ХӘБӘРЛӘР

ХӘБӘРЛӘР

Чирмешәндә Үзәк мәчет төзекләндерүдән соң

Чирмешән авылында төзекләндерүдән соң Үзәк мәчет ачылды. Әлеге чарада ремонт эшләрен алып барган меценатлар, иганәчеләр, мәхәллә халкы, район эшмәкәрләре, кайткан кунаклар катнашты. 2021 елның июль аеннан алып 2022 елның февраленә кадәр Чирмешән Үзәк мәчетенең подвал өлешеннән алып төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшләрне авыл халкы үзе мәхәллә көче белән җыелган сәдака акчалары хисабына башкарып чыкты. Ремонтка ихтыяҗ үзен күптән сиздереп килде: хатын-кызлар өчен мәчеттә махсус намаз уку бүлмәсе юк иде, балаларның үсеш үзәгендә дәрес алып бару өчен барлык уңай шартлар тудыру таләбе килеп басты. Бүген исә 150 квадрат метрлы подвалда хатынкызлар өчен намаз уку бүлмәсе, балалар өчен Үсеш үзәге, кухня, ашханә, тәһарәтханә булдырылды. Цоколь катында булдырылган ашханәдә Рамазан аенда ифтарларда һәм аш мәҗлесләрендә 80 хатын-кыз катнаша алачак, ә ир-атлар өчен беренче катта 150 кешелек ашханә эшләнде. Моннан тыш, уку класслары яңартылды, ишегалдына брусчатка җәелде, керү урыны (веранда) киңәйтелеп ясалды.

Кулъязма Коръәннәрне өйрәнүче галимә Нурия Гәрәева

ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Нурия Гәрәева Татарстан Диния назәрәтендә мөфти белән очрашты. Галимә мөфтине институтның кулъязма коллекциясендә сакланучы Коръән мөсхәфләре белән таныштырды һәм сирәк кулъязмалар буенча Камил хәзрәттән фәнни консультацияләр алды. Нурия Гәрәева институтта XVII гасырдан башлап чыккан кулъязма Коръәнне тасвирлау белән шөгыльләнә. “Без кулъязма Коръәннәрне өйрәнеп татарларда булган гадәтләрне (Коръәнне ничек күчергәннәр, нинди алымнар булган һ.б.) күрәбез. Хәзер аны дөрес итеп тасвирлап, кулъязмаларның әһәмиятен, ничек кулланганнарын, бабаларыбызның нинди белем дәрәҗәләре булган – кулъязма нөсхәләрне өйрәнү әлеге сорауларга җавап табарга ярдәм итә”, – диде Нурия ханым. Нурия Гәрәева Камил хәзрәттә сакланучы Коръәннәрнең шәхси коллекциясенә зур кызыксынуын белдерде, институт Мирасханәсендә 200 данә кулъязма Коръән саклануын әйтеп, Казанда кулъязма һәм басма Коръәннәр күргәзмәсен оештыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Нәзарәт хатын-кызлар өчен Коръән уку очрашулары башлады

Казанның Галиев мәчетендә барлык теләүче мөслимәләр өчен Коръән уку дәрес-очрашулары башланып китте. Әлеге чара Рамазан-шәриф аена әзерләнү максатыннан атна саен Коръән укый белүчеләр өчен уздырыла. Төп максат – Коръән укуда камилләшү, хаталарны төзәтү, куркуны җиңү. Очрашулар бары гарәп хәрефләрен һәм тәҗвид кагыйдәләрен белүчеләр, әмма әйтелешне (мәхраҗ) төзәтергә теләүчеләр өчен махсус оештырыла. Беренче очрашуга 30дан артык ханым катнашты. Җыелучылар остаз Лилия Ильясова белән бергәлектә практик күнегүләр ярдәмендә кагыйдәләрне кабатлаячак, катлаулы урыннарны өйрәнәчәк, ятлаган аять-сүрәләрнең укылышын тикшерәчәк.

2022 ел башыннан 250-дән артык кеше гомрә (кече хаҗ) кылган

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы 2022нче елның 1нче гыйнварыннан алып 250-дән артык мөселман дин кардәшебез өчен гомрә кылу, изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә сәфәр кылуны оештырды. Бу – барлыгы 7 төркемнән торган хаҗиларның җыенып сәфәргә чыгулары дигән сүз. Санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәптә тотып, ике еллык “тәнәфес”тән соң Согуд Гарәбстанына төркемнәрне Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Айрат хәзрәт Яруллин, Марат хәзрәт Мәрданшин, Инсаф хәзрәт Ибәтуллин һ.б. кебек Татарстанның иң яхшы, тәҗрибәле хәзрәтләре озата барды. Турның озынлыгы 12-21 көнне тәшкил итте. Сәфәр кылучылар өчен гамәл-гыйбадәтләрне хәнәфи мәзһәбе буенча башкару оештырылды, шулай ук татар гореф-гадәтләренә нигезләнеп авыз ачу мәҗлесләре, корбан ашлары үткәрелде. Бүгенге көндә “ДУМ РТ Хаҗ” компаниясе Россиядә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча бөтен шартларга туры китереп гомрә һәм хаҗны оештыручы бердәнбер оператор булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд e: “Гомрә кылу – бер гомрә белән икенче гомрә арасындагы гөнаһларның сөртелүенә сәбәп булыр”, – дигән, ә Рамазан аенда гомрә кылуның өстенлекләре турында: “Рамазан ае җиткәч гомрә кыл, чөнки гомрә бу айда хаҗ кылуга тиң була”, – дип әйткән.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “Кызыл ярымай” хәйрия фонды

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең “Кызыл ярымай” хәйрия фонды вәкилләре килеп китте. Чит ил кунаклары Казанга “Зәкят” хәйрия фонды һәм “Ярдәм” фонды мохтаҗларын, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләрен һ.б. сезонлы кием-салым һәм көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен килгәннәр. Тарихи мәдрәсә бинасында кунакларны директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин каршы алды. Ул аларны Россиядәге иң борынгы мәдрәсәләрнең берсе булган уку йортының тарихы, уку һәм тәрбия процессы белән таныштырды. Хәйриячеләр дәресләрне карадылар, укытучылар, шәкертләр белән аралаштылар, мәдрәсә эшчәнлегенә, шәкертләрнең әзерлек дәрәҗәсенә югары бәяләрен бирделәр. Аннары «Кызыл ярымай» вәкилләре аз керемле шәкертләргә сезонлы кием тараттылар. Егетләр һәм кызлар – барлыгы 176 кеше – кунаклар кулыннан өс киемнәре һәм көндәлек кием-салым һәм аяк киеме алдылар. Һәркем үзенә куртка, баш киеме, күлмәк, итәк, кофта, чалбар, яулык һәм аяк киеме сайлап алды. Гомумән алганда, шушы фонд ярдәмендә 300 мохтаҗ татарстанлы кием-салым һәм аяк киеме белән тәэмин ителде.

Чыганак: dumrt.ru

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Кадер кичәсе – изге кичә

Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр.   Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...