Чистайда «Әмирхания» рухи-мәгариф үзәге ачылды

Чистайда «Әмирхания» рухи-мәгариф үзәге ачылды

Чистайда тантаналы рәвештә «Әмирхания» рухи-мәгариф үзәге ачылды. Ул 2024 елда Чистай мөхтәсибәтенә тапшырылган «Әмирхания» хатын-кызлар мәдрәсәсенең тарихи бинасы базасында төзелгән. Мөхтәсибәт «Чистави» бизнес-клубы катнашында объектны төзекләндерү һәм реконструкцияләү буенча зур эш башкарды.

Хәзер «Әмирхания» рухи-мәгариф үзәгендә Ислам нигезләре буенча дәресләр уза, фикһ, гарәп теле, гакыйдәне тирәнтен өйрәнәләр, изге Коръәнне дөрес уку буенча иҗазәткә имтиханнар тапшыралар, фәнни очрашулар һәм конференцияләр, мөгаллимнәр киңәшмәләре уза. Моннан тыш, монда педагоглар методик эшкәртмәләр (ярдәмлекләр) язачак һәм коллегалары алдында фәнни чыгышлар ясаячак. Моның өчен биредә барлык шартлар да тудырылган: икенче катта иркен уку сыйныфлары, беренче катта 35 кешелек конференц-зал урнашкан. Хәзер үзәктә 100 гә якын кеше укый: алар арасында яшүсмерләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар бар. Моннан тыш, монда оештыру чаралары һәм җыелышлар уза. Мөхтәсибәт күләмендәге чараларга җәлеп итү өчен яшүсмерләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...