Төркиянең KAGEM үзәге директоры белән очрашу

Төркиянең KAGEM үзәге директоры белән очрашу

Төркиянең KAGEM үзәге директоры белән очрашу

Төркия Республикасыннан KAGEM Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре буенча үзәк директоры Фатма Харал Эфе һәм әлеге үзәкнең әгъзасы, сәнгать белгече Семра Ата Казанда булып киттеләр. Мөхтәрәм кунаклар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу үткәрде.

Очрашуда шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе урынбасары, Хатын-кызлар хезмәттәшлеге ассоциациясе рәисе Гүзәл Мөбинова, Хатын-кызлар хезмәттәшлеге ассоциациясен оештыручы Стелла Халикова-Брундукова һәм әлеге ассоциация әгъзасы Гүзәлия Якупова катнашты.

Гүзәл Мөбинова Татарстанга сәфәрнең максаты, эчтәлеге белән таныштырып, РФ мөселманнары Диния нәзарәте Төркия Республикасы KAGEM Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр мәсьәләләре буенча үзәк белән хезмәттәшлек алып баруы, кунакларның хәзерге вакытта Россия шәһәрләре буйлап танышу сәфәрләре белән йөрүен билгеләп үтте. Кичә Төркия вәкилләре Болгар ислам академиясендә булырга өлгергән. Аннан соң Казанда ике көнлек сәфәр белән килгән кунакларга Татарстан мөселманнары тормышы, Нәзарәт проектлары, Коръән һәм китаплар бастыру, мәгариф, социаль юнәлешләр, хатын-кызлар белән эшчәнлек алып бару һ.б. белән таныштырдылар.

Төркия Республикасыннан KAGEM үзәк директоры Фатма Харал Эфе җитәкчелегендәге делегация алга таба яңартылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен карап чыкты һәм белем алучы шәкертләр, Коръән ятлаучылар белән аралашты. Биредә мәдрәсә директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин уку сыйныфларын, хатын-кызлар өчен тулай торак бүлмәләрен, спортзалны күрсәтте.

Чыганак: dumrt.ru

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...