Рамазан ае фазыйләтләре

Рамазан ае фазыйләтләре

Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

 

Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: “Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр”.

Икенче хәдис-шәрифтә әйтел-гән: “Әгәр кешеләр рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе рамазан ае булуны теләрләр иде” (имам Табарани, Бәйһәкый).

Рамазан – барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлаллаһ галәйһиссәлам: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә”, – дигән.

Мөхтәрәм җәмәгать! Рамазан ае хасиятләре, фазыйләтләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең өммәте өчен махсус бирелгән, шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бер хәдисендә: “Рамазан – өммәтемнең ае”, – дип әйткән.

Бер көнне Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләдән: “Йә Раббым, Сиңа миннән дә якынрак бәндәләрең бармы?” – дип сораган. Аллыһы Тәгалә: “Әйе, алар хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтләредер”, – дигән. Шунда Муса галәйһиссәлам: “Мин синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар ничек сиңа якын булды соң?” – дигән. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әй Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең өммәтләре ураза тотып, иреннәре кибеп ифтар вакытында кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә Минем белән пәрдәсез сөйләшәләр”. Шунда Муса галәйһиссәлам: “Йә Раббым, шул рамазан шәриф уразасын минем өммәтемә дә бирче”, – дип сорагач, Аллаһы Тәгалә: “Бу ураза – хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтенә генә хастыр”, – дип әйткән.

Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тоелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”, – дигән (Ибне Мәҗә), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухый яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында: “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз. Ул җәннәтнең киңлеге җир һәм күкләр кадәрдер. Ул җәннәтләр тәкъвалылар өчен әзерләнде”, – дигән (“Әл-Гыймран” сүрәсе, 133 нче аять). Шушы ук сүрәнең 134 нче аятендә Аллаһ Раббыбыз болай ди: “Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә игелек кылганнарны сөядер”. Менә без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиешбез, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышу лазем.

Хәләл ризыклардан, эчемлек-ләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһның рәхмәте булып, ел буе күңел сафлыгына ирешербез. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам әйткән: “Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер”. (Бохари, Мөслим).

Хөрмәтле мөселманнар! Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә: “Ураза – Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен”, – дигән (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге – Аллаһ белән мөэминнең арасында сер булуында, шуның өчен аның әҗере дә олы. Ни өчен уразаны Аллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дибез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан адәмнәр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә.

Газиз дин кардәшләрем! “Бәкара” сүрәсенең 183 нче аятендә: “Әй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять тәкъва булырсыз”, – дип, вәгъдә биргән Аллаһның шушы рәхмәтеннән файдаланырга кирәк. Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, рамазан айларыбызны да, үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Сәламәт килеш изге айны каршы алганбыз икән, Аллаһ Раббыбыз аны изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде.

 

Мөслимә Ибәтуллина

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...