Рәҗәб ае фазыйләтләре

Рәҗәб ае фазыйләтләре

Рәҗәб ае – ул тыелган айларның берсе. Бу хакта Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте:

 

«Дөреслектә, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге язуында – унике. Шуларның дүртесе хәрам айлар. Бу – хак дин. Боларда үз-үзегезгә золым итмәгез”. (9-36).

 Рәҗәб аеннан тыш тыелган айлардан саналган айлар – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм. Рәҗәб ае мөселман календаре буенча җиденче ай, һәм ул Рамазан һәм Шәгъбан айларына илтүче күпер кебек. Рамазан аена әзерләнү өчен Рәҗәб аен орлык чәчү ае итеп карарга кирәк (ягъни изге гамәлләр, нәфел уразалар, садака, зикер итү, дога, нәфел намазлар, күбрәк Коръән уку, нәфес белән көрәшү, үз-үзеңне тәрбияләү өстендә эшләү кебек). Шәгъбан ае – ул бу орлыкка су сибеп тору, ягъни күз яшьләре түгеп тәүбә кылу, Аллаһ Тәгалә каршында истигъфар кылу, гафу үтенү. Ә Рамазан – уңышны җыеп алу ае.

Әйткәнебезчә, Рәҗәб ае хәрам айлардан санала һәм моның асыл мәгънәсе шунда, бу ай тугач, мөэмин-мөселманнар гамәлләренә карата аеруча да игътибарлы булырга тиеш. Ибен Габбас (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Аллаһ Тәгалә унике айдан дүрт айны аерды һәм аларны олылап хәрам кылды. Һәм Ул бу айларда кылынган гөнаһларны иң начары, ә изге гамәлләр һәм әҗер-савап иң бөеге дип белдерде” (Ибне Әбу Хәтим).

 Аллаһ Тәгалә безгә хәрам айларны бирде һәм бу айда без хәлебездән килгән кадәр гөнаһлардан пакьләнергә Аллаһ ризалыгына омтылырга тиеш булабыз. Һәм иң беренче чиратта Аллаһ Тәгалә безнең тәүбәләребезне көтә, яманлыкны калдырып яхшылыкка омтылуыбызны һәм гыйбадәтләребезне арттыруыбызны көтә. Имам Җәгъфар Садыйк (Аллаһ аңардан разый булсын) әйтте: “Рәҗәб ае – ул өммәтнең тәүбә кылу ае. Күп итеп тәүбә кылыгыз, чөнки Аллаһ гафү итүче һәм мәрхәмәтле” Аллаһның гафу итүенә якынайтучы нәрсә – ул бу айда тыелган гамәлләрдән тыелу. Моңа ярдәмче буларак, изге гамәлләр кылу һәм нәфел ураза тоту. Пәйгамбәребез галәйһссәләм әйтте: “Рәҗәб – ул Аллаһның ае, бу айда (һичьюгы) бер көн ураза тотучы Аллаһның олуг ризалыгына ирешә һәм Аллаһның ачуы аңардан ерагая. Җәһәннәм ишекләренең берсе аның өчен ябык була”.

“Рәҗәб” сүзе гарәп теленнән берничә мәгънәгә ия. Тамыры “тәрҗиб”, ягъни хөрмәт итү һәм ихтирам кылу. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бу айны “Рәҗәб мудар” дип атады. Мудар – рәҗәб аена аеруча игътибарлы булган һәм бу айны ихтирам кылган гарәп кабиләсе һәм бу айның изгелеген саклаучы кабилә. Бу кабилә хөрмәтенә һәм аларның махсус бу Рәҗәб аена карата булган мөнәсәбәте хөрмәтенә бу ай Рәҗәб мудар дип аталган.

Бу айның хәрам булуының мәгънәсе шунда ки, гаделсезлек, фетнәләрнең бу айда тыелган булуы. Бу айда булган теләсә нинди җәберләүләр һәм җинаятьләр гөнаһ ягыннан тагын да авыррак. Шуңа күрә үземне һәм сезне кисәтеп, ялганнардан, икейөзлелектән ерак булырга, әгъзаларны хәрамнан сакларга өндим.

Шулай ук Рәҗәб ае белән мөселманнар өчен аеруча мөһим булган берничә вакыйга да бәйле.

Беренчедән, риваятьләрдә әйтелгәнчә, Рәҗәб аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең әти-әнисе өйләнешкән. Пәйгамбәребезнең әтисе – Габдулла, әнисе – Әминә исемле. Аларның никахы рәҗәб аеның беренче җомга көнендә булган. Бу кичне күбесе “Рәгаиб”, ягъни “мәрхәмәт кичәсе” дип атыйлар.

Икенчедән, нәкъ бу айда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм күкләргә күтәрелде (Мигъраҗ) һәм Мәккәдән Иерусалимга күчерелде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Аллаһ Тәгалә белән, пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр белән очрашты. Моңа кадәр бер генә пәйгамбәр дә бу олуг нигъмәткә ирешмәгән иде. Бу вакыйга хөрмәтенә Коръәндә бер сүрә “Исра” (Төнлә күчү) исемен йөртә. Нәкъ мигъраҗ вакытында иң озын сүрә булган “Бакара” сүрәсенең соңгы аятьләре иңдерелде.

Өченчедән, Аллаһ Тәгалә мөселманнарга биш вакыт намазны мигъраҗ вакытында фарыз кылды.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Рәҗәб Аллаһның ае, Шәгъбан – минем аем, Рамазан – өммәтемнең ае...” Рәҗәб Аллаһның ае икән, димәк, без Коръән һәм Сөннәткә таянып, гөнаһлардан һәм талашудан тыелырга, сабыр булырга, шайтанның капкыннарына эләкмәскә тырышырга, гыйбадәтләребезгә һәм изге гамәлләр кылуга игътибарлы булырга, тәкъвалык һәм тәүфыйк юлында булырга тиеш.

“Иң зур байлык – ул күңел байлыгы”, - диде Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. Шуңа күрә, әйдәгез, бергәләп үзебезнең яхшы якларыбызны күрсәтик, кешеләргә карата игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк, күңел җылылыгыбыз белән бүлешик һәм бер-беребезнең хакларын үтик. Хәдисләрдә әйтелгән, Рәҗәб ае килүгә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм күп дога кылган, нәфел намазларын, нәфел уразаларын тагын да арттырга, сәдака биргән.

Пәйгамбәребезнең сөннәтенә итәгать итәргә, шушы рәҗәб аенда Аллаһ Тәгалә биргән бәрәкәтле мөмкинчелекләрдән файдаланырга өндим. Аллаһ Тәгалә безгә Рәҗәб һәм Шәгъбан айларын бәрәкәтле кылсын һәм Рамазан аена ирешергә насыйп итсен!

 

Фәргать Мифтахетдинов

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...


СОРАУ-ҖАВАП

Коръәнне хатын-кызлар да тутыра һәм багышлый аламы? Әйе, хатын-кызлар Коръәнне тутыра да, багышлый да ала. Коръән тутыру – ул Коръәнне башыннан алып ахырына хәтле укып чыгу була. Әмма бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Бездә табыннарда Коръән укыла һәм багышлана. Менә бу очракта, әгәр табында...


Мин – мөсел-ман кызы!

«Аллаһыга тапшырдым», - дип, Башлыйм һәрбер эшемне. Аллаһ разый булсын өчен, Кызганмыйм һич көчемне.   Намаз укыйм, дога кылам Тик бер Раббым хакына. Укуда да, эштә дә мин Таянам Аллаһыма.   Ашаган ипиемнең дә Кадерен бик беләмен. Чөнки беләм һәр ризыкны Аллаһ Үзе...


Татарстан хаҗилары туган илгә исән-имин кайтып җитте

Татарстан хаҗиларының барысы да Туган илгә исән-имин кайтып җитте. Барлык хаҗилар да хаҗ йолаларын уңышлы кылды һәм үзләрен яхшы хис итә. Алар хаҗны Татарстандагы «ДУМ РТ Хадж» рәсми хаҗ операторы аша кылды. 2026 елда хаҗга Татарстаннан барлыгы 1800 хаҗи китте. Шул исәптән, республика...


Укырга кая барырга? Татарстанның мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар.   Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре...