Апаста “Мирас” пансионаты ачылды

Апаста “Мирас” пансионаты ачылды

Апас муниципаль райо-нының Апас бистәсендә “Ярдәм-Помощь” иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан малайлар өчен “Мирас” пансионаты ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов; Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин; Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов; Татарстан Мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Ярдәм-Помощь” Гомуммилләт хәйрия фонды Советы рәисе Илдар Баязитов һәм башкалар катнашты.

Бу пансионатта бер үк вакытта 40 тәрбияләнүче һәм 4 тәрбияче өчен каралган, яшәү бушлай. Укыту программасы 4 елга исәпләнгән һәм 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга юнәлдерелгән.

Белем бирү барышы татар халкының рухи һәм мәдәни мирасын, татар телен тирәнтен өйрәнүне, гарәп телен факультатив буларак өйрәнүне, шулай ук рухи тәрбия бирүне күздә тота. Тәрбияләнүчеләр гомуми белемне Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында алачак.

Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны пансионат ачылу белән тәбрикләде һәм бинаны төзүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Пансионатны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов кунакларны һәм дин кардәшләрне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде.

Аннары республика Рәисе һәм чакырылган кунаклар пансионатның төп бүлмәләрен карады. Бинада уку сыйныфлары, укытучылар кабинеты, тавыш яздыру студиясе, рекреацион зона, ашханә, остаханә, тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр өчен йокы бүлмәләре, шулай ук кер юу һәм техник бүлмәләр бар.

 

ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары һәм фотосурәтләре файдаланылды

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...