Дөньядан имансыз китү сәбәпләре
Фудайл бине Гыядның (Аллаһның рәхмәтендә булсын) бер укучысы үлем түшәгендә ятканда, ул укучысының янына килә һәм баш очына утырып “Йәсин” сүрәсен укый башлый. Укучысы аңа мөрәҗәгать итеп: “Әй остазым, укымагыз”, - дип үтенә. Бу сүзләрне ишеткәч Фудайл бераз дәшми тора. Аннан соң Фудайл шәһадәт кәлимәсен кабатлый башлый. Укучысы янә: “Ул сүзләрне әйтмә, мин алардан бик ерак”, - дип әйтә дә, озак та тормый вафат була.
Фудайл бин Гыяд үз йортына бикләнеп 40 көн буе елый. 40 көннән соң ул укучысын төшендә күрә, аны җәһәннәмгә эстерәп баралар икән. Фудайл аңа мөрәҗәгать итеп: “Син минем иң яхшы укучым идең. Ни сәбәптән Аллаһ Тәгалә сине хикмәттән аерды?” – дип сорады. Укучысы болай дип җавап бирде: “Өч сәбәп аркасында:
- Чөнки мин дусларыма сиңа әйткәннең капма-каршысын сөйләдем.
- Дусларыма карата сабырсыз булган өчен, чөнки мин аларны күрә алмый идем.
- Минем бер авыруым бар иде. Табипка күренергә баргач аңардан бу авыруның сәбәбен һәм бу авырудан котылу чарасын сорадым. Ул миңа ел саен бер бокал шәраб эчәргә кушты, әгәр моны эшләмәсәм, авыруың бетмәс, диде. Шул көннән соң мин хәмер эчә башладым”.
Нәсихәт:
Кеше өчен иң мөһиме бу дөньядан киткәндә иман белән китү. Аллаһның дуслары үлем килгәндә иманны югалтудан бик курыкканнар.
Гали Хәйдәр әфәнде болай дигән: “Улым Мәхмүд, без энәнең очында яшибез, моның нәрсә аңлатканын беләсеңме? Без яшибез, әмма иманыбызны соңгы сулышыбызда саклап кала алабызмы, юкмы, белмибез”.
Имам Раббани әйткән: “Иман белән имансызлык соңгы сулыш белән бәйләнгән. Күп кенә кешеләр дөньяда мөэмин яисә кәфер булып яшиләр, әмма тормышның соңгы мизгелләрендә аларның халәте тулсынча үзгәрергә мөмкин. Мөэмин бәндә кәфер булып үләргә, ә кәфер тормышының соңгы мизгелләрендә иман китерергә мөмкин. Бу караштан билгеле булганча, соңгы сулышта барысы да ачыклана”.
Коръән Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “И Раббыбыз, безне һидәяткә күндергәннән соң, күңелләребезне тайпылдырма һәм безгә Үз хозурыңнан рәхмәт бир. Һичшиксез Син - (берни дә сорамыйча) Бирүче” (3:8)
Әбү Дәрдә (Аллаһ аңардан разый булсын) әйткән: “Иманын югалтудан курыкмаган һәм үз-үзенә чиктән тыш ышанучы һичшиксез имансыз калыр”.
Шулай ук болай дип әйтелгән: “Шундый гөнаһлар бар ки, аларның җәзасы – ахирәткә имансыз китү”.
Тагын шундый сүзләр дә бар: “Кәрәмәте һәм әүлия дәрәҗәсе барлыгы турында ялган фараш тарату ахирәткә имансыз китүгә сәбәп була”.
Имам Әгъзам Әбү Хәнифә (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйткән: “Үлем килгәндә кешенең иманын югалтуына сәбәп – ул кешеләргә явызлык кылу”.
Әбүл-Касым әл-Хәким (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйткән: “Өч әйбер кешене үлем килгәндә имансыз кыла:
- Ислам динендә булуына шөкер итмәү;
- Иманын югалтудан курыкмау;
- Башка мөселманнарга явызлык кылу”.
Ихлас иман белән яшәү һәм үлем килгәндә иманны югалтмау өчен Гали Хәйдәр әфәнде бу аятьне бик еш укырга киңәш иткән: “И Раббыбыз, безне һидәяткә күндергәннән соң, күңелләребезне тайпылдырма һәм безгә Үз хозурыңнан рәхмәт бир. Һичшиксез Син - (берни дә сорамыйча) Бирүче” (Әәли Гыймран сүрәсе, 8 аят)