Мәчет – ул тәкъвалар йорты

Мәчет – ул тәкъвалар йорты

Мәчет – ул тәкъвалар йорты

Аллаһы Тәгалә әйтте: “Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, (фарыз) намазын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның (мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның) һидаяткә ирешүчеләрдән (һәм Җәннәткә керүчеләрдән) булулары бик ихтимал” (“әт-Тәүбә” сүрәсе, 18-нче аять).

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мәчет хакында әйтелгән хәдисләре бар:

“Аллаһы Тәгалә каршында иң яраткан җир – мәчет, ә сөймәгәне – базарлар”.

“Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: “Кая минем күршеләрем?” – дип сорар. Фәрештәләр: “Йә Раббыбыз Аллаһ, ә кемнәр синең күршеләрең?” – дип әйтерләр. “Кемнәр мәчеткә еш йөрде”, – дип Аллаһы Тәгалә җавап кайтарыр”.

“Мәчет ул – Аллаһы Тәгаләнең йорты. Мәчеткә килүче Аллаһы Тәгаләнең кунагы булып саналыр”. Гадәттә, кунакка килгән кешегә игътибар күрсәтәләр, аны хөрмәт итеп, сыйлыйлар. Шулай ук мәчеткә килгән кешене Аллаһы Раббыбыз 4 бүләк белән бүләкли:

1) Үзенең Рәхмәтен иңдерер.

2) Күңеленә тынычлыкны салыр.

3) Кыямәт көнендә Сират күперен җиңеллек белән үтәргә булышыр.

4) Үзенең Ризалыгын насыйп итәр.

“Кем мәчетне сөйсә, Аллаһ аны яратыр”.

“Кыямәт көнендә Аллаһның гареш күләгәсеннән башка бернинди дә ышыклану булмас.

7 төркем кеше Раббыбызның Гареш күләгәсендә булыр. Шулардан берсе – йөрәге мәчет белән бәйләнгән кеше”. Шуның өчен без мәчеттән дөньяга чыгабыз. Чөнки безнең өстебездә хаклар бар: гаилә, балалар, туганнар, эш. Шуларны үтәгәч, яңадан Аллаһның йортына кайтабыз.

 

Ибраһим Шаһимәрдәнов

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...