Аллаһка тәвәккәлләү һәм аның нигезе

Аллаһка тәвәккәлләү һәм аның нигезе

Шуны белегез, тәвәккәллек – ул тынычлыксыз борчу һәм борчусыз тынычлык. Ягъни муллыкка да, җитешсезлеккә дә бертөрле караш. Тулысынча Аллаһка ышан, язмышыңны тулысынча шикләнмичә Аңа тапшыр, шул вакытта күңелеңдә тынычлык булыр. Әгәр иманың камиллеге һәм гыйбадәтләреңнең сыйфаты өчен Аллаһ синең йөрәгеңә борчу салган икән, синең йөрәгең тынычлык тапмас, бары тик Аллаһның теләге белән генә тынычланырсың.

Тәвәккәллек сүзенә галимнәр күптөрле аңлатма биргәннәр:

1. Тәвәккәллек – ул Аллаһның тәкъдирен итагатьлек белән кабул итү, Аллаһ белән даими бәйләнештә һәм булган ризыктан канәгать булу.

2. Тәвәккәллек – ул нәфес теләгән эшләрдән баш тарту.

3. Тәвәккәллек – ул Аллаһка өметләнү һәм кешеләрдә булган нәрсәдән баш тарту.

4. Тәвәккәллек – ул бөтен яктан да Аллаһтан риза булу һәм Аңа таяну.

5. Җәбраил фәрештә әйткән: “Тәвәккәллек – ул кешеләргә өметләнмәү һәм Аллаһның теләсә кайсы мәхлугы файда да, зарар да китерә алмавын, нәрсәне дә булса бирергә һәм алырга да комачаулый алмавын аңлау. Тәвәккәллекнең шарты – йөрәкнең Аллаһтан башка бөтен нәрсәдән дә читкә борылуы”.

Тәвәккәллек – ул пәйгамбәрләр галәйһимүс-сәләм сыйфаты. Итагатьлек белән иярү (тәслим) – ул Ибраһим галәйһиссәләмнең сыйфаты. Бар нәрсәдә Аллаһка тәвәккәлләү – ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сыйфаты. Тәвәккәл кылучы кеше – ул күкрәк баласы кебек, анасы күкрәгеннән башка бернәрсәне дә теләми. Тәвәккәл кылучы да бары тик Аллаһ Тәгаләне генә тели, Аңа гына омтыла.

Аллаһка тәвәккәлләүченең билгеләре

Аллаһка тәвәккәл кылучыны аермалы билгеләр аша танып була. Иң беренче чиратта ул беркемнән дә бернәрсә дә сорарга тиеш түгел. Кешеләрдән алган нәрсәне үзендә тоткарларга да кире кагырга да тиеш түгел. Тәвәккәл кылучының иң яхшы халәте – Аллаһ Тәгалә каршында госел алдыручы алдындагы мәет кебек булырга тиеш. Мәет бит хәрәкәтләнә дә, берәр төрле чара да күрә алмый. Тулысынча Аллаһның сайлавына ышан, планлаштырма. Үзеңнең нәфесең өчен бар булганчыга кадәр Аллаһның һәрвакыт бар булганын син бит беләсең. Аллаһ һәрвакыт бар булган кебек, синең үлемеңнән соң да бар булып калачак. Син кешеләрне мәшәкатьләүдән арынырга тиеш, бу мөридләрнең һәм камил бәндәләрнең үлчәме. Матди җисемнәрне үлчәгән кебек үк кешеләрнең халәтен һәм сыйфатын да үлчиләр. Ризык өчен кайгырма. Аллаһ Тәгалә син туганчы бар булды, бу дөньяга килгәч Ул сине онытырмы?! Синең өчен башкалар эшли торган гамәл өчен үзеңне бимазалама. Бишер әл-Хафий әйткән: “Кайберәүләр Аллаһка тәвәккәлләдем дип алдыйлар. Әгәр алар Аллаһка тәвәккәлләсәләр, Ул кылган бар нәрсәдән дә канәгать булырлар иде”.

Сәбәпләрне куллану тәвәккәллекә каршы килми

Тәвәккәллек – ул Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең әхлагы, үз көчеңне куеп ризык табу – ул аның сөннәте, юлы. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең әхлагына ия булучы аның Сөннәтен беркайчан да калдырмас. Әгәр берәү үз-үзеңне тәэмин итү гамәлен тәнкыйтьли икән, димәк ул Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сөннәтен тәнкыйтьләгән булыр. Тәвәккәллекне хурлаучы иманны хурлаучы кебек. Шуны белегез, тәвәккәллекнең урыны – йөрәк. Кешенең физик активлыгы аның йөрәгендәге тәвәккәллегенә берничек тә комачаулый алмас.

Сәхабәләрдән булган Әнәс бин Мәлик (Аллаһ аңардан разый булсын) риваять итә: “Берәү Пәйгамбәребез галәйһиссәләм янына килеп: “Ий Аллаһның Илчесе, мин Аллаһка тәвәккәл кылып дөямне җибәримме?” – дип сорады. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Башта дөяңне бәйләп куй, аннары Аллаһка тәвәккәллә”.1

Ибраһим әл-Хәввәс тәвәккәл булучыларның берсе иде. Ләкин ул беркайчан да энә белән җепне, кайчыны һәм су өчен кирәкле савытны үзеннән калдырмады. Ул әйткән: “Әгәр сез су өчен савыты булмаган, энәсез һәм җепсез мөридне күрсәгез, аның намазга яхшылап әзерләнгәненә ышанмагыз”.

Тәвәккәлләү сәбәпләрдән файдалануны һәм гамәлләрдә акыл белән эш итүне калдыру дигәнне аңлатмый. Киресенчә акыллы кеше фикерләп эш итәргә, игтибарлы булырга һәм максатларны тормышка ашыру өчен сәбәпләр эзләргә тиеш. Башка сүз белән әйткәндә, тәвәккәл кылуның максаты хәерле гамәлләрне кылу өчен сәбәпләрдән файдаланудан баш тарту дигән сүз түгел. Әмма ихлас тәвәккәл кылучы уйларын тормышка ашыруда кешеләрдән килгән нәрсәләргә таянмый. Бу әйтелгәннәрдән чыгып шуны аңларга кирәк, тәвәккәллек ихлас иман белән генә барлыкка килә. Әгәр тәвәккәллек булмаса, иман да булмас. Иман – ул Аллаһның берлеген тану, бар нәрсә дә Аның теләге белән бар була. Аллаһ Тәгаләдән башка берәүгә яисә башка бер нәрсәгә тәвәккәл кылучы, дөреслектә Аллаһның берлеген танымый.

Кешене тәвәккәллеккә китерүче дару биш әйбердә тырышлык белән була: беренчесе, Аллаһ Тәгалә синең халәтеңне даими белеп торуын аңлау; икенчесе Аллаһның кодрәтенең чиксез булуына инану; өченчесе, Аллаһ Тәгалә бернәрсәне дә онытмавына ышану; дүртенчесе, Аллаһ Тәгалә вәгъдә иткән нәрсәнең һичшиксез булачагына ышану; бишенчесе, Аллаһ Тәгалә иң юмарт һәм Ул без сорамасак та кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәчәгенә ышану.

Тәвәккәллекнең дәрәҗәсе

Шуны бел, Аллаһ каршында тәвәккәллектән дә бөегрәк дәрәҗә юк. Аллаһка тәвәккәл кылучы, Аның карарларына буйсынучы, Аңа бөтен эшләрен дә ышанып тапшыра, Аның тәкъдиреннән канәгать булучы динен ныгыткан булыр. Тәвәккәллекне тәнкыйтьләүче иманны тәнкыйтьләгән кебек.

Тәвәккәллекнең башы Аллаһны тану, Ул кодрәтле һәм бөтен нәрсә белән дә хикмәте белән идарә итә дигәнне аңлата. Түбәнчелекле кол үзенең олуг Раббысы барлыгына, Аның гаделлекне урнаштыруына, бөтен эшләрне дә тәртипкә салучы икәнлегенә төшенсә, җирнең һәм күкләрнең хәзинәләре Аллаһныкы булуын аңласа, бу түбән кол кодрәтле Раббысына карый һәм үзе дә көчле була. Аллаһның рәхмәте белән кол хаклыкны аңлый һәм аның тәүхиде пакьләнә. Мөэмин кешеләрне Раббысын тану аша кешеләрне дә таный башлый һәм ризыгын да Аллаһтан эзли, Аңа гыйбадәт кыла, кешеләр аны нәрсәдән дә булса мәхрүм итсәләр, ул аларны шелтәләми, берәр нәрсә бирсәләр, ул аларны мактамый. Чөнки ул Аллаһ Тәгаләнең хакимлек итүенә һәм бар нәрсәне дә Ул бирүче икәненә инанган. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сөннәтенә ияреп бу дәрәҗәләргә ирешеп була.

Ий мөселманнар, дөнья тормышын йөрәгегездән чыгаруда һәм Аллаһка тәвәккәлләүдә нык торыгыз. Дөнья малыннан ваз кичү – ул яхшы гамәлләрнең нигезе, ә тәвәккәллек – Раббыгыз сөйгән рухи халәтнең нигезе. Аллаһ белән шаһитлык кыл, сүзләрдә, гамәлләрдә, әхлакта һәм төрле халәттә Аның яклавын сора. Аллаһка таянучы һәм Аның ярдәмен эзләүче туры юлга баскан булыр. Аллаһтан шикләнүдән, Аңа ширек кылудан, нәрсәне дә булса бик нык теләүдән яисә Аллаһка шикаять кылудан саклан. Аллаһка якынаерга тырышып гыйбадәт кыл, шул вакытта син сайлап алынган, Аллаһның яраткан коллары рәтендә булырсың һәм Раббыңның яклавын тоярсың. Чөнки Аллаһ Тәгалә – тәкъваларның Яклаучысы.

_______________________________________

1. Ягъни Аллаһка даими тәвәккәл кылучы бул: дөяңне бәйләгәндә дә, аннан соң да.

Дагыстан мөфтие Шәех Әхмәт әфәнде Абдуллаевның “Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...