһның түбәндәге сүзләрен истә тоткан: «Дөреслектә, Аллаһ сабыр булучыларны ярата» («Гыймран» сүрәсе, 146 аять).

Ислам дине һәммәбезне дә менә шушы ике мәсьәләдә гадел булырга өйрәтә: байлыгың булганда – якыннарыңны, мохтаҗларны, кардәшләреңне онытмаска, гаиләңә сарыф итәргә, тәкәбберләнмәскә, әгәр малың юк икән – сабыр итәргә һәм тырышып эшләргә боера.

Күпчелек очракта кешеләр үзләренә Аллаһы Тәгалә биргән тиңсез байлыклар турында онытып җибәрәләр. Мәсәлән, күзләре күрми торган кеше беркайчан да өйнең кысан булуыннан зарланмый. Ул күзләрем күрсә иде, дип хыялланып яши. Ачлык елларында адәм балаларының берсе дә алтын-көмеш турында түгел, ә ризык турында гына уйлаган. Димәк, ярлылык һәм байлык тормышта иң мөһим урында тормый.

Аллаһның расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Сезнең белән чагыштырганда күп бирелгән кеешеләргә түгел, ә аз бирелгән кешеләргә карагыз» (Бохари). Икенче хәдис-шәрифтә: «Ий кешеләр! Чын байлык мал-мөлкәт түгел, ә киң күңеллелек», – диелгән (Мөслим).

Канәгать булу сыйфаты юк икән, кеше байлык белән беркайчан да туена алмый. Эчке дөньясы бай булган кешенең ашарына булса, риза булыр, чөнки ул – рухи яктан бай.

Ни өчен Аллаһы Тәгалә барлык колларын бай итмәгән соң? Чөнки барысы да җитәкче булса, кем җитәкләячәк һәм кем эшләячәк? Шул сәбәпле, кемдер җитәкче, кемдер гади хезмәткәр булырга тиеш. Болар барысы да Аллаһы Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән канун нигезендә тормышка ашырыла, шуңа күрә кемдер – бай, ә кемдер – ярлы.

Әгәр бай кеше байлыгын изге юлда сарыф итсә, Аллаһка шөкер итеп, мохтаҗларга ярдәм итеп һәм тормышын изге гамәлләр белән бизи икән – мондый байлык яхшылык булып тора. Әгәр байлыгыннан зәкятләрен түләмәсә, мохтаҗларга ярдәм итмәсә, әлбәттә, бу байлык бәхет китермәячәк. Коръәндә болай дип әйтелгән: «Малларының мәгълүм бер өлеше соранучы һәм сорамаучы мохтаҗларга тиеш, дип гамәл кылганнар» («Мәгариҗ» сүрәсе, 24-25нче аятьләр).

Фәкыйрь кеше дә үзендә булган нигъмәтләрнең кадерен белсә, язмышы өчен риза булып яшәсә, бу аның өчен файдага гына булачак.

Габдулла бин Гамрдән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылына. Аллаһның расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Кешеләр Кыямәт көнендә җыелгач, алардан, бу өммәтнең фәкыйрьләре кайда, дип сорарлар. Алар торып басырлар һәм алардан, нинди гамәлләр кылдыгыз, дип сорарлар. Алар: «Ий, Раббыбыз, Син безне сынадың һәм без сабыр иттек, Син байлыкны һәм хәкимлекне башкаларга бирдең», – дип җавап бирерләр. Бу кешеләр җәннәткә башкалардан алданрак керер. Хисапның катысы дөньяда байлыгы һәм хакимлеге булган кешеләргә калыр», – дигән.

Хикмәт ияләре әйткәннәр: «Иң зур нигъмәт, байлык – Аллаһның барлыгына, берлегенә чын күңелдән ышану, Аны ярату, булган малга канәгать булу».

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга тормыш сынауларын лаеклы рәвештә үтәргә насыйп итсә иде.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


Хата кылган кешенең иң хәерлесе – тәүбә иткәне

Кайвакытта иманлы бәндә дә үзенең битарафлыгы аркасында бер гөнаһ эш эшләп ташлый, яки тиешле гамәлләрен үтәмичә калдыра. Ләкин ул тиз арада үзенең ялгышларын танып, үзен гафу итүен сорап, Аллаһка ялвара.   «Хакыйкатьтә, әгәр тәкъва кешеләргә шайтан вәсвәсәсе тисә, алар Аллаһны зикер...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...