Буа мәдрәсәсендә кызлар өчен лагерь

Буа мәдрәсәсендә кызлар өчен лагерь

Буа мәдрәсәсендә кызлар өчен лагерь

Буа мәдрәсәсендә кыз балалар өчен оештырылган Коръән ятлау һәм ял ятү чарасын тәмамлау тантанасы булып узды. Чарада Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе директоры Илмир хәзрәт Хисамов, Буа мәдрәсәсенең мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт Кәримов, балаларның ата-аналары катнашты.

Мәдрәсәдә 30га якын кыз бала 15 көнлек дини курсларда укып, белемнәрен арттырды. Алар Буа, Казан, Ульян өлкәсе, Әлмәт, Мәскәү, Баулы, Биектау һәм башка төбәкләрдән дә килгәннәр иде. Шәкертләр 15 көн дәвамында Коръәни-Кәримне укырга өйрәнделәр, төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Буш вакытларында үзәк мәйданчыкка барып футбол, волейбол уйнадылар. Шәкертләр атнага бер тапкыр боз сараенда тимераякта шудылар, бассейнга да бардылар. Һәр көнне балаларны дүрт мәртәбә кайнар ризык белән тәэмин итеп тордылар. Атна ахырында уку-укыту буенча директор урынбасары Радия Хәсәнова шәкертләргә мәдрәсә тарафыннан әзерләнгән бүләкләр, мактау кәгазьләре тапшырды.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...