Мәскәүдә Татарстан Республикасы көне чаралары булып узды

Мәскәүдә Татарстан Республикасы көне чаралары булып узды

Мәскәүдә Татарстан Республикасы көне чаралары булып узды

Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданчыгында “Россия” Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан Республикасы көне узды. Аның эшендә күп кенә югары дәрәҗәле затлар катнашты: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ спорт министры Олег Матыцин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һ.б. Шәрәфле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та бар иде.

Күргәзмәдә республиканың мәдәни программасы татар халкының гореф-гадәте, тарихы һәм мәдәнияте, шулай ук икътисадның төрле тармакларында Татарстанның заманча перспективалы өстенлекләре һәм казанышларыннан гыйба-рәт булды.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....