РИУда мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре өчен дәресләр узды

РИУда мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре өчен дәресләр узды

Россия ислам институты каршындагы дини оешма хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге чираттагы курслар үткәрде.

Дини оешма хезмәткәрләренең дини эшчәнлеге өчен кирәк булган кыска вакытлы курсларда Норлат, Буа һәм Чистай мөхтәсибәтләреннән килүчеләр белемнәрен күтәрде. Алар биш көн дәвамында гакыйдә, ислам хокукы, дини дисциплиналарны укыту алымнары, әхлак, тәҗвид, фикһ буенча лекцияләр тыңлады. Мөгаллимнәргә Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты белгечләре белем бирде.

Курслар тәмамлангач, тыңлаучыларга таныклыклар һәм сертификатлар тапшырылды.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...