Татарстан мөхтәсибәтләренең җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәме

Татарстан мөхтәсибәтләренең җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәме

Татарстан мөхтәсибәтләре Сүриядә һәм Төркиядә җир тетрәү фаҗигасе хәсрәтен бүлешеп, дин кардәшләргә ярдәмгә ашыкты. Республикабызның Буа, Лаеш, Чистай, Алабуга, Әлмәт кебек мөхтәсибәтләре, шулай ук “Ярдәм” хәйрия фонды зур күләмдә акчалата һәм кирәк-яраклар белән ярдәм җыю акцияләре оештырды.

Буа, Лаеш мөхтәсибәтләре район халкы һәм авыл мәхәлләләре гуманитар ярдәм җыйды. Җыелган акчага фаҗигадә зыян күрүчеләргә беренче чиратта кирәкле булган әйберләр (йокы капчыклары, термослар, җылыткычлар, подгузниклар, портатив телефон зарядкалары, балалар ризыгы һ.б.) сатып алынды.

Сүриядә һәм Төркиядә җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә ярдәм оештыру хакында Чистай мөхтәсибәте дә игълан итте, шулай ук Алабуга мөхтәсибәте дә кушылды. Әлмәт мөхтәсибәте “Ансар” хәйрия фонды белән берлектә җир тетрәүдә зыян күрүчеләр өчен кирәк әйберләр җыя.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...