Лаеш мөхтәсибәтендә мөгаллимнәр һәм активистлар форумы узды

Лаеш мөхтәсибәтендә мөгаллимнәр һәм активистлар форумы узды

Лаеш мөхтәсибәтендә мөгаллимнәр һәм активистлар форумы узды

Лаеш мөхтәсибәтендә мөселман дини оешмасы укытучылары һәм активистлары форумы узды. Очрашу “Татарстан Республикасы Лаеш районы хатын-кызлары арасында мөселман мәгарифе системасының эшләве һәм үсеше, заманчалык һәм перспективалар” темасына багышланды.

Катнашучыларны Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов сәламләде. Шулай ук Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова, Казан ислам университеты укытучысы Миләүшә Әдһәмова (Зарипова), “Сабыйлар” балалар үзәге җитәкчесе Люция ханым Низамова һ.б. мөрәҗәгать итте. Алар үз эшчәнлекләренең тәҗрибәсе хакында сөйләде. Моннан тыш, форумда хәйриячелек, халыкка дини белем бирү эшчәнлекләрен алып бару мәсьәләләре дә каралып, фикер алышу узды.

2026-09-01 (Рабигыл-әхир 1448 ел.) №9.


Чүпрәле мөхтәсибәтендә Мунчәли укулары

Чүпрәле мөхтә-сибәтендә XIX «Мунчәли укулары» конференциясе үтте. Ул «Гореф гадәтләр – милли мирасны саклау чарасы» темасына багышлап уздырылды. Әлеге чара 2008нче елдан башлап ел саен танылган татар драматургы, язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, мәрхүм Туфан Миңнуллин (1935-2012) тәкъдиме...


Апаста “Мирас” пансионаты ачылды

Апас муниципаль райо-нының Апас бистәсендә “Ярдәм-Помощь” иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан малайлар өчен “Мирас” пансионаты ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин; Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары...


Сингапур һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшкуарлары Казанда

Нәзарәттә Сингапур, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Россия эшкуарлары Али Мирза, Леонид Красников һәм Әссан Әл Гураир шулай ук спорт топ-менеджеры Вадим Андреев белән Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Аларны “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе, җәмәгать...


Гыйлем алуның фазыйләтләре турында

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән.   Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле...


Мөселман яшьләренең иң яхшы идея-проектлары грантлар алды

Болгарда узган “ПроекТЫ” төбәкара мөселман яшьләре форумында иң яхшы социаль проект идеяләре сайлап алынды һәм грантлар белән бүләкләнде. Проектларны яклау Болгар ислам академиясендә узды. Аның нәтиҗәләре буенча иң перспективалы стартапларның 20 авторы үз башлангычларын уңышлы рәвештә...