Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында вәгазьләр укый һәм көнүзәк сорауларга җаваплар бирә: гаиләдәге вазифалар, иман ныклыгы, бала тәрбияләү, шәригать кануннарын үтәү һ.б. “Гаилә мәҗлесләре” Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге тарафыннан оештырыла.

Җәмәгать алдында Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, Саба районы имам-мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Алмаз хәзрәт Галимҗанов, Нәзарәтнең Хәләл комитеты җитәкчесе урынбасары Салих хәзрәт Патеев, Мөфтиятнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов, шулай ук танылган вәгазьче Мөхәммәдрәсүл хәзрәт Гимбатов чыгыш ясады.

Алар очрашуда мөселманнарга Рамазан-шәриф ае, Кадер кичәсенең фазыйләтләре, шулай ук ураза тоту, гыйбадәт кылу, Коръәнне өйрәнү һәм укуның мөһимлеге хакында сөйләде.

Дин белгечләре шулай ук гаилә мөнәсәбәтләре, бала тәрбиясе, дини вазифаларны үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча сорауларга җавап бирде.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...