Сингапур һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшкуарлары Казанда

Сингапур һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшкуарлары Казанда

Нәзарәттә Сингапур, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Россия эшкуарлары Али Мирза, Леонид Красников һәм Әссан Әл Гураир шулай ук спорт топ-менеджеры Вадим Андреев белән Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Аларны “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе, җәмәгать эшлеклесе, татар меценаты Радик Абдрахманов озатып йөрде. Эшкуарлар Казанга шәһәр һәм Татарстан халыклары мәдәнияте белән танышу өчен килгән.

Мөфти кунакларны Нәзарәтнең киң кырлы эшчәнлеге, шул исәптән «Хозур» нәшрият йорты, Коръәнне өйрәнү һәм бастыру, медиапроектлар, дәгъват алып бару, хәйрия проектлары һәм республикада мөселман мәгариф системасы белән таныштырды. Ул шулай ук Татарстанда Мәүлиднең ничек узуы турында сөйләде.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...