Заһир мәчете – Малайзия сәнәгате мирасындагы мәрҗән

Заһир мәчете – Малайзия сәнәгате мирасындагы мәрҗән

Заһир мәчете – Малайзия сәнәгате мирасындагы мәрҗән

1912 елда төзелгән бу мәчет Малайзиянең иң борынгы мәчетләренең берсе булып кына калмый, шулай ук ул дөньядагы иң матур 10 мәчетләр санына кертелгән.

 

Заһир мәчете Кедах штатының башкаласы булган Алор-Сетара үзәгендә урнашкан һәм бу өлкәнең бер тарихи урыны булып тора. Малайзиялеләр тарафыннан ихтирамлы караш шунысы белән дә бәйле, 1821 елда сиамлылар бәрелеше вакытында вафат булган Кедах сугышчылары күмелгән урын булганга да бу җиргә һәм мәчеткә аеруча бер җылы караш.

Мәчетнең архитектурасы Төньяк Суматрадагы Газизә мәчетеннән илһам алынган. Малайзиянең күп кенә мәчетләре кебек үк, аның үзәгендә киң мәйданы бар, төп намаз укый торган зал көньяк-көнбатыш, көньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш тарафларыннан өч күшәк белән әйләндереп алынган. Мәчетнең ике михрабы бар. Моннан тыш 1959 елда мәчеткә килүчеләрнең саны арту сәбәпле төп залда тышкы михраб та төзелгән. Мәчетнең төньяк-көнбатыш тарафына корольнең төшке аш ашау залы кушылган. Элек ул зал дәүләт белән идарә итүченең гаиләсе карамагында булган, ә хәзер монда шәригать суды утырышлары һәм башка хосусый дәүләт чаралары да үткәрелә.

Мәчетнең биш гөмбәзе бар – иң зурысы кечкенәләре белән камап алынган. Алар Исламның биш әркәнен тасвирлый. Әүвәлдә зур гөмбәз Бөек Могол архитектурасына хас булган суган шәкелендә ясалган, гарәп, фарсы һәм һинд йогынтысы астында формалашкан. Ләкин 1959 елда ул үзгәртелгән.

Башка илләрнең сәнгате тәэсир иткән булуга карамастан, Заһир мәчете Кедах климатына яраклаштырылып ясалган. Бинаның периметры буйлап даими кояш нурларыннан саклаучы бинаның төрле өлешләрен тоташтыручы тар һәм озын бүлмә урнашкан һәм гадәти җилләткеч итеп тишекләр ясалган. Моннан тыш, биш гөмбәз тирәли куелган аскы түбә яңгыр сулары агып төшсен өчен куелган агынты көчле яңгырлар булганда су агып китү өчен җайланма.

Мәчетнең әһәмияте истәлекле бер архитектура бинасы буларак кына түгел, ул штатның аерым бер билгеләмәсе дә булып тора. Монда ел саен дәүләт тарафыннан үткәрелүче Коръән уку бәйгесе чарасы башкарыла. Бигрәк тә Рамазан аенда кеше күп җыела, тәравих намазын меңнән артык кеше җыела.

Сәяхәтчелек буенча дәүләт комитеты рәисе Датук Мохд Салле Сәидин әйтүенчә, штатның идарә җитәкчелеге ниятләвенә карасак, Заһир мәчете үзенең төп истәлекле урын буларак алган дәрәҗәсен саклап калырга тиеш.

“Заһир мәчетенең хосусый бина һәм мөселман дөньясында иң матур мәчетләр исемлегендә булуын саклап калуда дәүләт ярдәм итәргә әзер булуын хәбәр итте”, - диде дәүләт эшлеклесе.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...