Шәһре Болгарда Изге Болгар җыены үтте

Шәһре Болгарда Изге Болгар җыены үтте

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү уңаеннан, һәр елдагыча, Шәһре Болгарда зурлап, Татарстан мөселманнары тормышындагы төп вакыйгаларның берсе – Изге Болгар җыены үткәрелде. Җыен “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2025 ХVI Халыкара икътисади форумы мәдәни программасын тәмамлады.

Болгар җыенында Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе төбәкләреннән делегатлар, Россия мөфтиятләре, дини оешмалар, якын һәм ерак чит илләрдән мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

Изге Болгар җыены – мөселманнар тормышында тарихи һәм дини яктан әһәмиятле кыйммәтләрне үз эченә алган көн ул. Елдан-ел Татарстан мөфтияте әлеге вакыйганы дини яктан үстерә һәм быел да программага күбрәк вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр кертелде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: узган елдагы кебек үк, җәмәгать белән тәүбә кылу Изге Болгар җыенының үзәк өлешен тәшкил итте.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...