Лесобаза мәчетендә Корбан ашы узды

Лесобаза мәчетендә Корбан ашы узды

Лесобаза микрорайонында төзелүче яңа мәчеттә Корбан бәйрәмен зурлап уздырдылар. Балалар өчен биредә уеннар мәйданчыгы эшләнде: батутларда сикерделәр, теләүчеләр атларда, пониларда, квадроциклларда йөрделәр, таганда атындылар, төрле тәм-томнар белән бушлай сыйландылар. Мәчет ишек алдында зур сәхнә ясалган, ризыклар тулы өстәлләр әзерләнгән. Тантаналы өлешне мәчет имамы Әмир хәзрәт Балдин ачып, изге теләкләр юллап, халыкны Корбан бәйрәме белән котлады. Һәм балаларны сәхнәгә чакырып, Коръән сүрәләре укытты. Аннары сүзне кунакларга бирде. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Радмир Газизов өлкә губернаторы Александр Моорның Тәбрикләү хатын укыды.

– Өлкәдән 60лап кеше Хаҗ сәфәренә китте, исән-сау барып җиткәннәр. Телефон аша сөйләшеп, хәлләр белештек, алар һәркемгә сәлам әйттеләр, безнең өчен дога кылалар, – диде ул, мөселманнарны бәйрәм белән котлап. Аннары Әмир хәзрәт Балдин Корбан ашына Коръән укып, дога кылганнан соң, халыкны тәмле шулпа, пылау белән сыйладылар.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...