Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел

Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел

ТР министрлар кабинетында Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны бәйрәм итүгә багышланган брифинг узды. Журналистлар белән очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны әзерләү һәм үткәрү буенча республиканың оештыру комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗанов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев, ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов һәм Спасс муниципаль районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов катнаштылар. Спикерлар Татарстанда үткәреләчәк бәйрәм чаралары турында тәфсилләп сөйләде.

ТР Премьер-министры урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны әзерләү һәм үткәрү буенча республиканың оештыру комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев чараларның федераль дәрәҗәдә үткәрелүен һәм аларны уздыру өчен РФ Президенты В.В.Путин йөкләмәсе буенча федераль оештыру комитеты булдырылуын искә төшерде. Аның сүзләренчә, чаралар Россиянең барлык төбәкләрендә - Сахалиннан алып Калининградка кадәр уздырыла. Төп тантаналар Болгарда 21 май көнендә булачак. Бу көнне биредә 1100 еллык уңаеннан әзерләнгән почта маркасын рәсми рәвештә чыгару чарасы һәм РФ Вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкләгән Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны әзерләү һәм үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышы каралган, ә 11.00-дә «Исламны кабул итү» истәлек билгесе каршындагы мәйданда халык катнашында бәйрәм башланачак.

Ирек Мансур улы үз чыгышын «Ибн Фадлан» документаль нәфис фильмның трейлерын тәкъдим итеп төгәлләде. Трейлер бүген беренче тапкыр күрсәтелде.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Мәшһүр шәхес – Имам Бохари

(Аллаһның рәхмәтендә булсын) Имам Бохари хәзрәтләре һәм аның хәдисләр җыентыгы “Сахих Бохари” турында ишетмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар бу җыентыктан файдалансалар да, җыентыкның авторы турында мәгълүматлары юк. Коръән Кәримнән соң иң ышанычлы китап буларак...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...