Бәхетле гаилә серләре
Бәхетле гаилә серләре
Пәйгамбәр салләЛлаһү галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кеше Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, бер (яман) нәрсәне күрсә, яхшылык белән әйтсен яки эндәшмәсен. Хатын-кызларны үзегезгә әмәнәт дип санагыз һәм алар белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Хатын-кыз кабыргадан яратылган. Ә кабырга өскә таба кәкрәеп тора. Әгәр дә син аны турайтырга теләсәң, сындырырсың. Шул килеш калдырсаң, ул кәкре хәлендә кала. Хатын-кызларга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз». (Әбү Давыт).
Беренче хатын-кыз Хава Адәмнең үзеннән бар кылынды. Монда хатын-кызны кимсетерлек бернәрсә дә юк. Чөнки бар кылу бары тик Аллаһның гамәлләренә, теләгенә генә карый. Аллаһ Үзе теләгән затны бар кылган. Адәмнең туфрактан яратылуында хурлык булмаган кебек, Хаваның да Адәмнән яратылуында аны кимсетә, түбәнсетә торган бернәрсә дә юк. Шул рәвешле бар кылу ул ир-ат белән хатын-кызның бик якын булуын күрсәтә. Чөнки алар икесе дә бер асылдан.
Әлеге хәдис хатын-кызга карата зур игътибар һәм кайгыртучанлык булырга тиешлеген искәртә. Ягъни:
- Хәдистә «Хатын-кызларга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз» дигән сүзләр белән башлана һәм шундый ук сүзләр белән тәмамлана;
- Шулай ук бу хәдис нәкъ ир кешеләргә мөрәҗәгать итеп, хатын-кызларга яхшы мөнәсәбәттә булуны боеручы нәсыйхәт;
- Хәдис хатын-кызларның йомшаклыгын, нечкә күңеллелеген күрсәтеп, алар белән мөгамәлә кылганда, ирләргә моны истә тотарга боера. Мәгълүм булганча, кабырганың иң нечкә җире – аның өске өлеше;
- Хәдистә «кәкре» сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланыла, шул сүз аша хатын-кыз холкының үзенчәлекләре күрсәтелә. Әгәр хатын-кызга карата тәрбия ысуллары кулланырга кирәк булса, ире аңа карата йомшак булырга һәм әдәп сакларга тиеш. Алай булмаса, кабырга сынарга мөмкин. Ә хатын-кызны сындыру – ул, аны талак кылу (аерылышу) дигән сүз.
Өйләнешүнең максаты – ир белән хатын-кызны гөнаһлардан саклау һәм аларның пакьлектә, сафлыкта тормыш итүләре. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Алар сезнең өчен кием, сез алар өчен кием” (“әл-Бакара” сүрәсе, 187 аят)
Ни өчен аятьтә “кием” сүзе кулланылган?
Кием ул кешенең гаурәтен каплый, шулай итеп ир белән хатын бер-берсенең кимчелек-хаталарын яшерергә тиеш булалар.
Кием кешенең шәхесен һәм характерын ассызыклап күрсәтә. Шулай ук хатын-кыз ир кешенең намусын һәм горурлыгын сакларга һәм аның шәхесен ассызыкларга тиеш.
Кием тәнгә бик якын, шуңа күрә ир белән хатын бер-берсенә якын булырга һәм мәхәббәт, дуслык җепләре белән бәйләнеп тормыш итү тиешле. Коръән Кәрим “кием” сүзе аша өйләнешүнең күркәмлеген сыйфатлап күрсәтте.
Әгәр гаиләдә мәхәббәт булмаса, иң гади мәшәкатьләр дә зур булып күренә. Шуңа күрә Шәригать ир белән хатынга яратышып яшәргә киңәш итә.
Гаиләдә ир белән хатын сабыр булырга һәм үз-үзләрен тыярга тиеш. Хатын-кыз үз гомерен иренә багышлап тормыш иткәндә, ирнең бәхәсләшүе, шулай ук хатын-кыз өчен иренең нинди әһәмиятле булуына карамастан хурлашуы, әрләшүе бик сәер хәл.
Тәкъвалы һәм әхлаклы кешеләр үз-үзләрен тотышларында бик сак булалар. Алар хәтта дошманнарының хисләрен мыскыллаудан да тыелалар. Ни өчен кешеләр үзләренең иң якын кешеләренең, туганнарының күңелләрен яралыйлар соң?
Күп очракларда, тәкәбберлекләре һәм дини белемнәре аз булу сәбәпле, хәтта гыйлемле ир белән хатын да бәхәсләшәләр, вак кына мәшәкатьләрдән дә хурлашалар. Бер-берсен тәнкыйтьләргә мөмкинчелек эзлиләр. Бик кызганыч, алар физик яктан бер-берсенә якын, әмма күңелләре белән бер-берсеннән бик ерак.
Бер нәрсәне истә тотарга кирәк: ир белән хатын үзара бик сирәк бәхәсләшәләр, бик еш кына алар арасына өченче кеше керә. Бу өченче кеше гадәттә, ирнең яки хатынның туганы. Шуңа күрә дә Шәригать буенча хатын-кызның кияүгә чыкканчы бер әтисе белән бер әнисе булса, кияүгә чыккач, аның ике әнисе һәм ике әтисе барлыкка килә. Шулай итеп өйләнешкәннән соң ир белән хатын яңа туганнарына да игътибарлы булу һәм хөрмәт белән карау ләзем. Хатын иренең әти-әнисе канәгать булсыннар дип тырышса, ир дә шулай ук хатынының әти-әнисен, туганнарын шатландырырга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Әгәр ир белән хатын бу шартларны үтәп яшәсәләр, аларның тормышлары гүзәл һәм бәхәссез булыр.
Тагын бер кагыйдә шул ки, әгәр ир белән хатынның берсе ачулы булса, икенчесенә сабыр итәргә кирәк. Нинди генә очрак булмасын, икесенә дә бер үк вакытта бәхәсләшергә ярамый, бу бары тик хәлне авырайта гына. Бер хәдистә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр ачуланганда ир белән хатынның берсе сабыр итсә, үз-үзен тыеп торса, Аллаһ Тәгалә ул иргә яки хатынга Әюб пәйгамбәрнең сабырлыгы өчен бирелгән савап кадәр әҗер-савап бирә”.
Уйлап кына карагыз, әгәр сабыр итүнең савабы шулкадәр зур икән, ни өчен соң ачуны тыеп торып шул савапны алмаска!?
Аллаһ Тәгалә гаиләләрдә тынычлык-иминлек һәм бәрәкәт бирсен! Өлфәт-мәхәббәт җепләре белән бәйләнеп яшәргә насыйп итсен!