Кеше нәфесенең дәрәҗәләре

Кешенең нәфесе гел үзгәреп тора. Аллаһка якын булудан һәм Аллаһтан ерак торудан чыгып, кешенең нәфесе 5 дәрәҗәгә бүленә.
Беренче дәрәҗәсе – ән-нәфсүләммара (ягъни яманлыкка өндәүче нәфес). Ул гел хуҗасын гөнаһка этәрә, гафләттә калдыра. Мондый нәфес турында Имам Җөнәед Багдади (Аллаһның рәхмәтендә булсын) болай дигән: “Нәфсүл-әммара (яманлыкка өндәүче нәфес) рухи һәлакәткә өнди һәм кешенең дошманы буларак хезмәт итә”. Җөнәед Багдади “кешенең дошманы” дигән сүзнең мәгънәсен Адәм балаларына гөнаһлы гамәлләрне матур итеп күрсәтүче дөньяви тормышны һәм шайтанны күз алдында тота.
Икенче дәрәҗә – ән-нәфсүлләүвәмә (шелтәләүче нәфес). Кылган гөнаһлар өчен ул үзенең хуҗасын шелтәли. Өченче дәрәҗәсе – ән-нәфсүл мульхимә (илһамландыручы нәфес). Бу дәрәҗәнең нәфесе хуҗасына игелекне күңеленә сала һәм игелеккә чакыра. Дүртенче дәрәҗә – ән-нәфсүррадыя (канәгать булучы нәфес). Бу нәфес Аллаһ Тәгаләнең хакимлеге һәм Аның карары белән разый. Ул тулысынча Аллаһка буйсына, Аллаһ Тәгалә аның өчен нәрсәне бирсә дә кабул итә. Бишенче дәрәҗә – ән-нәфсүлмәрдыя (Аллаһ Тәгалә разый булган нәфес) Бу нәфес Аллаһның ризалыгын эзли. Мөрид бу дәрәҗәгә ирешкәч, Аллаһны хакыйкый тануга карата беренче адымнарын ясый.
Нәфесне пакьләү
Шуны белегез, нәфес нур һәм караңгылык пәрдәләре белән камап алынган. Бу пәрдәләрдән арыну өчен мөрид нәфесе белән көрәшүгә өнди торган юлга баса. Бу көрәшнең төп өлеше нәфесне шәһвәттән тыю, даими рәвештә шәһвәтләргә нәфес теләкләренә каршы торырга өндәргә кирәк. Нәфесне пакьләү җиңел эш, фәлсәфәчеләр уйлаганча, акыл көче белән каршы торырга була, дип уйламагыз. Киресенчә, нәфесне пакьләү авыр хәлдәге авыруны дәвалау кебек. Хәле авыр булган авыру даими тәҗрибәле табип күзәтүе астында булырга тиеш.
Шулай ук нәфесне пакьләү дә бары тик Пәйгамбәребез галәйһиссәләм яисә гыйлеме һәм тәҗрибәсе булган шәехнең күзәтүе астында гына мөмкин. Кешенең тәне белән идарә итүче рухи кальб пакьләнмичә торып, нәфеснең яхшыруына өметләнүдә файда юк. Чөнки бары тик әдәп-әхлак сыйфатларын камилләштергән әмир янында гына аның иярченнәре дә яхшы якка үзгәрәләр. Дөреслектә, нәфесне дәвалау – ул авыр эш. Ул бик күп тапкырлар кабатлауны таләп итә. Нәфес – ул хуҗасына буйсынырга теләмәгән тискәре хайван кебек, әгәр хуҗасы аны йөгәнләп тотмаса.
Нәфесне пакьләүдә өч ысул
Дөреслектә нәфесне өч төрле ысул белән буйсындырырга була. Беренчесе, нәфесне бөтен теләкләреннән һәм шәһвәтләрдән мәхрүм итү. Тискәре хайванны азрак ашатсаң, ул күндәмләнгән кебек, нәфесне дә шәһвәттеләкләрдән мәхрүм итсәң, ул да буйсынучанга әйләнә. Икенчесе, гыйбадәт гамәлләрен күп итеп кылу.
Тискәре хайванның ризыгын киметеп, күбрәк эшләтсәң, ул күндәмләнә. Нәфес тә үзен шулай ук тота. Өченчесе, нәфес белән көрәшүдә Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорау, Аңардан ялварып таяныч сорау, чөнки Ул нәфесне бар кылды һәм Ул аның асылын һәм халәтен бик яхшы белә. Шуны белегез, Аллаһ Тәгалә безгә нәфес белән көрәшү юлын белдерде һәм аны пакьләү ысулларын аңлатты. Әгәр табип авыру кешенең яраткан ризыклары сәламәтлегенә зыян салуын аңлатса, ул ризыкларны ашау төрле авыруларга китерүен хәбәр итсә, кеше ихтыяр көчен туплап һәм нәфес теләкләренә каршы торып, алардан баш тарта.
Могҗизалар иясе булган пәйгамбәрләрнең сүзләре Аллаһның китапларында әйтелгән. Аллаһ сүзләре табип киңәшләреннән дә түбәнрәкмени? Әгәр кеше белсә икән, яман гадәтләрдән баш тартып газапланумы яисә җәһәннәмдә газаплану куркынычракмы икәнен белсә икән!
Нәфескә каршы тору
Шуны белегез, кешенең нәфесе белән көрәшүендә бик күп игелек ята. Нәфес теләкләренә иярү һәм нәфескә ярарга тырышуда бик күп зарар бар. Дәлил буларак галимнәрнең уртак фикерен китерергә була: нәфескә каршы тору – ул барча игелеккә ачкыч, ә барча яманлыкның нигезе – нәфес теләкләренә буйсынып яшәү. Моннан тыш, галимнәр фикеренчә, нәфескә каршы тору – ул Аллаһка гыйбадәт кылуның нигезе. Алар болай диләр: “Безнең юлга басучының нәфесе үлемнең дүрт төрен татып карасын: кызылын, карасын, агын һәм яшелен”. Кызыл үлем нәфескә каршы торуны аңлата, ягъни дөнья тормышына кызыгу белән көрәшү, шулай ук шайтан һәм аның ярдәмчеләре белән көрәшү. Бу үлемнең төсе шәһвәткә һәм аны басуга ишарәли. Кара үлем – ул авырлыкларны һәм кешеләр тудырган кыенлыкларны сабырлык кылып күтәрә белү. Кара төс еш кына авырлыкны белдерсә, ак үлем исә ачлыкны белдерә. Бу очракта үлемнең аклыгы – ул кешенең рухына, аның эчке дөньясына ачлыкны сала. Яшел үлем – ул иске киемне кию, матур киемнәрдән баш тарту. Дөньяви мөлкәттә аз мал белән канәгать булу сәбәпле аларның тормышы яшел төскә керә.
Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә бәрәкәтнең килүен Үзенең колына нәфесе белән көрәшкән өчен үзенең теләкләренә каршы торган өчен тәкъдир кыла, хәтта кеше мөселман булмаса да. Риваять ителә, Мисырда бер насрани үзенең яшерен гыйлемгә ия булуы белән мәшһүр булды. Бер мөселман галиме бу хакта: “Аны үтерергә кирәк, ул мөселманнарны адаштырырга мөмкин”, - диде. Пычагына агу сылап бу насрани янына юнәлде. Бу галим ишекне шакыгач, әлеге насрани: “Әй мөселман галиме, пычагыңны ташла”, - диде. Галим пычагын ташлап йортка керде һәм аңардан: “Син ничек моңа ирештең?” – дип сорады. Бу насрани: “Нәфесемә каршы тору сәбәпле”, - дип җавап бирде. Бу сүзләрдән соң галим: “Ислам динен кабул итмисеңме соң?” – дип сорады. Һәм ул: “Әйе, Аллаһтан башка гыйбадәт кылуга лаеклы илаһ юк, Мөхәммәт Аның илчесе”, - диде. Шунда мөселман галиме гаҗәпкә калып: “Ислам динен кабул итүгә сине нәрсә этәрде?” – дип сорады. Ул: “Мин нәфесемә Ислам динен кабул итәргә тәкъдим иттем, ул баш тартты, ә мин нәфесемә каршы гамәл кылдым”, - диде. Шулай итеп бу кеше нәфесе белән көрәшү сәбәпле зур игелеккә ия булды. Нәфескә каршы тору үз җимешләрен китерә – Аллаһның тануын, Аллаһның яшерен гыйлемнәренең ачылуын, Аның кабул итүен. Ә нәфес белән ризалашу һәм аның теләкләренә буйсыну бары тик хурлыкка гына китерә һәм Аллаһны тану юлында артта каласың.
Ибраһим бин Шәйбән болай дигән: “Бик күп вакытлар мин ясмыкны туйганчы ашыйсым килгән иде, әмма минем мөмкинчелегем булмады. Бервакыт Шамда булганда, миңа бер табак ясмык китерделәр һәм мин туйганчы ашадым. Урамга чыккач, ниндидер сыекча тутырылган асылынып торган чүлмәкләрне күрдем. Мин боларны уксус дип уйладым. Миңа: “Нәрсә карап торасың? Бу хәмернең үрнәге, ә болары шул хәмер мичкәләре” – диделәр. Мин базга төшеп ул хәмер мичкәләрен бушата башладым. Ә бу хәмерне сатучы мин солтан әмере буенча мичкәләрне бушатам дип уйлады. Әмма бу хәлнең бөтенләй башкача икәнен белгәч, ул мине Ибне Тулун әмиргә китерде. Әмир миңа 200 камчы сугу һәм төрмәгә ябу җәзасын билгеләде. Мин остазым Әбү Габдулла әл-Мәгриби килгәнчегә кадәр төрмәдә утырдым. Ул минем өчен шәфәгать кылды. Соңра ул миннән: “Син нәрсә эшләдең?” – дип сорады. Мин: “Ясмыкны туйганчы ашарга теләгән идем һәм мин аны ашадым, шуннан соң мин ике йөз камчы сугу җәзасына тарттылар” – дидем. Шәех миңа шул вакытта: “Син әле җиңел котылгансың”, - диде. Бервакыт бернинди терәксез һавада утыручыны күреп, ничек итеп бу дәрәҗәгә ирешүе турында сорадылар. Ул моңа җавап итеп: “Мин нәфес теләкләреннән баш тарттым һәм миңа һаваны буйсындырдылар” – дип җавап бирде.
Дагыстан мөфтие
Шәех Әхмәт әфәнде Абдуллаевның
“Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан