Мөфти Тәлгать Таҗетдин Пәйгамбәребез галәйһиссәләам нәселеннән булган шәхес белән очрашты

Мөфти Тәлгать Таҗетдин Пәйгамбәребез галәйһиссәләам нәселеннән булган шәхес белән очрашты

Мөфти Тәлгать Таҗетдин Пәйгамбәребез галәйһиссәләам нәселеннән булган шәхес белән очрашты

Башкортостан республикасы Салават шәһәрен Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең нәселе белән турыдан-туры бәйләнешле Шәех Мөхәммәд Шәриф Әс-саууаф зиярат итте.

Уфада кунакны Мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин һәм аның ярдәмчесе Салават шәһәренең мөфтие Рамил хәзрәт белән бергә каршы алды. Мөхәммәд Шәриф әс-Саууаф Салават шәһәрендәге ән-Нәби Җәмигъ мәчете җитәкчеләре тарафыннан оештырылган мәҗлестә катнашты. Мөхәммәд Шәриф әс-Саууаф мәҗлестә катнашучылар өчен берничә дәрес бирде, һәм җомга намазында имам вазыйфасын үтәде. Салават мәчетендә мондый дәрәҗәдәге вакыйганың булганы юк иде әле. Ул республиканың авылларын зиярат итәчәк һәм шулай ук яңа мәчет ачылышнда да катнашачак.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...