Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды

Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды“Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пленар утырышы узды. Аның эшендә Россия Федерациясенең 75 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык делегат һәм кунаклар катнашты. Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган съездга татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче иҗтимагый оешмалар, фән, мәгариф, спорт һәм сәнгать, дәүләт ведомстволары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, эре предприятие җитәкчеләре һәм меценатлар килгән иде. Пленар утырыш барышында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының яңа составы расланды, БТК Милли Шура рәисе, аның урынбасарлары, БТК Башкарма комитеты рәисе һәм президиумы сайланды. Утырыш Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм резолюция кабул итү белән төгәлләнде.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...