Мөслимдә мөселман яшьләре спартакиадасы узды

Мөслимдә мөселман яшьләре спартакиадасы узды

Мөслимдәге универсаль спорт залында республика мөселманнарының кышкы спартакиадасы үтте. Анда 15 районнан килгән 200дән артык спортчы көч сынашты.

Спортчылар кул көрәше, бадминтон, йөзү, мини футбол, аркан тарту, турникта тартылу, таяк тарту кебек ярышларда көч сынашты. Каршы алудан, уеннарның оештырылуыннан, хөкемдарлар эшеннән һәркем канәгать калды.

Ярышларда катнашучылар бергәләшеп намаз укыдылар, Халәл Үзәк бинасында төшке аш ашадылар.

Ярышлар тамамлангач, Җәмигъ мәчеттә Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлына багышланган викторина оештырылды.

Барлык командалар да яхшы әзерлекле матур уен күрсәтте. Иртәннән алып кичкә кадәр дәвам иткән киеренке ярышлардан соң, командалар арасында урыннар билгеләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


Мәүлидкә багышланган мөнәҗәт

Әүвәл Аллаһ исемен зикер итәем Соңра башлап һәр эшкә керешәем! Эш башында кем аны зикер итәр Ул эшен Аллаһ аңа ансат итәр.   Аллаһ исемен зикер итеп эш башламак Һәркемгә ваҗип тиештер аңламак Булсын Аллаһ исеме белән һәр эшең Бушка китмәс эшләгән һәрбер эшең!   Шул илә Аллаһ...


Балаларга пәйгамбәрләр турында

Максат: пәйгамбәрләр, аларга хас сыйфатлар хакында төшенчә бирү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. аның тормышының кайбер өлешләре белән таныштыру. Сөннәт төшенчәсен аңлату. Пәйгамбәребезгә иярүчеләрне мөселманнар булуын аңлату һәм пәйгамбәребезгә, башка пәйгамбәрләргә хөрмәт тәрбияләү, аңа иярү теләге...


Ислам динендә ашау-эчү әдәбе

Мөселман кешесе үзенең барлык эш-гамәлләрен дә билгеләнгән нормалар буенча башкарырга тиеш. Әлеге нормалар Аллаһының Рәсүле галәйһиссәлам тарафыннан камил рәвештә күрсәтелгән, ә ул бернәрсәне дә сәбәпсез генә эшләмәгән.   Без теге яки бу гамәлнең хикмәтен төгәл генә белмәсәк, аңламасак та,...


Апаста “Мирас” пансионаты ачылды

Апас муниципаль райо-нының Апас бистәсендә “Ярдәм-Помощь” иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан малайлар өчен “Мирас” пансионаты ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин; Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары...


Гыйлем алуның фазыйләтләре турында

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән.   Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле...