Хаҗ кылу – мөселманны гөнаһлардан арындыра

Хаҗ кылу – мөселманны гөнаһлардан арындыра

Хаҗ кылу – мөселманны гөнаһлардан арындыра

Хаҗ гамәле Ислам дине баганаларының берсе. Аллаһ Тәгалә җирдә билгеле бер урынны хөрмәтләде, Үзенең махсус бер бәрәкәтен биреп, шул урында йорт төзергә әмер итте. Тыштан караганда бу Гарәп ярымутравындагы Мәккә шәһәрендә таштан ясалган куб булса, батыйни (яшерен) яктан ул Аллаһның нигъмәте һәм бәрәкәте даими иңеп тора торган урын. Аллаһның бәрәкәте нәкъ менә шул урынга иңеп тору сәбәпле бу урын Бәйтү-Ллаһ, ягъни Аллаһ йорты дип атала.

 

Бәйтү-Ллаһ сахрадагы бер куб кына түгел, ул Аллаһ Тәгаләнең бәрәкәтенең максаты булып тора. Бу урын таштан салынган Кәгъбә яисә башка бер нәрсә булса да, барыбер Бәйтү-Ллаһ (Аллаһ йорты) дип аталыр.

Бөтен кешелеккә шушы урынга килеп Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылырга әмер ителде. Бу урын һәрбер иманлы кешене үзенә тартып тора, чөнки монда Аллаһка мәхәббәт һәм бәрәкәт бергә тупланган. Төрле дәрәҗәдәге кешеләр монда хөрмәт һәм мәхәббәт сәбәпле киләләр, чөнки Бәйтү-Ллаһ магнит кебек. Фәкыйрь мөэминнең ашарына ризыгы, кияргә киеме булмаса да, аның күңелендә Аллаһ йортын күрү теләге бар. Бу гаҗәеп урын байлар өчен генә түгел, мөмкинчелеге бармы, юкмы, ул бөтен кешегә дә кагыла, беркемне дә читтә калдырмый. Әл-Хәрамга килеп җитү белән бу халәт югалмый, киресенчә, күңелне тагын да көчлерәк Кәгъбәгә таба тарта. Кәгъбә янына килеп ирешкәч, тимер магнитка ябышкан кебек ул кисвәне (тукыманы) кочаклый.

Гашыйкларның мәхәббәте төрле сынаулар белән сыналган кебек, дәрәҗәләребезне билгеләү өчен Аллаһ Тәгалә безне дә сыный. Беренче сынау Рәҗәб һәм Шәгъбан айларында башлана. Мөэмин кеше үз тырышлыгы белән туплаган байлыгыннан зәкәт (садака) түли.

Бу сынауны уңышлы үткәннән соң Аллаһ Тәгалә безгә Рамазан аенда ураза тотуны әмер итте. Мөэмин бу айда иртәнге намаздан алып кояш байганчы ашамыйча, эчмичә тору белән сынала.

Бу сынауны уңышлы үтү белән мөэминнәр үзләренең Аллаһ Тәгаләгә булган мәхәббәтләрен расладылар. Шуннан соң алар Аллаһ Тәгалә йортына чакырылу белән бүләкләнәләр.

Мөселманнар Аллаһ Тәгаләгә булган мәхәббәтләре сәбәпле, җир шарының төрле тарафларыннан бу йортка таба ашыгалар. Шуңа күрә дә хаҗ кылу ул вазифа гына түгел, ул - Аллаһ Тәгаләгә булган мәхәббәт. Бу бәхетле кешеләргә бик күп намаз һәм гыйбадәтләрдән соң Аллаһ йортына килергә рөхсәт ителде. Зөлхиҗҗә аеның беренче көннәрендә Аллаһны яратучы бәндәләр Аның йортында хаҗ кылу өчен җыелалар.

Һиҗри буенча 9 нчы елда мөселманнарга хаҗ кылу гамәле ваҗиб булды. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм беренче төркем хаҗиларның җитәкчесе итеп хәзрәти Әбү Бәкерне (Аллаһ аңардан разый булсын) билгеләде. 300 кешелек караван хаҗ кылу нияте белән Мәккәгә юнәлделәр.

Хаҗ кылу ул ял итү яисә гади бер сәяхәт кенә түгел. Хаҗ кылганда килеп чыккан авырлыкларны Аллаһ Тәгалә бәндәсенә тиешле бер сынау итеп бирә. Хаҗ кылучылар бу юлны җиңел дип уйлап, кечкенә генә авырлыклар килеп чыкса да зарлана башлыйлар. Шуңа күрә дә хаҗилар сәяхәтләрен башлаганчы ниятләрен дөресләргә тиеш булалар.

Хаҗ – ул сәяхәт һәм гыйбадәт, гыйбадәт кылганда һәрвакыт сынаулар булып тора. Әгәр кеше рәхәтлек теләсә, аңа үз түшәгендә калу хәерле. Берәү ниндидер гамәлне кылу максатыннан кайбер адымнарын ясаган икән, ул сынауларга һәм авырлыкларга әзер булырга тиеш.

Хаҗилар бу сәфәрдә бернәрсәне дә тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Бу изге сәфәрне максат итеп куеп, авырлыкларны Аллаһның бәрәкәте итеп кабул итәргә кирәк. Ихлас һәм тәкъвалы мөэминнәр өчен зарланулар Аллаһ йортын күргәнчегә кадәр генә. Кәгъбәне күрүгә үк бөтен зарлар юкка чыга, чөнки бала анасы янәшәсендә иминлек һәм яратуны тойган кебек, иманлы кеше дә Аллаһ йортының иминлеген, хакыйкый тынычлыкны аңлый. Хәзрәт Әшраф Гали Тәнви (Аллаһның рәхмәтендә булсын) болай дип яза: “Мөэмин җәннәткә кергәч тапкан тынычлык кебек, тәкъвалы бәндәләр Аллаһ йортын күреп тынычлык табалар. Монда алар үзләренең бөтен авырлыкларын, сынауларын оныталар”.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Хәҗәрүл әсвәд (кара таш) һәм Рүкнүл-йәмәни (Йәмән тарафы) арасында махсус бәрәкәтле урын бар, анда 70 мең фәрештә игътибар белән күзәтеп, таваф кылучы хаҗиларның кылган догаларына “Әмин” әйтеп торалар. Бу кешеләр иң бәхетлеләр, чөнки аларның ихтыяҗлары һәм теләкләре кабул булсын өчен, догаларына фәрештәләр “Әмин”, диләр”.

 Бу сәфәрдә Аллаһ Тәгалә Үзенә гашыйк булган бәндәләренең бөтен теләкләрен үти, сораганнарын бирә, чөнки Аллаһның хәзинәләре иксез-чиксез. Без йортыбызда эшләгән хезмәтчегә эш хакын бирер идек тә, артыгын бирмәс идек. Әмма Аллаһ Тәгалә безнең ихтыяҗларыбызны һәм теләкләребезне тыңлый һәм барысы өчен дә артыгы белән бирә. Бу сәфәрдә һәркем үзенә тиешлесен ала. Мөэмин кеше үзенең бөтен ихтыяҗларын канәгатьләндерә, Аллаһ Тәгаләнең хәзинәсе беркайчан да кимеми, Аның хәзинәсе чиксез. Бу чыганактан бөтен мәхлук та эчә ала, чөнки ул беркайчан да кибеп юкка чыкмый.

Без мөселманнар күңелебездә Аллаһ Тәгаләгә мәххәббәтне һәм Аның йортын зиярат итү теләген үстерү белән бергә, һәрвакыт Аллаһ Тәгаләдән Аның йортын күрү мөмкинчелеген насыйп итүен сорарга тиеш булабыз.

Резидә Замалетдинова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...